(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген «Салават Күпере» микрорайонында Наил Йосыпов урамы буенча ике яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – 121-нче номерлы катнаш төрдәге «ЭврикУм» балалар бакчасы һәм татар телендә белем бирә торган «Сәлам» исемле 122-нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Һәр учреждение 260 урынга исәпләнгән. Нәни балаларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны бакча ачылышы белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
«Ике балалар бакчасын ачу чират проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк»
Балалар бакчаларының ике катлы биналары «Демография» милли проекты буенча төзелгән. Генподрядчы - «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Биредә ясле, кече, урта һәм өлкән төркем балалар өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, киенү-чишенү бүлмәсе, буфет каралган. Моннан тыш, һәр бакчада музыка һәм физкультура заллары, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр, медицина блоклары, кер юу һәм азык-төлек блогы бар.
Һәр учреждение педагоглар катнашында эшләнгән үз концепциясе белән аерылып тора. Әйтик, «Сәлам» исемле татар телендә белем бирә торган 122-нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баруга аерым игътибар биреләчәк. «Безнең төп максат - балаларны тәрбияләү һәм укыту гына түгел, иртә профориентация дә, – дип аңлатты мөдир Нурия Хәлиуллина. - Киләчәктә балалар үз һөнәрләрен авырлыкларсыз сайлый алачаклар. Бездә, татар телендә белем бирә торган балалар бакчасы булганга күрә, татар мәдәниятенә җәлеп итү тагын бер мөһим бурыч булып тора».
«Сәлам» балалар бакчасын карап, Мэр бишектән үстерү бүлмәсендә булды, биредә ул вакытта балалар белән дәрес үткәрә иделәр – сабыйларны микроскоп белән кулланырга өйрәттеләр һәм үсемлекләрне ничек утыртырга кирәклеген аңлаттылар. «Җылылар җиткәч, без, һичшиксез, балалар белән бакча территориясендә бакча булдырачакбыз, аны бергәләп карап торачакбыз», - дип сөйләде тәрбиячеләрнең берсе.
«Балалар бакчасы бик матур, зур һәм уңайлы килеп чыкты», - дип бәяләде И.Метшин. – Яңа ел алдыннан ике яңа балалар бакчасы ачу мөмкинлеге булуына без бик шат, – дип мөрәҗәгать итте Мэр педагогларга һәм тәрбиячеләргә. «Салават Күпере» микрорайоны үсә, киңәя, шуңа күрә мәктәпкәчә учреждениеләргә ихтыяҗ зур. Бүген биредә 1,5 меңгә якын чиратта торучы исәпләнә. Әмма ике яңа балалар бакчасы ачылганнан соң бу проблема хәл ителәчәк».
«Балалар бакчасының дизайнын һәм концепциясен без барыбыз бергә уйладык»
«Сәлам» балалар бакчасыннан ерак түгел 121-нче номерлы катнаш төрдәге «ЭврикУм» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Аның да сабыйларны тәрбияләүгә карата үз үзенчәлекләре бар – ата-аналар һәм педагоглар балалар бакчасын «интеллектуаль» дип атый. Мөдир Юлия Шустова аңлатканча, балалар белән танылган психолог Говард Гарднерның күпләгән интеллектлар турындагы теориясенә таянып шөгыльләнәләр. «Балалар бакчасының дизайнын һәм концепциясен без барыбыз бергә уйладык. Без һәр баланың таланты бар дип саныйбыз, иң мөһиме – аны табу һәм ачу. Тик кайчагында моны эшләү бик җиңел түгел. Шуңа күрә без бу эшкә сигез интеллект төрен үстерү күзлегеннән карап якын киләбез: музыкаль, физик, бию, спорт, шәхесара, шәхеснең эчке дөньясы, математик һәм вербаль, – дип сөйләде Ю.Шустова. - Мәктәпкәчә яшь - ул мөмкинлекләр тәрәзәсе. Әгәр башта ук әйдәп баручы интеллект тибын табу һәм баланы үстерү өстендә эш алып барыла икән, ул бәхетле һәм уңышлы үсәчәк. Без балаларны махсус уеннар ярдәмендә үстерәбез. Әгәр дә кемнеңдер үзенчәлекле таланты бар икән, әйтик, музыкада, без әти-әниләргә бу эшкә игътибар итәргә, баланы музыкаль студиягә бирергә киңәш итәбез».
Ике балалар бакчасында да физик тәрбия бирүгә, балаларның сөйләм үсешенә аерым игътибар биреләчәк.
«Салават күпере»ндә яшәүчеләр өчен берьюлы ике балалар бакчасы ачылу – чын бүләк, аның өчен без республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм дәүләт башлыгы Владимир Путинга рәхмәт белдерәбез, – диде Мэр. - Милли проектларны тормышка ашыру безгә яңа объектлар – балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары төзергә мөмкинлек бирә». Илсур Метшин шулай ук реконструкциядән соң Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге ачылганын искә төшерде.
«Шәһәрдә балалар үссен, үзләрен төрле яклап ачсын, үз талантлары белән безне сөендерсен өчен барысы да бар. Ә без социаль инфраструктураны үстерүне дәвам итәчәкбез», - дип өстәде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Казанның мәктәпкәчә белем бирү системасында барлыгы 319 учреждение эшли, аларга 75 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала йөри. Быел шәһәрдә «Демография» милли проекты кысаларында ясле төркемнәре белән 10 мәктәпкәчә учреждение төзелде һәм «Торак» федераль максатчан программасы буенча бер балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Якындагы ике елда Татарстан башкаласында тагын 20 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Захарова һәм башкалар катнашты.