(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген йортларның 80%-ында, кайбер торак милекчеләре ширкәте һәм идарәче компанияләрдән, шулай ук чүп үткәргечләр белән тәэмин ителгән кайбер йортлардан тыш, каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен контейнерлар урнаштырылган. Чүп үткәргечләрдән баш тарта торган йортларны исәпкә алып, барлыгы 492 контейнер мәйданчыгы төзергә кирәк. Шулардан ел ахырына кадәр торакчылар көче белән тагын 70 мәйданчык төзеләчәк, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
«Дуаль принцип буенча калдыклар җыю өчен барлык шартлар да тудырылачак»
«Бүген, федераль законнар нигезендә, коммуналь калдыкларны җыю, утильләштерү процессы тулысынча төбәк операторына йөкләнгән. Әмма без моны үз вазифаларыбыздан сызып ташлый алмыйбыз. Безнең киләсе «станция» – бөтен Казан буенча чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю. Безнең өчен бу иң өстенлекле бурычларның берсе», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
Искәндәр Гыйниятуллин үз докладында билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю инфраструктурасы булдырыла һәм модернизацияләнә, калдыклар белән эш итүнең төбәк операторы белән оештыру чаралары үткәрелгән, төрле белем бирү программалары эшләнгән һәм тормышка ашырыла, халыкка мәгълүмат тарату оештырылган.
«Киләсе елда торакчылар тарафыннан тагын 132 мәйданчык төзү планлаштырыла, моннан тыш, эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» масштаблы проекты кысаларында да барачак. Шулай итеп, күпфатирлы төзелеш территориясендә дуаль принцип буенча калдыкларны нәтиҗәле, сыйфатлы җыю өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылачак», – дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
Бүгенге көндә калдыкларны барлыкка китерүчеләрнең 92%-ы – торак коммуналь хуҗалык оешмалары, бизнес предприятиеләре, торак массивларда яшәүчеләр белән каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешүләр төзелгән. Шәһәр Башкарма комитетының барлык учреждениеләре һәм мәктәпләр пластик, кәгазь һәм башка калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен чүп савытлары белән җиһазландырылган.
Искәндәр Гыйниятуллин шулай ук процесста катнашучылар – районнар администрацияләре, Торак коммуналь хуҗалык комитеты, ПЖКХ идарәче компаниясенең төбәк операторы – контейнер мәйданчыкларыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгаруның сыйфатын һәм вакытында башкарылуын игътибар белән күзәтәләр, дип ассызыклады. «Шәһәр халкы, кагыйдә бозулар турында хәбәр итеп, чүп ташучыларның эшен контрольдә тотарга актив ярдәм итә. Гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк, контейнерларны бер машинага бушату очраклары берничә генә, һәм ярты ел эчендә без бу хакта шәһәрлеләрдән нибары өч сигнал алдык», – дип ассызыклады докладчы һәм мондый һәр очрак өчен чүп ташучыга һәм аларның җитәкчеләренә карата административ характердагы чаралар күрелүен өстәде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шулай ук контейнер мәйданчыкларын карап тоту һәм машинага төягәндә каты көнкүреш калдыклары сайлау мәсьәләсен дә вакытында хәл итәргә кирәклеген ассызыклады. Беренчесе – идарәче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның турыдан-туры бурычы, ә икенчесе - төбәк операторының бурычы.
«Чүплекләрне арттырырга мөмкинлек бирә торган җир, территория юк»
Чүп-чарны сортларга аеру станцияләре үз эшләрен дәвам итә, Казанның Мәскәү районында урнашкан Химия урамындагы каты коммуналь калдыклар полигонының икенче картасы файдалануга тапшырылган. Бу исә гамәлдәге калдыклар барлыкка килү темпы белән тагын 3,5-4 еллап кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, «Восточный» полигонының икенче картасын төзү эшләре бара, дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.
«Ил Президенты Владимир Путин калдыкларның 60%-ын әйләнешкә кертү бурычын куя. Безнең күләмнәргә күчереп исәпләгәндә, бу тәүлегенә мең тонналап икенчел чимал. Әйе, бүген без мондый күрсәткечләрдән ерак әле, әмма без моңа барабыз. Заманча сортларга аеру һәм эшкәртү комплекслары «Экология» илкүләм проекты бурычларын үтәү, икенчел чимал әйләнеше һәм күмү полигоннарын минимальләштерү өчен кирәк. Без алга таба да полигоннарны чүп-чар белән тутыра алмыйбыз. Хәзерге шартларда без үзебезгә моны рөхсәт итә алмыйбыз», - дип ассызыклады спикер.
Шәһәр башлыгы, Химия урамында каты көнкүреш калдыклары полигоны ачылгач, чүпне күмү мәсьәләсе киләсе 25 елга хәл ителәчәк, дип планлаштырылуын искә төшерде. «Шуннан соң без «Восточный» полигонын төзедек, ул да тулып килә. Шуңа күрә бу чүплекләрне арттырырга мөмкин булган җир, территория юк. Теләсә-кайсы муниципалитетта яки ерак түгел урнашкан кечкенә генә авыл җирлегендә яшәүчеләр көрәкләр белән үз территорияләрен саклауга чыгалар. Алар теләсә-нәрсәгә риза, бары тик янәшәдә коммуналь калдыкларны күмү урыны гына булмасын», - дип шәрехләде И.Метшин.
Казан урамнарында тара кабул итү өчен фандоматлар урнаштырылачак
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә башка калдыкларны, әйтик, кулланылган батарейкаларны утильләштерүгә дә игътибар бирелә. Duracell компаниясе шәһәр мәктәпләрендә, барлык эре сәүдә үзәкләрендә, ТР Экология министрлыгында һәм ТР Төзелеш министрлыгында батарейкалар җыю өчен махсус савытлар урнаштырды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу елның 10 аенда Казанда 24,6 тонна эшкәртелгән батарейкалар җыелган, шуларның 10 тоннадан артыгы Казан укучылары тарафыннан җыелган.
«Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю инфраструктурасы үсешенең бер элементы булып, фандоматлар – тара кабул итү җайланмалары торачак. Аларны масштаблы урнаштыруны Казанда «Россия экология операторы» гавами хокукый компаниясе белән инвестицион килешү кысаларында җәелдерү планлаштырыла, - дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин. Ул билгеләп үткәнчә, популяр сәүдә челтәрләренең кайбер кибетләрендә мондый җайланмалар пәйда булган инде. Тапшырылган савытларга алмашка алар әлеге челтәр кибетләрендә товарлар сатып алуга жетоннар бирәләр. Хәзерге вакытта шәһәр урамнарында фандоматлар урнаштыру өчен мөмкин булган урыннар эшләнә, дип өстәде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Моннан тыш, республика калдыклары белән эш итүнең территориаль схемасы нигезендә, Көнбатыш зонада 2023 елда барлыкка килергә тиешле автоматик сортларга һәм эшкәртү комплексларына ия булган экотехнопарклар булдыру каралган. Төбәк операторына бу юнәлештә актив эш алып барырга, документлар әзерләргә, мөмкин булган инвесторларны җәлеп итәргә кирәк, дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
«Җиңел бирелә торган программалар, проектлар юк, әмма бу – иң катлаулы проектларның берсе. Хәер, бу безнең системалы эшебез «Экология» илкүләм проекты кысаларында федераль ярдәм белән ныгытыла торган очрак та. Һичшиксез, без бу мәсьәләдә җиңәргә тиеш», – дип нәтиҗә ясады Татарстан башкаласы Мэры.