(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Алинә Бережная). Яңа уку елында Казанның икенче сыйныф укучыларына Яшь эколог көндәлекләре таратылачак, алар укучыларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов сөйләде.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Яшь эколог көндәлеге балаларга экологик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора. «Без балаларны мәктәптә укыту гына түгел, ә тәрбияләү бурычын да куябыз. Яшь эколог көндәлеге шәһәр экологиясен яхшырту буенча зур программаның бер өлеше булыр, укучыларны чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыярга өйрәтер, һәм безнең яшь дусларыбыз безгә ярдәмчеләр булыр, шул исәптән әти-әниләребезне тәрбияләүдә дә», - дип билгеләде И.Метшин.
Моннан тыш, Казанның 19 мең беренче сыйныф укучысына Игелекле эшләр көндәлекләре бүләк ителәчәк, анда балалар үзләренең изге эшләрен яза алачак. Исегезгә төшерәбез, «Игелекле эшләр көндәлеге» 2016 елның сентябреннән Казан Мэриясе ярдәме белән «Игелекле Казан» проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм балаларны игелекле эшләргә мотивацияләү системасы булып тора. Балалар ел дәвамында көндәлекләрендә үзләренең игелекле гамәлләрен һәм эшләрен теркиләр. Көндәлекнең басма версиясе белән бер үк вакытта дневникдобрыхдел.рф онлайн-платформасы да эшли, анда социаль челтәр форматында проектта катнашучылар үзләренең изге эшләре белән бүлешәләр һәм конкурсларда катнашалар. Проект, гамәлгә ашыруның беренче елында ук инде коммерциягә нигезләнмәгән һәм хәйрия оешмалары вәкилләреннән уңай бәяләмәләр ала.