Казанда «Иске шәһәр» территориясе префекты вазыйфасына ачык сайлап алу башлана
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь, Ксения Швецова).
Казанда «Иске шәһәр» территориясенең яңа префектын Кадрлар сәясәте идарәсе
үткәрәчәк ачык сайлап алу барышында сайлаячаклар. Сайлап алуда барлык
теләүчеләр дә катнаша ала, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТР
башкаласы Мэры Илсур Метшин.
«Меңьеллык Казан өчен мөһим булган Иске Татар
бистәсендә эш алып барырга теләгән яңа җитәкчеләрне күрергә телибез, - диде
шәһәр Мэры. – Безгә яңа креатив идеяләр, яңа фикерләр кирәк. Эшләр әле җитәрлек
– бу территориянең потенциалы зур, туристлар агымы да шактый. Иске Татар
бистәсендәге тормышны үзгәртергә теләүчеләргә рәхим итегез диясе килә».
Элегрәк «Иске шәһәр» префекты вазыйфасын биләгән Марат
Усманов Яшел Үзән районы администрациясенә яңа эшкә күчте, дип искәртте И.Метшин.