(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда цифрлы режимга 28 муниципаль хезмәт күчерелде. Ике ел эчендә ТР башкаласында 83 хезмәт оптимальләштерелде, шуларның 33-е - дәүләт хезмәте. Моннан тыш, шәһәрнең геомәгълүмат моделен булдыру буенча масштаблы эш башланды, ул гражданнарга һәм оешмаларга хезмәт күрсәтү вакытын шактыйга киметәчәк. Хезмәт күрсәтүләрне оптимальләштерү буенча проект офисын гамәлгә ашыру буенча 2019 ел нәтиҗәләрен Казан Мэры Илсур Метшинга «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә тәкъдим иттеләр.
Муниципаль хезмәтләр
күрсәтүнең барлык процессларын комплекслы реформалау Казанда ике ел дәвамында
алып барыла, анда өстенлекле бурычлар булып хезмәт күрсәтүнең сыйфаты,
үтемлелеге һәм үтә күренмәлелеге тора. Төп игътибар шәһәр Башкарма комитетының
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Тышкы төзекләндерү комитеты, Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе, шәһәр
районнары администрацияләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне
оптимальләштерүгә бирелә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләр еш очраша торган иң киң таралган проблемаларның берсе – хезмәт күрсәтүнең озаклыгы, үтә күренмәлелек булмау һәм хезмәт күрсәтү вакытының регламентланган срокларга туры килмәве. Бу проблемалар беренче чиратта хәл ителә.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне оптимальләштерү нәтиҗәләре турында аренда бүлеге начальнигы Олег Балякин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә комитетта оештыру-бүлү документларының 24 шаблоны эшләнгән, алар хезмәт күрсәтүдә хаталар барлыкка килүне булдырмый кала. «Нәтиҗә буларак, без документларны әзерләү срокларын кыскартуга һәм аларны килештерүгә ирештек», – дип ассызыклады О.Балякин. Оптимальләштерүнең үрнәге булып шәхси торак йортлар биләгән җир кишәрлекләрен бирү буенча хезмәт күрсәтү тора ала, аны күрсәтү 134 көнгә кадәр вакытны алып тора. «Әлеге хезмәтнең үзенчәлеге шунда: аны күрсәткәндә барлык районнар администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Хокук идарәсе, барлык бу структуралар белән килешү хезмәт күрсәтү вакытын озайта», – дип сөйләде Олег Балякин. Шулай итеп, хезмәт күрсәтүне оптимальләштерү кысаларында функцияара эш төркеме төзелде, аның ярдәмендә хезмәт күрсәтү вакыты 5 тапкыр кимеде. Оптимальләштерү белән беррәттән цифрлаштыру да бара, бүгенге көндә гамәлдәге 27 хезмәтнең 16-сы цифрлы рәвешкә күчерелгән, 8-е буенча документларны күпфункцияле үзәк офисларында тапшырырга мөмкин.
Беренчеләрдән булып хезмәт күрсәтүне цифрлаштыруны Тышкы төзекләндерү комитеты башлады, дип хәбәр итте техник контроль, ордерлар бирү бүлеге башлыгы Сергей Степанов. Бүгенге көндә 8 хезмәтнең 6-сы цифрлы рәвешкә күчерелгән һәм күпфункцияле үзәктә ачык. Комитет, проект офисы кысаларында тормышка ашырыла торган өстенлекле бурычларның берсе буларак, административ регламентлар санын киметүне – берничә хезмәт күрсәтүне берләштерүне саный. «Бу хезмәт күрсәтү вакытын 2 тапкырга киметергә мөмкинлек бирә, документацияне алудан баш тарту очракларын өчтән бер өлешкә киметә, документларның кабатлануын һәм комитетка килүне ике һәм аннан да күбрәк тапкырга киметергә мөмкинлек бирә», – дип аңлатты С.Степанов.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә дә зур эш башкарылган. Аның нәтиҗәләре турында башлык урынбасары Олеся Петрова сөйләде. Быел идарәдә 14 хезмәт оптимальләштерелде, чагыштыру өчен 2017 елда алар нибары 2 булган. «Без документлар тапшыруны гадиләштерү, хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту буенча барлык процессларны башкардык. Хәзер алга таба хәрәкәт итү өчен геомәгълүмат системасы кирәк», - дип белдерде О.Петрова. Бу проект турында тулырак Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Кремлев сөйләде.
