(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советының XIV съезды узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
2019 ел Татарстан өчен уңышлы булды, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, чараны ачып. «Республика казанышлары - җайга салынган эш һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең үзара тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсе», - дип ассызыклады ул һәм күп кенә мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә ил җитәкчелеге ярдәм итә, дип өстәде.
Татарстан Президенты сүзләренчә, агымдагы елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы - VI чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау. Шулай ук узып бара торган ел Казанда Worldskills стандартларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздырылу белән истә калачак – дөнья беренчелеге тарихта иң масштаблысы булды.
«Икътисадның динамик үсеше, федераль органнар белән тыгыз хезмәттәшлек муниципаль берәмлекләрне үстерүнең күп кенә мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә, – дип өстәде Татарстан Президенты. - Территорияләр бурычларын хәл итүгә шулай ук Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган 12 өстенлекле юнәлеш буенча илкүләм проектлар юнәлдерелгән, алар кысаларында Татарстан 49 федераль проектта катнаша».
Территорияләргә бәйле күп кенә мәсьәләләр республика программалары кысаларында хәл ителә, дип өстәде республика башлыгы һәм быел 40 программа гамәлгә ашырылды, аларга 40 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде, дип искәртте. Моннан тыш, Татарстанда юл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрне башкаруга 35 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Р.Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, халык белән эшләү һәрвакыт өстенлекле булырга тиеш, дип билгеләп үтте. «Территорияләрне үстерү һәм шәһәр төзелешен планлаштыру кысаларында гражданнар белән мөһим проектлар хакында, федераль проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру һәм иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын төзекләндерү турында фикер алышу аерым игътибар таләп итә», - диде ТР Президенты.
Киләсе 2020 ел вакыйгаларга бай булачак, дип искәртте Татарстан Президенты. Барыннан да элек, бу - Татарстан АССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Р.Миңнеханов ассызыклаганча, масштаблы чаралар Хөкүмәт, Парламент һәм җирле үзидарә органнарының бердәм эшен таләп итә.
Бөтенроссия халык санын алуга бәйле рәвештә, киләсе елда зур оештыру эшләре башкарылачак, дип өстәде ТР Президенты. Моннан тыш, 2020 елда Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узачак.
«Җирле үзидарә - ул үзен кече Ватанына хезмәт итүгә багышлаган коллегаларыбызның зур командасы. Бүген үзидарә органнарында 15 меңнән артык кеше эшли. Тагын бер тапкыр сезгә һәм республиканың барлык җирле үзидарә вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре, шәһәр һәм районнарда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. - ТАССРның 100 еллыгы алдыннан аерым рәхмәт сүзләрен шәһәр һәм районнар икътисадының һәм инфраструктурасының ныклы нигезен булдырганнары, җирле хакимият органнары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен ветераннарга җиткерәсем килә».
Ахырда Р.Миңнеханов Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.