Изге Мәрьям Ананың Казан иконасы Россия тарихында
аерым роль уйнады. Моннан дүрт йөз ел элек Казан Изге Мәрьям Ана иконасы
байрагы астында ата-бабаларыбыз бөтенхалык каршы тору бердәмлеген төзегәннәр,
алар Россия дәүләте башкаласыннан чит илбасарларын куып чыгарган. 4-нче
ноябрьдә Болганчык вакыт тәмамлану һәм азат итү хөрмәтенә безнең илдә Халыклар
бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яшәгән
Казанда әлеге көнне бәйрәм итү гадәттәгечә бай эчтәлекле программа белән һәм
бер-береңә хөрмәт-ихтирам күрсәтү атмосферасында үтә.