(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь).
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге
президенты, Казан Мэры Илсур Метшин Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО)
Генераль Ассамблеясенең югары дәрәҗәдәге атнасында катнаша. Генераль Ассамблея
эгидасы астында 24-25 сентябрьдә Нью-Йоркта Җирле һәм төбәк хакимиятләре форумы
уза.
Җирле һәм төбәк хакимиятләре форумы икенче ел рәттән
үткәрелә һәм Берләшкән милләтләр оешмасы белән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият»ләр арасындагы тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып тора. Ике бөтендөнья
оешмасының партнерлык элемтәләре нәтиҗәсендә җирле хакимиятләр милли хөкүмәтләр
лидерлары белән беррәттән БМО мәйданчыгыннан чыгыш ясау мөмкинлегенә ия.
Быел Илсур Метшин Евразия регионының бердәнбер спикеры
булды. Исегезгә төшерәбез, 24-30 сентябрьдә Нью-Йоркта БМО Генераль
Ассамблеясенең югары дәрәҗәдәге атнасы уза. Әлеге вакыт аралыгында биредә төрле
чаралар, шул исәптән тотрыклы үсеш максатлары буенча Саммит оештырылган. Чарада
катнашучылар арасында Берләшкән милләтләр оешмасында катнашучы илләр һәм
хөкүмәт башлыклары, бизнес һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләре бар.
И.Метшин үз чыгышында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият»нең Евразия бүлегенең җирле хакимиятләрнең милли һәм төбәк
ассоциацияләре белән партнерлык элемтәләре урнаштыру инициативасы турында
сөйләде. Казан Мэры аңлатканча, партнерлыкның асылы җирле һәм төбәк лидерлары
өчен укыту семинарлары үткәрүдән гыйбарәт. Әлеге семинарларда гамәли мисаллар
ярдәмендә теге яки бу шәһәр эшчәнлеге тотрыклы үсешнең нинди максатларына
каралуы, һәм җирле хакимият максатка ирешүгә үз өлешен кертү өчен мөстәкыйль
рәвештә нәрсә эшли алуы каралачак. «Семинарларның максаты - җирле лидерларга
тотрыклы үсеш максатларын практик яктан төшендерү һәм аларны муниципалитетның
көндәлек эшенә тотрыклы үсеш максатларын интеграцияләргә өйрәтү», - дип
билгеләде И.Метшин.
Кыска ике сәгатьлек семинарлар җирле хакимият
ассоциацияләре очрашулары кысаларында узачак. Беренче семинар бу елның 31-нче
октябренә планлаштырылган – ул Екатеринбургта узачак Бөтендөнья БМО-Хабитат
шәһәрләре көне вакытында оештырыла. 2020 елда барлыгы 10-лап семинар үткәрү һәм
җирле 300-гә якын лидерны укыту планлаштырыла.
Казан Мэры фикеренчә, Россиянең җирле һәм милли
хакимиятләренең тотрыклы үсеш максатлары буенча ирекле милли күзәтү әзерләүдә
тырышлыгын синхронлаштыру хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә тотрыклы үсеш
максатларын гамәлгә ашыру буенча мөһим адым булып тора. «Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият»нең Евразия бүлеге һәм җирле хакимиятләрнең төбәк ассоциацияләре
доклад әзерләү комиссиясе составына керде.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия
бүлеге казанышлары турында сөйләгәндә, Илсур Метшин бүлек әгъзалары булган
шәһәрләрнең тотрыклы үсеш максатлары өлкәсендәге проектларны тормышка ашырулары
мисалларын китерде.
Мәсәлән, 3-нче номерлы «Яхшы сәламәтлек һәм иминлек»
тотрыклы үсеш максатына ирешүнең иң ачык мисалларыннан берсе - табиб
амбулаторияләрен ачу буенча Нур-Солтан инициативасы. Проект шәһәр халкына гаилә
сәламәтлеге үзәкләренә 20 минут эчендә тиз генә керү мөмкинлеген тәэмин итәргә
ярдәм итәчәк.
Улан-Баторда «Гендер тигезлеге» 5-нче тотрыклы үсеш
максатын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә. Монголия башкаласында
хатын-кызлар өчен бизнес-инкубатор булдырылган, анда дүрт ай дәвамында үз
бизнесын яңа гына башлап үстерү буенча укулар алып барыла, ә аннары сату
базарына керү мөмкинлеге бирелә.
Экологияне яхшырту максатларында Якутск муниципаль
транспортын газ-мотор ягулыгына күчерәчәкләр, ә Әстерхан өлкәсе, Дагыстан
Республикасы һәм Татарстан Республикасы шәһәрләрендә Сендай кысаларында укыту
семинарлары узды.
Казанда тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә
шәһәрлеләрне җәлеп итү өчен күп эш башкарыла. Шәһәр башлыгы форумда
катнашучыларга берничә ел элек Татарстан башкаласында «Яхшы куллар» хәйрия
склады оештырылуы турында сөйләде: анда кешеләр кирәкмәгән яхшы әйберләр алып
килә, ә мохтаҗлар аларны алып китә ала.
И.Метшин мәктәпләрдә чүпне аерым җыю буенча дәресләрне
кертү буенча Казанның инициативасын аерым билгеләп үтте, аларда 2016 елдан
башлап 25 меңнән артык укучы катнашты. «Глобаль көн тәртибе өчен бер шәһәр
масштабында мәктәп дәресләре үткәрергә мөмкин кебек. Әмма әлеге кечкенә
проектны дөньяның күп кенә шәһәрләрендә җәелдерсәң, без калдыкларга җаваплы
караш бөтенләй табигый булган кешеләр буынын үстерәчәкбез. Бу планетабызның
тотрыклы киләчәгенә зур өлеш кертәчәк!» - дип ассызыклады Казан Мэры.
«Шәһәрләрдә тормыш сыйфатын арттыруда кече һәм
әһәмиятсез эшләр булмый, - дип билгеләде И.Метшин ахырда. - Шәһәр иминлеге
мозаикасы зур булмаган фрагментлардан барлыкка килә, шуңа күрә куелган
максатларга мөмкин кадәр тизрәк ирешү аеруча мөһим».
Форум эшендә шулай ук БМО-Хабитат программасы башкарма
директоры Маймуна Мохд Шәриф, Барселона мэры Ада Колау, Питсубрг мэры Бил
Педуто, Сурабаи мэры һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Азия-Тын
океан бүлеге президенты Три Ришмахарини, Казан вице-мэры Евгения Лодвигова,
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге Генераль секретаре
Расих Сәгыйтов һәм башкалар катнаша.