(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алинә Бережная). «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале быел 12 меңнән артык беренче курс студентын берләштерде, конкурсның тамашачылары Казанның урта һәм югары уку йортларының 40 мең укучысы булды. Аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр иткәнчә, фестиваль нәтиҗәләре һәм көтеп алынган җиңүчеләр өчлеге 4-нче декабрьдә Ленин исемндәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта игълан ителәчәк.
Шәһәр этабының конкурс сайлап алулары ноябрь дәвамында Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узды. А.Фәизов сөйләвенчә, студентлар иң яхшылар исеме өчен биш юнәлештә көрәштеләр: музыка, бию, театр, оригиналь жанр һәм журналистика. Шулай ук быел «ТАССРның 100 еллыгы темасына иң яхшы номер» һәм «Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы номер» дигән махсус номинацияләр дә кертелгән.
Составына Татарстан Республикасының халык артисты Ләйсән Хәмитова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Елена Калаганова, Азат Зарипов һәм Алексей Егоров, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Хәмидуллин, шулай ук музыкантлар, композиторлар, режиссерлар, театр әһелләре кергән жюри конкурсантларны бәяләде.
«Конкурс көннәрендә жюри 12 сәгать дәвамында музыкаль һәм инструменталь композицияләр тыңлады, 10 сәгать дәвамында бию номерларын һәм 18 сәгатькә якын театр жанры номерларын карады», – дип кызыклы детальләр белән бүлеште А.Фәизов.
Урта махсус уку йортлары арасында иң яхшылары 29-нчы ноябрьдә билгеләнде, дипломнарны Казан педагогика көллияте, Казан радиомеханика көллияте, Медицина көллияте, Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, Казан медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте, Казан сәүдә-икътисад техникумы һәм Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының көллияте алды.
4-нче декабрь көнне Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында югары уку йортларының гала-концерты булачак, шунда ук иң көчле командаларның «платина өчлеге» игълан ителәчәк. Бу елның яңалыгы булып коллективларның сәхнә арты эшләрен трансляцияләү торачак, ә тамашачылар онлайн тавыш бирү режимында иң яхшы иҗади команданы сайлый алачаклар.
Быел беренче курсларга 35 меңнән артык беренче курс студенты керде, аларның 70%-ы Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук илнең 62 төбәгеннән һәм дөньяның дистәләгән иленнән килде.
Казан Мэры Илсур Метшин фестивальдә катнашучыларның барысына да уңышлар теләде һәм шәһәрнең Идел буе студентлары башкаласы статусын ныклы саклап калуын билгеләп үтте. «Югары уку йортлары, федераль университетлар саны буенча без Идел буенда алда барабыз. Җырлар, стильләр үзгәрә, әмма талант, студент тормышы белән яшәү теләге, энергия үзгәрешсез кала. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим», - дип билгеләде И.Метшин.