(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Кичә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә ТАССР төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов һәм башкалар катнашты.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу – татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор, диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, тантаналы чараны ачып.
«1920 елның 25 июнендә хакимият Казанда Ленин Декреты буенча төзелгән татар автономиясенең Вакытлы революция комитетына тапшырылган. Нәкъ менә шул көннән безнең дәүләтчелегебез яңа тарихи шартларда яңара башлый, республиканың алгарышлы үсешенең таяныч ноктасына әверелә», - диде Рөстәм Миңнеханов. - Совет автономиясен булдыруның мөһим алшартлары булып социаль-икътисади үсештәге казанышлар, рухи-мәдәни тормыштагы үзгәрешләр тора. Милли әдәбият даһи Тукай тырышлыгы белән киң танылу ала. Басма, театр сәнгате, мәгариф үсеш ала».
Кыска вакыт эчендә ТАССРда сәнәгатьнең яңа тармаклары барлыкка килә, үзгәртеп корылган авыл хуҗалыгы шактый зур азык-төлек ресурсларына ия була.
ТАССРның көчле үсеше сугыш елларында мөһим роль уйный, республика илнең төп тыл базаларының берсенә әверелә, хәрби Казан дистәләгән сәнәгать предприятиеләрен кабул итә, госпитальләр йөзләгән мең сугышчыны фронтка кире кайтара, республика территориясендә җиде дивизия формалаштырыла, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
«Фронтка 700 меңгә якын якташыбыз киткән. Китүчеләрнең һәр икенчесе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган, - дип искәртте аннары Р.Миңнеханов. - 225 татарстанлы югары хәрби аерыилык билгесенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды».
Бүген Татарстан - алдынгы һәм икътисади яктан уңышлы төбәк, дип өстәде Р.Миңнеханов: «Республика илдә һәм бөтен дөньяда нефть чыгару һәм нефть эшкәртү төбәге буларак, нефть химиясендә, машина - һәм авиатөзелештә төп уенчыларның берсе, фәнни-мәгариф үзәк буларак, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүе лидерларының берсе буларак мәгълүм».
Татарстан халыкара хезмәттәшлектә активрак катнаша бара, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Республиканың югары халыкара абруен «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында багланышларны үстерү; республикада ЮНЕСКО конференцияләрен; БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумнарын; «KazanSummit» халыкара форумын уздыру да таныклый, дип өстәде ул.
«Бүгенге тантана белән без ТАССР төзелүнең 100 еллыгы Елын ачып җибәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Күп кенә халыкара, бөтенроссия һәм республика чаралары планлаштырылган. Мөһим социаль-мәдәни объектлар ачылачак. Метро станцияләренең берсенә ТАССРның йөз еллыгы исеме биреләчәк. Фәнни-гамәли форумнар узачак. Сүз дә юк, безнең игътибар үзәгендә һәрвакыт кешеләр булачак. Чөнки республика уңышларының нигезендә - күп буын татарстанлыларның иҗади хезмәте. Газиз Татарстанның чәчәк атуына үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт белдерәм!».
Аннары аеруча лаеклы гражданнарны Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» белән бүләкләү тантанасы булды. Р.Миңнеханов РФ Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бүләк тапшырды. Моннан тыш, тантаналы шартларда Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка да бүләк тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.