(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Алена Мирошниченко). 2020 елга Казан бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 24 млрд. 964 млн. сум тәшкил итәчәк. Шәһәр бюджетының күләме 2021 елда - 25 млрд 59 млн, 2022 елда 25 млрд 309 млн сум күләмендә булыр дип көтелә. Мондый карар бүген Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясендә кабул ителде. Утырыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Ратушасында узды.
«Казан инвестицияләр өчен җәлеп итә торган шәһәр булып кала бирә»
Киләсе өч елга шәһәрнең социаль-икътисади үсеш фаразының төп параметрлары белән Казан шәһәр Думасы депутатларын Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов таныштырды. Документ нигезендә җитештерү үсешенең уртача темпларын саклап калу, бизнес һәм бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру күздә тотыла. Шул ук вакытта Россия һәм республика икътисадының торышы, инфляция дәрәҗәсе, демографик вәзгыять һәм аның үсеше, инвестиция өлеше, финанс ресурслары булу һәм кулланучылар активлыгын арттыру исәпкә алына.
Казанда уңайлы инвестицион климат булдырылды, дип билгеләп үтте Артур Вәлиәхмәтов. Ул хәбәр иткәнчә, ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 206 млрд. сум, ягъни узган елга карата 103,1% булыр дип көтелә. Фаразланган чорда Казан инвестицияләр өчен җәлеп итә торган шәһәр булып кала бирә, диде докладчы.
Якындагы елларда Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары киңәячәк.
Кулланучылар базарына килгәндә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 2,3%-ка артыр дип көтелә, бу 573 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк. 2022 елга ваклап сату әйләнеше 680 млрд. сумнан артыр дип көтелә.
Ел нәтиҗәләре буенча инфляция 5% тәшкил итәчәк. Уртача вакытлы перспективада инфляция ел саен 4% дәрәҗәсендә фаразлана.
2019 ел башына Казанда халык саны 1 млн 251 мең 969 кеше тәшкил иткән. 2019 елда шәһәр халкы санының планлаштырыла торган үсеше 8,5 мең кеше булачак. Икътисади үсеш комитеты фаразында ел саен халыкның уртача еллык саны 1% чикләрендә артуны күздә тота. Шулай итеп, 2022 елга Татарстан башкаласында 1 млн 280 мең кеше яшәячәк.
Гомуми чыгымнарның 77%-ы социаль-мәдәни өлкә тармагына туры килә
Социаль-икътисади үсеш параметрлары нигезендә Казанның Финанс идарәсе 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проектын эшләгән. Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бюджетның керем өлеше 24 млрд. 964 млн. сум күләмендә фаразланган. «Физик затлар кеременә салымнан һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүдән тыш, барлык керем чыганаклары буенча агымдагы елда гамәлдә булган салым ставкалары һәм түләү нормативлары саклана», - дип билгеләп үтте ул.
2020 елга салым һәм салымныкы булмаган керемнәрнең гомуми күләме 15 млрд. 878 млн. сум тәшкил итәчәк, шуның 13 млрд. 646 млн. сумы салым керемнәренә туры килә. Бюджетара трансфертлар 9 млрд 86 млн сум күләмендә каралган.
Алдагы еллардагы кебек үк физик затлар кеременә башкарылган салым, җир салымы һәм җыелма керемгә башкарылган салым Казан бюджетының салым керемнәренең төп чыганаклары булып кала, дип ассызыклады И.Мөхәммәтшин. Элеккечә үк иң күп керем чыганагы - физик затлар кеременә башкарылган салым. Салым керемнәренең гомуми күләмендә салымның чагыштырма күләме елдан-ел арта һәм аның өлешенә бюджет салым керемнәренең гомуми күләменең 43% туры килә. 2020 елга шәһәр бюджетына әлеге салымнан 5 млрд. 881 млн. сум акча керер дип фаразлана.
Зурлыгы буенча җир салымы икенче керем чыганагы булып тора. Ул тулысынча шәһәр бюджетына күчерелә. 2020 елга фараз 3 млрд 501 млн сум тәшкил итә. Җыелма керемгә башкарылган салымнар буенча 2 млрд. 952 млн. сум күләмендә керемнәр фаразлана. Бюджетның эре керем чыганагы булып физик затлар милкенә башкарылган салым тора, аның керемнәре 975 млн. сум күләмендә бәяләнә. Моннан тыш, шәһәр бюджетына 336,5 млн. сум күләмендә башка салым керемнәренең керүе планлаштырыла.
2020 елга шәһәр бюджетына салым булмаган керемнәр 2 млрд 232 млн сум, ягъни үз керемнәренең 14,1% тәшкил итәчәк. Алар муниципаль милектәге мөлкәтне (1 млрд 579 млн сум), мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сатудан кергән табышларны (435 млн сум), салым булмаган башка керемнәрне (217,7 млн сум) үз эченә ала.
«Әлеге керем күләме шәһәр бюджеты чыгымнарын 24 млрд. 964 млн. сум күләмендә фаразларга мөмкинлек бирә, бу агымдагы елның расланган бюджетына үсеш темпы - 108,4%-ка», - диде Финанс идарәсе башлыгы.
