(Казан
шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Алсу Сафина). 2020 елдан башлап Казан халкына
цифрлы форматта 47 муниципаль хезмәт күрсәтеләчәк – бу Башкарма комитетка хезмәт
күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүләренең 78%-ы дигән сүз. Эшлекле дүшәмбе
киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, зур эш башкарылган, ул
хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга гына түгел, кабинетлар буенча йөрешне
бетерергә дә мөмкинлек бирә.
Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында казанлылар 15
муниципаль хезмәт ала ала, uslugi.kzn.ru муниципаль порталында хәзерге вакытта
Казан Башкарма комитетында күрсәтелә торган 19 рәсмиләштерелгән хезмәт эшли.
Быел тагын 28 муниципаль хезмәтне оптимальләштерү һәм цифрлы
фотматка күчерү буенча эшләр тәмамланган. Шулай итеп, 2020 елның 1-нче
гыйнварыннан uslugi.kzn.ru муниципаль порталында 47 хезмәт алып булачак. ТР
Дәүләт хезмәтләре порталына аларны киләсе елның беренче кварталында этаплап
кертәчәкләр.
«Узып баручы елда зур эш башкарылды, аның мөһимлеге
турында сөйләргә туры килми, - диде Казан Мэры. - 19 муниципаль хезмәт цифрга күчерелде,
хәзер тагын 28-се эшләнә. Проектларны тормышка ашыру кабинетлар буенча йөрүне
киметеп кенә калмаячак, ә күп кенә позицияләрдә аны бөтенләй төшереп калдырырга
мөмкинлек бирә. Һәм бу эш дәвамлы булачак». И.Метшин сүзләренә караганда,
яшьләр генә түгел, ә казанлыларның өлкән буыны да цифрлы муниципаль
хезмәтләрдән актив файдаланырга тиеш. «Мәгълүмат технологияләрендәге барлык
яңалыклар белән дус булу - яшь буынның өстенлеге. Әмма әби-бабайлар да оныклары
белән мессенджерлар аша актив аралаша башлады. Шуңа күрә алар цифрлы
хезмәтләрдән куллана алачак», - диде шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин
цифрлы муниципаль хезмәтләрдән файдаланганда документларның сканерланган
күчермәләрен генә түгел, сызымнарны һәм фотоматериалларны да тапшырырга мөмкин
булуын ассызыклады.
Докладчы барлык хезмәтләрнең дә электрон рәвешкә
күчергәнче оптимальләштерү процедурасын узуын, шуның аркасында муниципаль
хезмәтләр күрсәтү вакыты 1,2 тапкырдан 8 тапкырга кимүен искәртте. Мәсәлән, җир
кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү вакыты 60 көннән 15 көнгә кадәр
кимегән, ә бина яки җир кишәрлегенә адрес бирү буенча хезмәтләр - 30 көннән 12
көнгә кадәр. «Цифрлы форматта муниципаль хезмәтләр алу гариза бирүченең вакытын
шактый экономияли, процессны уңайлы итә һәм шул исәптән эшмәкәрлек өчен яңа
мөмкинлекләр ача», – дип ассызыклады Р.Шәфигуллин.
Электрон рәвештә муниципаль
хезмәтләрдән файдалану өчен теркәлү һәм идентификацияләү һәм
аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) расланган хисап язмасын алырга
һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнергә кирәк. Расланган хисап
язмасын булдыру өчен, шәхесне раслый торган документ һәм СНИЛС белән уңайлы
булган хезмәт күрсәтү үзәгенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.