(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда «Московский» мәдәният үзәгендә РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана узды. Казан полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин котлады. Шәһәр башлыгы алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды һәм полиция хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча алдынгы» һөнәри осталык конкурсын уздыру идеясен хуплады.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча шәһәр конкурсын уздыру традициясен яңарту инициативасы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Александр Мищихин чыгыш ясады. ТР башкаласы Мэры әлеге идеяне уңай бәяләде. «Полиция хезмәткәрләре арасында «Иң яхшы тикшерүче», «Иң яхшы сорау алучы», «Иң яхшы участок хезмәткәре» һәм башка номинацияләр буенча «Һөнәре буенча алдынгы» шәһәр конкурсын үткәрүнең күркәм традициясе бар иде, – диде И.Метшин. – Без бу башлангычны бик теләп хуплыйбыз һәм конкурсны үткәрәчәкбез. Ел йомгаклары буенча җыелып, җиңүчеләрне дә бүләкләячәкбез».
Полиция хезмәткәрләренең югары профессиональлеге ТР башкаласында төрле масштабтагы чараларда, шул исәптән эре халыкара чараларда да раслана, дип билгеләде Мэр. «Соңгы елларда шәһәребездә Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы, Футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills кебек вакыйгалар узды. Һәм без һәрвакыт беренче урынга катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итүне куябыз, - диде ул. - Барлык халык исеменнән Казан полиция гарнизонының шәхси составына, республика ведомстволарындагы барлык коллегаларыгызга, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә башкарган зур эшләрегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм».
Зур чараларда эшләү генә түгел, ә хокук тәртибен тәэмин итү буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте дә рәхмәткә лаек, дип ассызыклады И.Метшин. «Сезнең ярдәм белән Казан - Россиянең иң куркынычсыз шәһәрләренең берсе», - диде ул.
Шәһәр башлыгы эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт белдерде. «Сезнең алда баш иябез. Полиция хезмәткәрләренең яшь буыны әлеге дәрәҗәне лаеклы тотсын», - диде Мэр.
Җыелучыларга котлау сүзләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Александр Мищихин мөрәҗәгать итте. Канунга хезмәт итү - зур җаваплылык, батырлык һәм югары компетентлык таләп итә торган сәләт, дип билгеләп үтте ул. «Бүген эчке эшләр министрлыгының шәхси составы теләсә нинди криминаль күренешләргә лаеклы җавап бирә, хокук тәртибен саклау, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча йөкләнешне үз өстенә ала. Бу эшнең нәтиҗәсе булып берничә мең җинаять эшен ачу тора. Бу елның 10 ае эчендә 5 меңнән артык чарада хокук тәртибе тулысынча тәэмин ителгән, – диде А.Мищихин. - Быел һөнәри осталыклары һәм батырлыгы өчен Казан полициясенең 200-гә якын хезмәткәре бүләкләнде».
Шулай ук хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Казан Эчке эшләр идарәсенең элеккеге башлыгы, отставкадагы милиция полковнигы Нургаян Әкбәров та котлады.
Бәйрәм шәһәрнең бию һәм вокаль коллективлары һәм башкаручылары чыгышлары белән үрелеп барды. Алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр, медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.