Илсур Метшин һәм Барселона Мэры Ада Колау хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин
Барселона Мэры Ада Колау белән очрашты. Эшлекле очрашу Нью-Йоркта узды, анда бу
көннәрдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы эгидасы астында җирле
һәм төбәк хакимиятләре форумы уза. Яклар мәдәният, туризм һәм төзекләндерү
өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Хезмәттәшлек планнары турында фикер алышканда,
И.Метшин һәм А.Колау тәҗрибә алмашу һәм уртак эш шәһәрләрнең үсешен тизләтергә
мөмкинлек бирәчәк дип билгеләп үттеләр. Барселона Мэры Казанда толерант
җәмгыять үсеше белән аеруча кызыксынды һәм Татарстан башкаласының төрле милләт
һәм диндәге халыкларның тату яшәүләре буенча матур мисалларның берсе булуын
билгеләп үтте.
Яклар киләчәк уртак эш турында килештеләр, И.Метшин
очрашу ахырында Барселона башлыгын Казанга чакырды.
Моннан тыш, И.Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятнең генераль секретаре Эмилия Сайз һәм Көньяк Африка җирле хакимиятләр
ассоциациясе президенты Тембисиле Нкадименг белән очрашу уздырды. Очрашуда
катнашучылар 11-15 ноябрьдә Дурбанда (Көньяк Африка Республикасы) узачак
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»бөтендөнья конгрессына әзерлек барышы
турында фикер алыштылар.