(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казан Башкарма комитетының «Муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру» проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк тарафыннан оештырылган проект эшчәнлеге белән һөнәри идарә итү буенча «Проект Олимпы» конкурсында икенче урынны алды. Тәҗрибә «Цифрлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проектлар белән идарә итү» дигән махсус номинациядә приз алды. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, муниципаль хезмәтләр алу процедурасына киткән вакытны кыскарту – бүгенге көндә өстенлекле бурычларның берсе.
«Муниципаль хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерү эше бик мөһим, без бу юнәлештә күп эш башкарабыз һәм башкарыла торган эш турында берничә тапкыр хисап тоттык. Бу - чиксез күләмдә килешүләр, белешмәләр, өземтәләр алуны үз эченә ала торган «газаплар буйлап йөрү»не киметү. Кызганычка каршы, бу гамәлдәге законнар булуны таләп итә, һәм күп кенә документлар бер хәрәкәт белән генә бирелми», – дип шәрехләде ул.
И.Метшин ассызыклаганча, бу процедураларга вакытны кыскарту өчен заманча технологияләр кулланырга, законнар һәм норматив актлар нигезендә процессларны оптимальләштерергә, шулай ук дөрес идарә карарларын кабул итәргә кирәк. «Федераль дәрәҗәдә лидерлар өчлегенә керүебез, икенче урын алуыбыз дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебез турында сөйли», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Муниципаль хезмәтләр белән идарә итү – Проект офисы кысаларында гамәлгә ашырылган система. Ул, барлык процессларны оптимальләштергәннән соң, цифрлы рәвештә муниципаль хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә 23 муниципаль хезмәт күрсәтү системасы уңышлы гамәлгә ашырылган. Шуларның 19-ы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачык.
«Проект Олимпы» конкурсы Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк тарафыннан 2014 елдан бирле үткәрелә. Конкурсның төп бурычлары - иң яхшы методикаларны һәм тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату. Быел конкурс номинацияләре саны 11-гә җитте.