(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин кичә Кытайның Шанхай Мэры Ин Юн белән очрашты. Шәһәр башлыклары WorldSkills кысаларында хезмәттәшлек, шулай ук һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты әләмен тапшыру турында фикер алыштылар, ул бүген «Казан Арена» стадионында ябылу тантанасы вакытында узачак. Дөнья беренчелеген үткәрү эстафетасын Шанхай кабул итә, анда ярыш 2021 елда узачак.
«Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган очрашуда Татарстан башкаласының беренче вице-мэры Евгения Лодвигова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров һәм туризмны үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова катнашты.
Шанхай делегациясен шәһәр вице-мэры Пэн Чэньлэй, Шанхай муниципаль хөкүмәте генераль секретаре урынбасары Чжао Чжупин, шәһәрнең Тышкы эшләр идарәсе генераль директоры Чжан Сяосун, Кеше ресурслары һәм социаль тәэмин итү бюросы генераль директоры Чжао Юнфэн һәм Шанхай Тышкы эшләр идарәсе генераль директоры урынбасары Лю Гуаньюн тәкъдим итте.
«Безнең илләрне дистә елларга сузылган уртак дуслык һәм күп санлы проектлар бәйли, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Шанхай кебек динамик үсештәге шәһәргә WorldSkills әләмен тапшыруыбыз символик мәгънәгә ия». Шәһәр башлыгы шулай ук 2013 елгы Универсиаданы үткәрүдә шәһәргә Кытайның Шэньчжэньдәге хезмәттәшләренең булышлыгы дә ярдәм итүен ассызыклады, анда спорт ярышы 2011 елда узган иде.
«Чемпионат тәмамланганнан соң без Шанхай белән туплаган тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер. Казанда бик күп зур чаралар узуга карамастан, шул исәптән, узган елгы футбол буенча дөнья чемпионаты, һәр ярышның үз үзенчәлеге бар. Хәзер без сезгә ак көнләшү белән көнләшәбез, чөнки әзерлек үзе - сезгә алда кичерергә туры киләчәк бик әйбәт вакыт», - диде И.Метшин, бу чорда шәһәр һәм федераль хөкүмәт, шулай ук WorldSkills гаиләсе бер командага әверелде, дип билгеләп үтте. Казан Мэры хезмәттәшләренә алга таба беренчелекне уздыруда уңышлар теләде.
Шанхай башлыгы үз чиратында Казан Мэрын һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионатын уңышлы уздыру белән котлады. «Без сездән WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру буенча иң яхшы тәҗрибәне һәм гамәли якны үзләштерергә телибез. Без Шанхайда һөнәри осталык буенча 46-нчы дөнья чемпионатын уздыруга заявка биргән вакытта әйткән барлык вәгъдәләрне дә үтәргә әзер», - дип белдерде ул һәм шәһәр командасының булачак чарага җентекләп әзерләнүен ассызыклады.
«Кытай - Россия ике яклы мөнәсәбәтләр хәзер үз тарихында иң яхшы чорын кичерә, - дип ассызыклады Ин Юн һәм Шанхай һәрвакыт мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм төбәкара хезмәттәшлекне җайга салырга әзер, шул исәптән Казан белән дә», - дип өстәде. Кунак билгеләп үткәнчә, ике шәһәр дә икътисади һәм мәдәни-тарихи үзәк булып тора. «Без алга таба икътисад, сәүдә, фән, техника һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлегебезгә ярдәм итәргә әзер», - дип ассызыклады ул. Аны Казан Мэры да хуплады.
Очрашу ахырында Ин Юн Татарстан башкаласы делегациясен ноябрьдә Шанхайдагы 2-нче Кытай халыкара ярминкәсендә булырга чакырды.