Бүген шәһәр турында – юллар, электр челтәрләре, җир участоклары һәм башкалар турында барлык мәгълүмат – берничә мең кәгазь планшетта саклана. Барлык үзгәрешләр дә аларга кулдан кертелә, элеккеге мәгълүмат юкка чыга, ә яңасы өстәлә. Теләсә нинди хәлне анализлау, мәсәлән, коммуникацияләр үткәрү яки юл салу өчен кайда урын сайларга икәнлеген белү мондый планшетларда билгеле бер вакыт таләп итә. Планшетларны цифрлаштыру, барлык мәгълүматны электрон рәвешкә күчерү, артык кәгазь эшеннән арындырып, эшне шактый гадиләштерәчәк һәм тизләтәчәк. Цифрлы форматка күчерү тәмамлангач, коммуникацияләр, юллар, йортлар турында тулы мәгълүмат белән Казанның электрон моделе формалаштырылачак.
Кремлев сүзләренә караганда, хәзер булдырыла торган геомәгълүмат системасында шулай ук җир участогы чикләре, аның билгеләнеше, чикләүләре һәм хәтта җирлек рельефы да чагылыш табачак. «Планшетларны цифрлы фотматка күчергәннән соң, без шәһәрнең тулы җыелма планын алачакбыз. Система барлык эш процессларын автоматлаштырырга, күбрәк мәгълүматны векторлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, аларны чистарак, җиңелрәк итәчәк, болар барысы да карарларны тизрәк кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде ул.
«Әлеге система хәл итәргә булыша торган иң актуаль мәсьәлә - җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү. Бу мәсьәлә буенча 1 меңнән артык мөрәҗәгать керә. Казан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы Россиядә иң яхшыларның берсе, бу - проектлау өчен техник бирем дип санарга мөмкин булган иң сыйфатлы документларның берсе», - дип билгеләде Д.Кремльев. Шулай ук системага шәһәрнең Генераль планын да йөкләү күздә тотыла.
Проект офисы кысаларында тормышка ашырыла торган яңа проектларның берсе - Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен «Корпоратив университет» белем бирү программасы булды. Ул өч курстан тора – гомуми, махсус һәм үстерүче. «Программаны булдыру өчен без Мәскәү һәм Санкт-Петербург тәҗрибәсен өйрәндек һәм профильле идарә кадрларын әзерләү һәм хезмәткәрләрнең потенциалын ачу өчен уникаль продукт ясадык», – дип аңлатты Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина. Алга таба шәһәр Башкарма комитетының барлык хезмәткәрләрен укытуга җәлеп итү планлаштырыла.
Агымдагы елның март аеннан муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү Казанның район администрацияләрендә башланды. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты җитәкчесе Ирина Бочкова сөйләвенчә, бер ел эчендә район администрацияләре тарафыннан күрсәтелә торган 26 хезмәтне оптимальләштерүгә ирешкәннәр, анда хезмәт күрсәтү вакытын кыскарту иң мөһим бурыч булып тора. Шулай итеп, проект командасы тарафыннан электрон килешүләр кертелде, документларны кабул итүчеләр өчен төгәл регламентлар расланды һәм шәһәрлеләр өчен белешмәлекләр эшләнде.
Моннан тыш, Совет районы администрациясендә «бердәм тәрәзә» булдырылды, анда хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул ителә. Нәтиҗә буларак, көтү чираты өч тапкырга кимегән. «Бердәм тәрәзә»гә тиешле административ регламентта каралган документларның тулы пакетын гына тапшырырга мөмкин. Гражданнарга уңайлы булсын өчен кабул итү электрон чират буенча башкарыла. «Бу кабинетлар буенча йөрүдән азат итә», – дип билгеләде И.Бочкова.
Шулай ук Проект офисы кысаларында «Курьер» проекты эшләнде, ул башка оешмалар белән бары тик электрон рәвештә генә мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирә. «Башкарма комитетта 60-тан артык хезмәткәр курьерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, көнгә алар 300-әр чакрым юл уздылар, без бу араларны минимальләштерә алдык һәм хәрәкәтләрне 6 тапкырга киметә алдык» , – дип билгеләп үтте Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Булат Алеев.
Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Радик Шәфигуллин хезмәт күрсәтүләрне оптимальләштерү эше киләсе елда да дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте. Нәтиҗәлелеген арттыру өчен бу тәҗрибәне барлык структураларга да таратырга кирәк.
Казан Мэры Илсур Метшин проектта актив катнашучыларга башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Проект офисы шәһәр үсеше һәм халык тормышын яхшырту өчен бик мөһим. «Сезнең эш нәтиҗәләре мөһим, алар кешеләр тормышын үзгәртүгә, аларның өметләренә юнәлдерелгән, кешеләр хакимиятнең үзгәрергә теләү ниятен күрсеннәр. Әйе, шәһәрдә ел саен юллар, ишегаллары яхшыра, капиталь ремонт үткәрелә, әмма сез башкарган эшләр Казанны яңа дәрәҗәгә чыгара. Бу сыйфатны сез, безнең үзгәртеп коруларның үзәге, булдырасыз», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Проектларны тәкъдир итүдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, район администрацияләре башлыклары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.