(Казан
шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанның торак оешмалары кышкы
шартларда эшләргә әзерлекне тәмамлыйлар. Алар өчен кадрлар җитмәү проблемасы актуаль
булып кала, аны торак хезмәтләренә муниципаль тарифны арттыру хисабына өлешчә
хәл иткәннәр. Бу чара урам себерүчеләргә хезмәт хакын арттырырга, шулай ук
өстәмә рәвештә 11 яңа махсус техника сатып алырга мөмкинлек биргән. Бүгенге
эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин ишегалды территорияләрен кар
явып киткәннән соң 6 сәгать эчендә чистартырга һәм җыештыру вакытын шәһәрлеләр
белән килештерергә кушты.
«Эшче кулларга
кытлык булгач, ярдәмгә кече механизация килә»
Торак фондын кыш шартларында файдалануга әзерләү эше
җәй дәвамында алып барылды, дип билгеләп үтте үз докладында Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Идарәче компанияләр түбә, тәрәзә һәм
ишек урыннарын төзекләндерделәр, төтен юлларын һәм вентканалларны тикшерделәр.
Кадрлар мәсьәләсе иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып
кала, дип билгеләп үтте Д.Анисимов. «Алдагы еллар мисалында без кышкы сезон
башына идарәче оешмалар штатында булган хезмәткәрләрнең саны, кагыйдә буларак,
эш күләме арту һәм һава торышы шартларының начараюы белән кимүен күрәбез. Моның
сәбәбе - хезмәт хакының түбән булуы», - диде Д.Анисимов. Мисал итеп ул Совет
районындагы Патрис Лумумумба урамын китерде, анда 14 ике катлы йорт урнашкан.
Аны карап тоту өчен 7 ишегалды себерүче таләп ителә, әмма «йорт яны
территориясен җыештыру» маддәсе нигезендә барлык йортларда муниципаль тарифлар
буенча аена нибары 28000 сум акча каралган. Шул рәвешле, идарәче компанияләр
лаеклы хезмәт хакына персоналлар яллый, аларны кирәк эш кораллары белән тәэмин
итә алмый.
«Бу мәсьәлә җентекләп өйрәнелде, гамәлдәге тарифларга
экспертиза ясалды. Эш нәтиҗәләре буенча 1-нче июльдән торак хезмәтләренә, шул
исәптән ишегалдын җыештыруга муниципаль тарифны арттыру турында карар кабул
ителде», - диде Д.Анисимов. Бу чара урам себерүчеләргә хезмәт хакын күтәрергә
мөмкинлек бирде: уртача дәрәҗәсе 3 мең сумга артты һәм 20 мең сум тәшкил итте
(үсеш 18%-тан аз гына артык), дип өстәде ул.
Кабул ителгән чаралар персоналның кыш алдыннан эштән
китүен бераз туктатты. Әмма штатны тулы күләмдә комплектлау мөмкин түгел –
бүгенге көндә 500-гә якын урам җыештыручы җитми. Әлеге шартларда ишегалды
территорияләрен карап тоту механикалаштырылган җыештыру белән тәэмин ителә.
Д.Анисимов сүзләренә караганда, тарифны арттыру шулай ук өстәмә рәвештә 11 яңа
махсус техника сатып алырга мөмкинлек биргән. Бүгенге көндә ишегалларын
чистарту өчен 163 берәмлек махсус техника (ишегалларын чистарту өчен иң кулай
булган җайланмалар һәм щеткалар куелган тракторлар һәм кечкенә төягечләр)
әзерләнгән. Шулай ук идарәче оешмалар үз
эшләрендә кече механизация чаралары – шнекороторлы кар чистарткычлар да актив
куллана. Ә көчле кар яву вакытында өстәмә махсус техника яллаячаклар.
«Кече механизация чаралары җитмәгәндә, беренче, икенче
һәм өченче категорияле юлларны карап тоту өчен юл хезмәтләре куллана торган
кече механизация чаралары безгә ярдәм итәчәк, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур
Метшин. - Бу - кадрларга булган кытлык урынына алмашка килә торган әйбер. 11
берәмлек яңа техника - бу вакытында кардан чистартылган берничә дистә яңа мәйдан
дигән сүз».
«Идарәче
компанияләр регламент һәм йортларда яшәүчеләр белән җыештыру вакыты турында
килешергә тиеш»
Торак оешмалар кышка 9 мең тонна ком-тоз катнашмасы
һәм 190 тоннадан артык химик реагент сатып алган. «Тарифны арттыру идарәче
компанияләргә кыйммәтрәк реагент алырга мөмкинлек бирде. Торак йортларның
подъездларына, керү төркемнәре баскычларына пычракны азрак кертү өчен, ком-тоз
катнашмасы түгел, ә химик реагент белән сибү планлаштырыла», - диде Д.Анисимов.
Тротуарларда, подъезд алдындагы мәйданчыкларда,
квартал эчендәге юлларда тәртипсез калдырылган һәм ишегалларын җыештыруга
комачаулый торган автомобильләр ел саен күзәтелә торган проблема булып тора.
Әмма, Д.Анисимов сүзләренә караганда, идарәче оешмалар да моңа җайлаштырылган
һәм алда көтелгән җыештыру эшләре турында шәһәрлеләргә өстәмә рәвештә хәбәр
итәләр.
«Бу мәсьәләләрне халык белән бергә хәл итү мөһим.
Идарәче компанияләр һәрвакыт регламент, җыештыру вакытын алдан билгеләргә тиеш.
Йорт буенча җаваплылар, битараф булмаган актив кешеләр ярдәменнән башка бу
мәсьәләләрне торак оешмалары хәл итә алмый, – дип билгеләде үз чиратында
И.Метшин. - Эш җайга салынган урыннарда кар вакытында чистартыла һәм
автотранспорт күп булуга карамастан чыгарыла».
«Йорт яны территориясе кар явып киткәннән соң алты
сәгать эчендә чистартылырга тиеш. Тротуарларны һәм керү төркемнәрен кулдан
чистартканда кар тулысынча җыелырга тиеш», - диде Д.Анисимов.
«Бу иң мөһиме - алты сәгать эчендә идарәче компанияләр
һәм тиешле хезмәтләр кар чистартырга тиешләр. Әгәр идарәче компанияләр кайдадыр
эшләп бетермәсәләр, «Ачык Казан» ресурсы безгә реаль вакыт режимында
кисәтүләрне контрольдә тотарга һәм бетерергә мөмкинлек бирәчәк, - диде
И.Метшин. – Торак оешмаларыбызга шәһәр халкы белән уртак фикергә килеп эшләүдә
уңышлар телик».