(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Бүген «Казан Экспо»да World Urban Parks Congress-2019 Бөтендөнья парк конгрессының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Скляр, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Волков, World Urban Parks делегациясе башлыгы Гил Пеньялос, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан өчен World Urban Parks Congressны кабул итү зур дәрәҗә. «Бу өйрәнүне дәвам итү, иң яхшы дөньякүләм профессионалларның бәһасез тәҗрибәсен алу һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлек. 2015 елда Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы эшли башлады. Быел ул, архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясе призеры булып, халыкара дәрәҗәдә танылу алды. Бу бүләк Россиянең иҗтимагый киңлекләрне үстерү өлкәсендәге башка лидер-илләр белән бер сызыкта булуын күрсәтте», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру бөтен дөнья буенча шәһәр администрацияләре эшенең өстенлекле юнәлешенә әверелеп бара.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, конгресста барлык континентлардан спикерлар һәм делегатлар катнаша. Якындагы ике көндә конгресста катнашучылар Сингапур вәкилләреннән парк киңлекләрен үстерүнең иң яхшы мисаллары белән таныша алачаклар, алар дөньяның иң танылган паркларының берсе - «Култыктагы бакчалар» проекты турында сөйлиячәкләр. Лондон вәкилләре үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр: Бөекбритания башкаласы быел беренче Милли парк-шәһәр статусын алды. Конгресс кысаларында шулай ук Мексика, Япония, Көньяк Африка һәм башка күп кенә илләрдә паркларны үстерү кейслары тәкъдим ителәчәк.
«Без, үз чиратыбызда, Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашырга, илебезнең башка төбәкләрендә парклар үсеше турында ишетергә шат булачакбыз. Моннан тыш, без «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты турында фикер алышачакбыз, хезмәттәшләребез белән парк киңлекләрен үстерү һәм алар белән нәтиҗәле идарә итү өлкәсендә тәҗрибә алмашабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бу процессларга кешеләрне җәлеп итү мөһим бурыч булып тора. Ул Казанның Урицкий паркын реконструкцияләү вакытында булган хәлне искә төшерде. «Без үз тәҗрибәбездә менә дигән команданың, үз эшенең осталарының проектны эшләүләре, әмма моның гына җитмәү очрагы белән очраштык. Ул вакытта киселгән бер агач безне җәмәгать киңлекләрен төзегәндә һәм үстергәндә шәһәрлеләрнең фикерен исәпкә алырга кирәклегенә өйрәтте. Чөнки мәйданнар, яр буйлары һәм парклар нәкъ менә алар өчен булдырыла бит!» - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Иҗтимагый киңлекләр белән эшләү шәһәрдә уңайлы яшәү шартларын булдыру ягыннан гына түгел, шәһәр экологиясенә уңай йогынты ясау ягыннан да мөһим, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Ул игътибар иткәнчә, 2019 елның сентябрендә Россия тарафыннан Париж килешүен ратификацияләгәннән соң әлеге Конгресс безнең илдә беренче халыкара дәрәҗәдәге вакыйга булып тора, ул климат үзгәрү проблемалары, шулай ук шәһәр киңлекләре белән эшләү юлы белән аларны хәл итү ысуллары турында фикер алышырга мөмкинлек бирә.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырыш кысаларында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Шулай итеп, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Волков һәм Казахстан Республикасы Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык эшләре буенча комитеты рәисе Мархабат Жайымбетов Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Казахстан Республикасының Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгы арасында Меморандумга кул куйдылар. Шулай ук Казанда World Urban Parksның Евразия бүлеген булдыру турындагы килешү имзаланды.
World Urban Parks-2019 Бөтендөнья конгрессы Казанда 18-20-нче октябрьдә узачак. Программа 120 спикерны, 30-дан артык сессия һәм пленар утырышларны үз эченә ала. Конгресста парклар һәм иҗтимагый киңлекләр булдыру буенча иң яхшы Россия һәм халыкара алымнар һәм практикалар каралачак. Үткәрү урыны - «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендәге мәйданчык.