(Казан
шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Ратушада Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр форумы кысаларында мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының
йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу дискуссия
форматында узды, анда шулай ук мәктәп директорлары, югары уку йортлары
ректорлары һәм җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар катнашты. Өч тапкыр Бөтенроссия
мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесе булган КФУның дүртенче курс студенты
Булат Курамшин очрашуның модераторы булды.
Балалар үзләренең уңышка ирешү юллары турында
сөйләделәр һәм шәһәрнең олимпиада хәрәкәтен үстерү турындагы идеяләре белән
уртаклаштылар.
«Барлык укучылар да
университетлар базасында лабораторияләрдә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булырга
тиеш»
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы инде 50 елдан
артык 24 фән буенча үткәрелә, ел саен анда алты миллионга якын укучы катнаша,
дип билгеләп үтте Булат Курамшин очрашуны ачу барышында.
«Йомгаклау этабында җиңү теләсә кайсы югары уку
йортына дүрт ел дәвамында имтиханнардан башка укырга керергә мөмкинлек бирә, –
дип искәртте модератор. – Казан - бүген олимпиада хәрәкәтендә лидерларның
берсе. Быел җиңүчеләр һәм призерлар арасында 85 кеше - шәһәр өчен бу рекорд».
Ул балаларны уңыш серләре белән уртаклашырга чакырды.
«Минем өчен олимпиада - ул беренче чиратта ярыш.
Башкаларны узып китү, күбрәк балл җыю, яшьтәшләрең белеменнән ни дәрәҗәдә
аерылып торуын аңлау мөһим. Бу җиңүгә этәргеч бирә», – дип сөйләде КФУның
Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Азат Исмәгыйлев.
Химия буенча халыкара олимпиада җиңүчесе, 131-нче
номерлы лицей укучысы Олег Панфутов сорауга җавап биреп, олимпиадада
катнашучылар өчен актуаль булган проблемаларның берсенә тукталды. «Мин
олимпиада уңышының өч өлешен билгеләп үтәм: бу - профессиональ педагоглар белән
яхшы эш, теге яки бу фән өчен кирәкле техник ресурслар һәм фән белән шәхси
кызыксыну, - диде ул. – Ләкин бездә бөтен мөмкинлекләр бар икән, шәһәрнең
күпчелек мәктәпләрендә химия, биология, физика буенча экспериментлар үткәрү
өчен ресурслар җитми, чөнки җиһазландырылган лабораторияләр юк. Югары уку
йорталарында олимпиадага әзерлек өчен елына бер тапкыр җыелыш уздырыла, әмма бу
гына җитми».
Укучыларны әзерләү өчен университет базасын куллану
мәсьәләсе Казанда Укытучылар көне
алдыннан узган педагоглар белән очрашуда каралды инде, дип искәртте Мэр.
«Очрашуда без еш кына барлык укучылар да югары уку йортлары лабораториясенә
эләгә алмавын белдек, – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин ректорларга. – Тик минем
аңлавымча, олимпиадалар - ул сезнең ресурс, сезнең булачак студентлар. Укучылар
олимпиадаларга әзерләнгәндә һәм камилләшергә, иҗат итәргә теләгәндә, алар өчен
югары уку йортларына килеп
шөгыльләнсеннәр өчен шартлар тудырырга кирәк».
Югары уку йортлары җитәкчеләре укучыларга уку өчен
мәйданчыклар бирергә әзер булуларын белдерделәр һәм еш кына мәктәп һәм
университет җитәкчеләре арасында җайга салынган элемтә булмау комачаулавын
билгеләп үттеләр. «Бездә кече химия институты бар, ул 8-нче сыйныф укучылары
белән ел дәвамында шөгыльләнә, – дип сөйләде КФУның Химия институты директоры
Владимир Галкин. - Мәктәп директорлары безгә мөрәҗәгать иткәч, аларга ярдәм
итәргә булдык. Безнең ишекләр һәрвакыт ачык».
