(Казан шәһәре KZN.RU,
7-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанда А.С.Пушкин исемендәге мәдәният
үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Казан җирле бүлегенең
XXXII конференциясе узды. Бүлек секретаре, Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә
узган конференция эшендә «Бердәм Россия» партиясенең федераль советы президиумы
әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан шәһәре Думасы
депутатлары, партия тарафдарлары җирле советы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
228 депутатның 201-е катнашты, карарлар кабул итү өчен кворум бар иде.
Конференциядә катнашучылар партиянең быелгы эш йомгаклары, 2020 елга бурычлары
һәм башка эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Конференция «Бердәм
Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI республика конференциясе
алдыннан узды.
2019 елда партиянең төп эш
нәтиҗәләре һәм киләсе елга максатлар турындагы кыскача доклад белән Илсур
Метшин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, социаль өлкәне үстерүгә, халыкның
тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән проект эшчәнлеге партиянең җирле бүлеге
эшенең иң мөһим приоритеты булып кала. Моңа 12 приоритет белән «Минем Казаным»
шәһәр программасы, федераль, төбәк һәм җирле партия проектлары юнәлдерелгән.
Шулай ук коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар да халыкның иминлегенә зур өлеш
кертә, дип өстәде И.Метшин һәм быел Казан коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларының
гомуми суммасы 90 миллион сумнан артык булган грантлар отуларын искә төшерде.
Мэр партия проекты
кысаларында Россиядә иң яхшыларның берсе
дип рәсми рәвештә танылган «Сәламәт мәктәп» проектын балалар белән эшләүдә аерым билгеләп үтте.
Проект сәламәтлек саклау, мәгариф органнары белән берлектә Казан партиялеләре тарафыннан
тормышка ашырыла. «Бу проект укучыларның физик активлыгы җитәрлек булмау, дөрес
тукланмау һәм башка шундый проблемаларны хәл итә», - диде И.Метшин.
Үсеп килүче буынның
активлыгын арттыруга шулай ук инфраструктура үсеше дә йогынты ясый, дип билгеләде
Мэр. Узган ел футбол буенча дөнья чемпионатын үткәргәннән соң бу спорт төре
балалар арасында популярлаша бара, шуңа бәйле рәвештә республика җитәкчелеге
ике ябык футбол манежын төзү турында карар кабул итте, дип өстәде ул. Моннан
тыш, 2020 елда «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе районындагы Генераль советы
ярдәме белән федераль бюджет хисабына заманча ясалма өслекле футбол кыры
төзеләчәк. Бу 27 мең кеше укый торган «Приволжанин» спорт мәктәбендә
тәрбияләнүчеләрнең тренировкаларын һәм ярышларын уздыру өчен мөһим ярдәм
булачак. Мэр партиядәшләрен балалар спортын үстерүдә спорт инфраструктурасын
активрак кулланырга чакырды.
«Физик сәламәтлек турында
кайгырту белән бергә гаилә кыйммәтләренең өстенлеген актив пропагандаларга
кирәк. Бу эштә «Ныклы гаилә», «Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре» проектлары,
шулай ук Казанда бердәмроссиялеләрнең яңа инициативасы – партиянең иҗтимагый
кабул итү бүлмәләрендә гаилә психологларының кабул итүе, – диде Мэр. - Партия
активының педагогик җәмәгатьчелек белән берлектә бу юнәлешкә аерым игътибар
бирүләрен сорыйм».
«Проект алымы кешеләрнең
реаль проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Безнең барлык проектлар да
диярлек кирәкле һәм уңышлы булып чыкты», - дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук
киләсе елда республика халкын көтә торган вакыйгалар турында да искә төшерде.
Иң мөһимнәрдән берсе юбилей – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы булачак. «Бу мөһим
вакыйга республиканың һәм аның башкаласының социаль-икътисади һәм мәдәни
үсешендә мөһим роль уйнады. Бәйрәм алдыннан туган якның чәчәк атуына өлеш
кертүчеләргә аерым игътибар һәм рәхмәт белдерү зарур», – диде Мэр.
Бөек Ватан сугышында җиңү
илебез тарихында мөһим вакыйга булды. «Киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы
билгеләп үтеләчәк, - дип искәртте И.Метшин. – Безнең республиканың сугышка
киткән һәр икенче кешесе әйләнеп кайтмаган. Партия активының иң мөһим бурычы -
ветераннарга, шулай ук сугыш геройлары истәлегенә аерым игътибар бирү, бәйрәм
чараларында актив катнашу».
Барлык юбилей чаралары
үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә хезмәт итәргә тиеш, дип өстәде
Мэр.
Доклад ахырында И.Метшин
партия аңлату эшләре алып бара, кешеләрне мобилизацияләргә булыша, аларны мөһим бурычларны хәл итүдә көрәштәшләр итәргә
ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Шәһәрдә «Бердәм Россия»нең җиде иҗтимагый кабул
итү бүлмәсе эшли, дип искәртте Мэр. Аларда барлык дәрәҗәдәге партия депутатлары
кешеләр белән очрашулар алып баралар, аларга мөһим проблемаларны хәл итәргә
булышалар.
«Бердәмроссиялеләр
командасы безнең киләчәгебез өчен намуслы, профессиональ һәм фидәкарь эшләячәк,
Татарстан һәм аның башкаласы халкы мәнфәгатьләрен яклаячак», – дип нәтиҗә ясады
Мэр.
РФ Дәүләт Думасы депутаты
ярдәмчесе, Идел буе районы «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү
бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Андреева иҗтимагый кабул итү бүлмәләренең эш
формалары һәм методлары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, иҗтимагый кабул
итү бүлмәләренең эше нәтиҗәсендә халык өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итә
алалар.
Конференциядә шулай ук
«Бердәм Россия» партиясенең федераль советы президиумы әгъзасы, партиянең
Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
чыгыш ясады. «Бары тик безнең уртак тырышлыгыбыз гына горурлык белән сөйләшә
алырлык нәтиҗәләр бирә», - дип билгеләп үтте ул.
Соңыннан конференциядә
катнашучылар «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI республика
конференциясендә катнашу өчен делегатлар сайладылар, ул ТР башкаласында 8-нче
ноябрьдә узачак. Бу конференция нәтиҗәләре буенча шулай ук партиянең
бөтенроссия съездында катнашу өчен делегатлар сайланачак.