Узган еллардагы кебек үк, чыгымнарның иң зур өлеше – гомуми күләмнең 77%-ы – социаль-мәдәни өлкә тармагына туры килә. Әлеге тармаклар буенча чыгымнар 2019 ел белән чагыштырганда 1 млрд.699 млн. сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин һәм үзгәрешләр бюджетның социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын арттыру, учреждениеләрнең яңа челтәрен гамәлгә кертү, җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итү, опекун гаиләсендә һәм тәрбиягә бала алган гаиләдә балага дәүләт вәкаләтләрен бирү, шулай ук каникул вакытында балаларның ялын оештыруга тотылачак чыгымнарны шәһәргә тапшыру белән бәйле, дип аңлатты.
Социаль-мәдәни өлкә мәгариф (15 млрд 170 млн сум), социаль сәясәт (1 млрд 658 млн сум), физик тәрбия һәм спорт (1 млрд сумнан аз гына артык), мәдәният (842 млн сум), яшьләр сәясәте (563 млн сум) һәм сәламәтлек саклау (20 млн сум) чыгымнарын үз эченә ала. Бюджетның калган чыгымнары 5 млрд 695 млн сум тәшкил итә һәм түбәндәге бүлекләр буенча бүленгән: гомумдәүләт мәсьәләләр (1 млрд. 972 млн. сум), илкүләм икътисад (1 млрд. 580 млн. сум), торак-коммуналь хуҗалык (1 млрд. 391 млн. сум), илкүләм куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге (197 млн. сум), әйләнә-тирә мохитне саклау (81 млн. сум), муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү (441 млн. сум) һәм Татарстан Республикасы бюджетына бюджетара субсидияләр күчерү (32,8 млн. сум).
«Алдагы ике елда фараз күрсәткечләрен формалаштыру этабында ук шәһәр бюджетына өстәмә чыганаклар эзләргә туры килгән чыгымнарның шактый өлешен кертә алдык. 2020 ел бюджетын формалаштырганда ярты миллиард сумга якын өстәмә чыгымнар исәпкә алынган», - диде спикер. Акча парклар һәм скверларны тотуга – 220 млн.сум, аерым категория мәктәп укучыларын ташламалы шартларда тукландыруга – 119 млн. сум, яктырту объектларын карап тотуга – 57 млн. сум, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләренең аз түләнә торган ата-аналар түләве өлешен компенсацияләүгә – 41 млн. сум һәм яңгыр канализацияләрен тотуга - 35 млн. сум юнәлдереләчәк.
Финанс идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан бюджеты проектының 2020 елга күрсәткечләре эшләнгән һәм бюджетның гомуми баланслылыгы принцибына җавап бирә. 2020 елда аның керем һәм чыгымнар буенча күләме 24 млрд. 964 млн. сум тәшкил итәчәк. Шәһәр бюджетының күләме 2021 елда - 25 млрд 59 млн, 2022 елда 25 млрд 309 млн сум күләмендә булыр дип көтелә.
«2020 ел бюджеты бүгенге көннең барлык реалийларын исәпкә ала»
Чыгышларны тыңлаганнан соң, контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев Казан бюджетының 2020 елга да, план чорына да керемнәре һәм чыгымнары буенча баланслы булуын билгеләп үтте. Проект бюджет законнары нормаларына һәм нигезләмәләренә туры килә.
«Тулаем алганда, 2020 ел бюджеты бүгенге көннең барлык реалийларын исәпкә ала. Үзенчәлекләр арасында шуны да билгеләп үтәргә кирәк: барлык социаль әһәмияткә ия һәм беренчел чыгымнар планлаштырылган, бюджетның социаль юнәлеше сакланган», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, региональ Хөкүмәт, ТР Дәүләт Советы ярдәме белән «Төзекләндерү объектларын карап тоту», «Яңа юллар төзү һәм капиталь ремонт», «Мәдәният учреждениеләрен, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү» һ.б. программалар буенча өстәмә финанслау алуын ассызыклады.
«Бюджет үтәлеше вакытында Башкарма комитетка бюджет балансын саклап калырга һәм шәһәрнең барлык йөкләмәләрен тулысынча финансларга мөмкинлек бирәчәк барлык чараларны да үткәрергә кирәк булачак. Без салымнарны тулысынча җыюны һәм башка чыганакларны җәлеп итүне тәэмин итәргә һәм депутатлар белән бергә, беренче чиратта, өстәмә керемнәр нинди юнәлешләргә кулланылачагын билгеләргә тиеш», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, бюджет
проекты Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар
җыентыгында 24-нче октябрь көнне чыкты, 7-нче ноябрьдә проектны ачык тыңлаулар узды, ә 5-нче декабрьдә документны Депутатлар көнендә шәһәр Башкарма комитетында тәкъдим иттеләр, анда катнашучылар 50-дән
артык искәрмә һәм төгәллек кертте.