(Казан
шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь, Алинә Бережная). Казанда узган ел белән
чагыштырганда җитештерү барышында бәхетсезлек очраклары 10%-ка кимегән. Узган
ел белән чагыштырганда үлем очраклары өчтән бер өлешкә кимегән. Бу хакта бүген
эшлекле дүшәмбе вакытында Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр
итте.
Агымдагы
елда Хезмәтне саклау буенча координация советы эше турында сөйләгәндә, Артур
Вәлиәхмәтов 9 ай эчендә эш урыннарында бәхетсезлек очраклары турында Казан
Башкарма комитетына 46 мөрәҗәгать килүен билгеләп үтте. Тикшерү барышында 34
очракның җитештерү барышындагы очрак булуы ачыкланган, аларның 24-е авыр нәтиҗәләр
белән һәм 10-сы үлем белән тәмамланган. А.Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда,
җитештерү белән бәйле булмаган бәхетсезлек очракларының күбесе гомуми авыру
фонында хезмәткәрнең сәламәтлеге кискен начарлану нәтиҗәсендә килеп чыккан.
«Җитәкченең турыдан-туры бурычы - хезмәткәрләрнең үз вакытында диспансеризация
узуын тәэмин итү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны мотивлаштыру», - дип
ассызыклады А.Вәлиәхмәтов.
Хезмәтне саклау буенча координация советының аерым
контроле астында төзелеш һәм җитештерү тармаклары тора, анда травматизм
дәрәҗәсе гадәттәгечә иң югары. Әмма бу тармакларда быел бәхетсезлек очраклары
кимү күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда үлем очраклары өчтән бер өлешкә
кимегән.
Шәһәрдә
имин хезмәт шартларын тәэмин итү өчен Координация советы даими рәвештә
территориаль комиссияләр утырышларын үткәрә, анда оешма җитәкчеләре чакырыла.
Бер ел эчендә 20 утырыш оештырылды, 323 җитәкче тыңланды. «Хезмәтне саклау
буенча эшне көчәйтергә һәм планнан тыш инструктажлар үткәрергә, белемнәрне
контрольдә тоту һәм тикшерү белән өстәмә укулар үткәрергә тәкъдим ителде», -
дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов.
Координация
советының эшче төркемнәре әгъзалары быел төзелеш мәйданнарына баруларын дәвам
иткәннәр. Барлыгы 37 объект тикшерелгән, 15 төзелеш объектында хезмәткәрләрнең
гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган очраклар, хезмәт саклау
турындагы закон таләпләрен бозу очраклары ачыкланган.
«Тикшерү барышында куркынычсызлык нормаларын үтәүгә,
санитар-көнкүреш биналарының торышын тикшерүгә, янгын сүндерү чаралары булуга,
куркынычсызлык техникасы буенча журналлар кертүгә һәм электр куркынычсызлыгын
тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Безнең тикшерүләр травматизмга китерә
торган эшләрдә тупас бозу очраклары кимегәнен күрсәтте», - дип сөйләде
А.Вәлиәхмәтов һәм, әгәр элек һәр объектта биеклекләр үзгәрү, лифт шахталары,
баскыч маршлары һәм технологик проемнар киртәләнмәсә, индивидуаль саклану
чаралары, иминият системалары кулланылмаган булса, хәзер бу хокук бозулар
сирәгрәк очрый, дип өстәде.
Аерым алганда, Четаев урамындагы төзелеш объектында
(«Ак Барс Торг-Строй» генераль подрядчысы) баскыч урыннарының киртәләре юк,
«Яркий» торак комплексында («ЖикСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль
подрядчысы) биеклекләрне арттыруның барлык урыннары да киртәләнмәгән, «Палитра»
торак комплексында («Суварстроит» генераль подрядчысы) шулай ук тупас бозу
ачыкланган – фасад күтәрелешләрендә эшләр иминлек системасын кулланмыйча
башкарылган. Шуның белән бергә, төзелеш мәйданында куркынычсызлыкны тәэмин итү
буенча чараларны оештыруга Координация советы тарафыннан Павлюхин урамындагы
сәүдә үзәгенә (генераль подрядчы «Оримекс-Строй» төзелеш компаниясе җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте) һәм «Зет Хаус» торак комплексына («Камастройинвест»
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) югары бәя бирелде. «Объектларда хезмәтне саклау
тиешле дәрәҗәдә оештырылган», - дип билгеләде А.Вәлиәхмәтов.
Казан Мэры Илсур Метшин Координация советы эшенең
әһәмиятлелеген билгеләп үтте, аның нәтиҗәлелеге турында саннар сөйләвен
җиткерде. «Хезмәтне саклау өлкәсендә законнарны үтәү һәм җитештерүдә һәлакәтләр
статистикасын киметү - күзәтчелек органнары, прокуратура хезмәттәшләре белән
җайга салынган эш нәтиҗәсе. Предприятиеләрдәге куркынычсызлык мәсьәләсенә ТР
Президенты да шәхси игътибар бирә»,- дип белдерде И.Метшин.