Мэр барлык университет лабораторияләре исемлеген
төзергә кушты, чөнки аларның мәйданчыклары һөнәри осталыкны арттыру һәм мәктәп
укучыларын әзерләү өчен мөһим булып тора. «Укытуда тотрыклы рәвештә югары
нәтиҗәләр күрсәткән балаларны җыярга һәм аларга махсус мәйданчыклар тәкъдим
итәргә кирәк. Процессны дөрес итеп оештыру зарур. Университетларга теркәлгән
укучылар гына түгел, ә барлык теләге булган балалар да шөгыльләнсен иде. Безнең
югары уку йортлары бик яхшы, базалары да югары дәрәҗәдә. Бу җитди мәсьәлә, аны
әлеге уку елында хәл итәчәкбез», – диде И.Метшин.
«Мәдәни объектларны
дәреслекләр белән түгел, ә үз күзләребез белән күрү мөмкинлеге - конкурентлы
өстенлек ул»
Дөнья сәнгать мәдәнияте буенча олимпиада җиңүчесе,
39-нчы мәктәп укучысы Елизавета Мәйданова тагын бер кызыклы тәкъдим белән
чыкты. «Мәскәү белән чагыштырсак, анда дөнья сәнгать мәдәнияте буенча
олимпиадада катнашучыларның һәркайсы күргәзмәләргә, музейларга, театрларга
бушлай йөри ала. Аларның мәдәни катламнарын уку елы дәвамында үстерү мөмкинлеге
бар. Әгәр бездә дә шундый мөмкинлек булса, әзерлек дәрәҗәсе югарырак булыр
иде», – дип саный Елизавета. Ул шулай ук илнең башка шәһәрләренә – Түбән
Новгород, Ростов-на-Дону, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләргә
укучыларга сәяхәт өчен ерак турлар оештырырга тәкъдим итте. «Мәдәни объектларны
дәреслекләр белән түгел, ә үз күзләребез белән күрү мөмкинлеге - конкурентлы
өстенлек», - дип белдерде мәктәп укучысы.
Мэр аның инициативасын хуплады. «Моны башкарып чыгу
берни дә тормый, бары тик мәктәп укучыларын нинди күләмдә җәлеп итәргә
кирәклеген аңларга кирәк булачак. Бу олимпиадада катнашучылар өчен генә түгел,
башка теләге булган укучылар өчен дә мөһим дип саныйм. Музейларга бару бәясен
компенсацияләячәкбез, - диде И.Метшин. - Ә мәдәни сәфәрләрне Мэр Гранты белән
оештырырга мөмкин».
СОлНЦе мәктәбе директоры Павел Шмаков шулай ук
олимпиада хәрәкәтен үстерүгә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләр югары
уку йортлары базасында уза торган Бөтенроссия әзерлек җыеннары да ярдәм итәчәк,
дип өстәде.
КНИТУ (КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов танылган
коучерларны һәм белгечләрне Казанга лекцияләр һәм мастер-класслар белән
чакырырга тәкъдим итте.
Очрашу ахырында Мэр педагогларга һәм уку йортлары
җитәкчеләренә дискуссиядә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгы
укучыларга аерым мөрәҗәгать итте: «Без сезнең белән һәм ирешкән уңышларыгыз
белән горурланабыз. Яңалыкны ачу, үрләргә ирешү, җиңүчеләрнең югары планкасын
саклап калу - бик зур хезмәт. Сез инде бүген үк ачышларыгыз белән дөньяны
үзгәртергә сәләтле кешеләр рәтендә торасыз. Сезнең өчен белем бирү
мәйданчыкларын арттыру турындагы карарны табачагыбызга шигем юк. Без һәрвакыт
Олимпиада хәрәкәтенә аерым игътибар белән карадык, һәм сезгә һәм идеяләргә
һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Форумда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана
Захарова, район администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.