(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Татарстан башкаласында «Казансуның үсеш стратегиясе»н тәкъдир иттеләр. Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, шулай ук стратегия өстендә эшли торган Orchestra рус-француз архитектура бюросына нигез салучылар World Urban Parks Бөтендөнья конгрессында проект турында сөйләделәр. 8-нче ноябрьдә «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә проект кысаларында шәһәрлеләр өчен «Елга турында диалог» дигән киң күләмле агарту программасы старт ала.
2,1 мең гектар мәйданда 12 яңа яр буе паркы барлыкка киләчәк
«Казансу үсеше стратегиясе»н эшләү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды. Проект 3 мең гектардан артык мәйданга кагыла: су массивы һәм Казансу яр буеның тарихи үзәннән һәм Зилант монастыреннән алып Зәңгәр күлләргә кадәрге зоналары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казансу елгасының шәһәр буенча озынлыгы 22 чакрым, елганың яр буе линиясе 68 чакрым тәшкил итә. «Безнең шәһәр дөньяда күп шәһәрләргә бирелмәгән зур байлыкка ия. Бүген без елганы да, шулай ук бөтен бер шәһәрне дә үз эченә алган экосистеманы үстерүнең һәм төзекләндерүнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга телибез», - дип бүлеште Илсур Метшин.
Стратегия 2,1 мең гектарга 12 яр буе паркын төзүне күздә тота, алар бер-берсе белән бәйле, ләкин шул ук вакытта аерым холыкка ия булачак, дип сөйләде проект турында Orchestra архитектура бюросына нигез салучыларның берсе Екатерина Гольдберг. «Без алар белән бәйле җәмәгать транспорты тукталышлары, экопарковкалар һәм махсус керү зоналары булачак 25-ләп нокта булдыру мөмкинлеген күрәбез», - дип аңлатты спикер.
«Бу проектта без күргән потенциал - яр буе паркларының эре экосистемасын булдыру, ул территориянең мәгариф һәм икътисади потенциалын ачачак. Биредә ким дигәндә 60 чакрым җәяүлеләр һәм велосипед маршрутлары салырга мөмкин булачак. Моннан тыш, биредә яңа су маршрутлары да барлыкка киләчәк», - дип сөйләде Е.Гольдберг.
Аның хезмәттәше, Orchestra архитектура бюросына нигез салучы Эдуард Моро билгеләп үткәнчә, бөтен бу территория бай тарихи, мәдәни һәм инвестицион потенциалга ия. Ул ассызыклаганча, Казансу - бер елга түгел, ә бердәм экосистеманы булдыра торган табигый су агымнарының тулы бер комплексы. «Зәңгәр күлләрдән Иделгә кадәр бөтенләй төрле мохит, төрле шартлар очравын аңлау мөһим. Безнең бурыч – яр буе зоналарының һәрберсенең потенциалын ачу, аларның һәркайсын кешеләр өчен уңайлы итү һәм шул ук вакытта аларны яклау. Шулай ук безнең өчен һәр участокка статус бирү, аларны билгеләү зарур, чөнки әлегә бу бары яшел зоналар гына», - диде ул.
«Бу - үз тирәсендә бөтенебезне бергә берләштергән проект»
Стратегияне оештыручылар шәһәр халкы белән иҗади диалогны оештыруның мөһимлеген ассызыклыйлар. Моның өчен Казанда шәһәрлеләрне җәмәгать киңлекләрен эшләүгә җәлеп итү буенча бөтен ил өчен тиңдәшсез кампания эшли башлый. «Без принципиаль яңа дәрәҗәгә күчәргә, шәһәрлеләрнең территория үсеше стратегиясен формалаштыруга йогынтысы дәрәҗәсендә алга атларга телибез», - дип ассызыклады Н.Фишман-Бекмамбетова.
Ул хәбәр иткәнчә, проект порталында теләгән һәркем үз идеяләре белән уртаклаша, шулай ук стратегия, тикшеренү нәтиҗәләре белән таныша, экспертлар белән тирән интервью язмаларын карый ала. Бу мәгълүмат шулай ук социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк: Instagram һәм «Вконтакте».
8-нче ноябрьдән «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә «Елга турында диалог» дигән киң күләмле агарту программасы старт ала. ТР Президенты ярдәмчесе сөйләвенчә, биредә казанлылар өчен даими рәвештә кызыклы спикерлар лекцияләре, активистлар һәм битараф булмаган шәһәр халкы өчен төрле дискуссияләр уздырылачак.
Моннан тыш, ТР Фәннәр академиясе, КФУ, КНИТУ экспертлары тирән интервьюлар һәм воркшоплар үткәрәчәкләр. «Шуның нәтиҗәсендә без елга турында бик зур белем базасын булдырачакбыз», - дип билгеләде Н.Фишман-Бекмамбетова.
Стратегия һәм территория концепциясе үсеше барышына төрле берләшмәләр дә йогынты ясый алачак. Алардан төрле форматтагы активлыкны оештыру идеяләре хуплана: кышкы балык тоту, кошларны күзәтү нокталарын картада билгеләү, су астында фотога, фидеога төшерү һәм башка бик күп нәрсәләр.
«Казансу белән бернинди дә хәтирә бәйләмәгән бер генә казанлы да юк, шуңа күрә аңа битарафлык белән карау мөмкин түгел. Без барлык теләкләргә дә игътибар белән караячакбыз. Әлбәттә, вакыт һәм ресурслар таләп итә торган зур эш башкарасы бар. Ләкин безнең коллегалар ярдәмендә һәм, Россиянең һәм дөньяның иң яхшы экспертларын җәлеп итеп, без алдагы унъеллыкларда су байлыгыбызны бозырга мөмкинлек бирмәячәк югары планка бирәчәкбез», - дип ассызыклады И.Метшин һәм казанлыларны стратегия турында фикер алышуга кушылырга чакырды.
«Безнең үз хаталарыбыз өстендә эшләп, дәрес алырга вакытыбыз юк»
Илсур Метшин Orchestra архитектура бюросы белән проект кысаларында эшләү Казанга киләчәктә дә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өлкәсендә ярдәм итәчәгенә ышана. «Безнең үз хаталарыбыз өстендә эшләп, дәрес алырга вакытыбыз юк. Без, алдынгы тәҗрибәләрне үзләштергәнгә күрә, зур адымнар белән барабыз. Теләсә кайсы мәсьәләне хәл итүгә Россиянең һәм дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен җәлеп итү зарур. Шул ук вакытта параллель рәвештә үзебездә профессионалларны өйрәтергә һәм үстерергә кирәк», - дип ассызыклады Казан Мэры. Билгеләп үтик, Orchestra рус-француз архитектура консорциумы Мәскәү-елганы үстерү концепциясенә конкурста җиңү яулаган.
Проект авторлары ел ахырына кадәр стратегияне эшләргә планлаштыралар. Киләсе ел башында өстенлекле территорияләр проектлары буенча эшкә старт биреләчәк. «Әлеге проект - Казанның иртәгәге бәхетле, төзек, экологик яктан чиста көненә китерә торган күпер», - дип тәмамлады презентациясен шәһәр башлыгы.
«Казансуның үсеш стратегиясе» ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова кураторлыгы астында һәм Казан Мэриясе катнашында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Orchestra студиясе тарафыннан тормышка ашырылачак.