(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Алинә Бережная). Яңа уку елында Казанның 166 мәктәбендә парта артына 138 мең укучы утырачак, шуларның 19 меңгә якыны - беренче сыйныф укучысы, бу узган уку елы белән чагыштырганда 9 меңгә күбрәк. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов хәбәр итте.
Белем көненә Казанда 2725 укучыга исәпләнгән ике мәктәп ачылачак - «Весна» торак комплексында һәм Рауис Гәрәев урамында. Уку йортларында берничә профиль буенча уку өчен шартлар тудырылган. «Мәктәпләрдә, сыйныфларның юнәлешенә карамастан, телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирергә планлаштыралар. Яңа төзелешләр «Тулы көн мәктәбе» программасы буенча эшләячәк, өстәмә белем бирү хезмәтләрен сайлау мөмкинлеге булачак», - дип сөйләде И.Һидиятов.
Мәктәпләрдә элеккечә үк балаларны икенче сменада укыту мәсьәләсе кискен тора. Бүгенге көндә Казан мәктәпләренең 40%-ы ике сменалы режимда эшли, аларга икенче сменада 19 меңнән артык бала йөри. Кайбер уку йортларында янкормалар булдыру карарына киленде, аерым алганда, бу уку елында яңа корылмалар Совет районының 93-нче номерлы гимназиясендә һәм «СоЛнЦе» мәктәбендә барлыкка киләчәк.
Уку елына әзерлек - яңа учреждениеләр төзү генә түгел, гамәлдәге мәктәпләрне капиталь һәм агымдагы ремонтлау, уку җиһазларын яңарту, территорияләрне төзекләндерү дә, дип белдерде И.Һидиятов. Бу максатларга консолидацияләнгән бюджет чыганаклары хисабына 1,5 млрд. сум акча җибәрелде. Агымдагы елда капиталь ремонт программасы буенча 17 мәгариф учреждениесе – бер мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ремонтлана. Моннан тыш, быел 30 мәктәп спорт залы, 39 ашханә һәм 10 актлар залы капиталь ремонтланды, 48 учреждениенең территорияләре яңартылды, шул исәптән 12-се – ишегалды территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау программасы буенча.
«Бүлмәләрнең уңайлылыгы һәм эстетиклыгы белем бирүнең сыйфатын арттыруга ярдәм итә. Заманча дизайн мәктәп пространствосын инновацион белем бирү мохитенә әверелдерә», – дип аңлатты И.Һидиятов.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениеләренең инфраструктурасын яхшырту буенча зур эш башкарылган. «Саннар уңай тәэсир калдыра: ике яңа мәктәп ачылып, тагын 2700 баланың урыннар белән тәэмин ителүе, янкормалар, яңа корпуслар. Уку елына әзерлек өчен 1,5 миллиард сум акча тотылды! WorldSkills ярдәме белән 48 мәктәп территорияләре ремонтланды, киләсе елда без бу эшне чемпионатсыз да дәвам итәчәкбез. Бу бары тик ремонт кына, төзелеш акчасын исәпкә алмыйча! Ә ун ел эчендә без Казанда 20 яңа мәктәп, 111 балалар бакчасы төзедек, быел гына да 11 балалар бакчасы төзелде. Балалар бакчаларына чират булуга карамастан, яшь гаиләләр икенче, өченче, дүртенче һәм хәтта бишенче балаларын табулары белән куандыралар. Шуңа күрә безнең өчен эшләр күп», - диде И.Метшин һәм киләсе елда уку йортларында капиталь ремонт дәвам итәчәк, дип өстәде.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, инфраструктураны яхшырту белән бергә мәктәп укучылары саны да арта. «Бу елда 138 мең укучы мәктәпләргә бара, Казан Мэры булып эшли башлаган чорда аларның саны 97 мең иде. Бу вакыт эчендә Казан 40 мең укучыга арткан, шуларның бары 19 меңе генә беренче сыйныф укучылары. Бу безне сөендерә һәм күп нәрсә йөкли», – диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрдә балаларны ике сменада укыту мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. «Мәгариф» илкүләм проектының федераль стандарты барысын да беренче сменага күчерергә мәҗбүр итә. Моны эшләү җиңел булмаячак, әмма федераль үзәк, безнең хөкүмәт ярдәме белән бу безнең көчебездән килер, дип уйлыйм, бу проблеманы системалы рәвештә хәл итәргә кирәк», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.