(Казан
шәһәре KZN.RU 23-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанда тузган 16 авария хәлендәге
йорттан, шул исәптән Жилгородок Мостотряд-3 адресы буенча урнашкан тугыз
йорттан яшәүчеләрне күчерү бара. Бүгенге көнгә 48 гаилә яңа торак биналарыннан
ачкыч алды, 30 гаилә «Салават күпере» микрорайонындагы төзекләндерелгән
фатирларга күчте. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма
комитетның Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
«Бу безнең зур проблемабыз иде, ул безгә Самараның
бөлгенлеккә төшкән «Мостотряд» предприятиесеннән калды. Аны торак дип әйтү дә
авыр булды. Географик яктан бу Казанга караганга күрә, әлеге мәсьәлә белән
шөгыльләнә башладык. Бик озак карар таба алмадык, илкүләм проектка рәхмәт.
Программа 2025 елга кадәр исәпләнгән, һичшиксез, Казан территориясендә авария
хәлендәге йортларның бер өлеше (500 фатирдан аз гына күбрәк) кала, күчерү
программасында алар төгәл итеп язылган. Көтү җиңел түгел, һәм мин район администрацияләреннән
халыкка ярдәм итүләрен, мөмкин булган кадәр булышлык күрсәтүләрен сорыйм», –
диде Казан Мэры Илсур Метшин.
2019-2025 елларга исәпләнгән республика адреслы
программасы буенча Казанда авария хәлендәге торактан күчерүнең чираттагы этабы
башланды. 2012 елның гыйнварыннан 2017 елның гыйнварына кадәр авария хәлендә
дип танылган йортларда яшәүчеләр күчерелергә тиеш – бу 519 фатирга исәпләнгән
519 авария хәлендәге йорт, аларда 1446 кеше яши. Авария хәлендәге йортларда
яшәүчеләрне 2025 елның сентябренә кадәр алты этапка бүлеп күчерү планлаштырыла.
Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өстәмә акча түләмичә яңа, иске
йортлардагыдан да ким булмаган мәйданлы, төзекләндерелгән фатирлар алачак.
Ренат Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, быел иң нык тузгыган
16 йорттан халыкны күчерү эше башланган. «Шул исәптән исемлеккә Жилгородок
Мостотряд-3 адресы буенча урнашкан 9 йорт кергән. Казанлыларның бер өлеше үзәк
су белән тәэмин ителмәгән һәм мич ягып җылытылыла торган 36 фатирда яши.
Гражданнарны күчерү өчен «Салават күпере» торак комплексында 129,5 млн сумлык
55 фатир сатып алынган. 48 гаилә торак биналарыннан ачкычлар алды, 30 гаилә
инде күчте», - дип хәбәр итте ул.
Илсур Метшин шәһәрлеләрне өй туе белән котлады. «Әлеге
программа ярдәмендә торак алу хокукын тормышка ашырган башка кешеләр кебек үк,
инде күченеп өлгергән һәм Яңа елны яңа уңайлы фатирларда каршы алачак Мостотряд
халкы өчен шатланабыз», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 2013-2017 елларга кабул
ителгән программа нигезендә 2012 елның 1-нче гыйнварына кадәр аварияле дип
танылган 89 күп фатирлы йорт күчерелде. Программаның бу этабы буенча финанслау
1,6 млрд. сум тәшкил итте.