(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Ксения Швецова). Казанда торак фондны капиталь ремонтлау 73%-ка үтәлгән, бу узган ел күрсәткечләреннән берничә тапкырга артык. Бүген кабул итү комиссияләре подрядчыларның эшен бәяли. Узган ел подрядчыларны сайлау буенча расланган яңа механизмның нәтиҗәлелеген прграмманың тиз арада тормышка ашырылуы раслый. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Ул шулай ук подрядчылар җибәргән барлык җитешсезлекләр дә аларның акчалары хисабына бетереләчәк, дип билгеләп үтте һәм эшләрне тиз генә түгел, сыйфатлы башкарырга чакырды.
Капиталь ремонт буенча барлык эшләр ноябрь аена тәмамланачак
Капремонт программасын гамәлгә ашыру барышы турында ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләде. Ул искә төшергәнчә, программага 1,8 млрд.сумлык 243 күпфатирлы йорт кергән. Узган ел программасын үтәү нәтиҗәләре буенча акчаларны экономияләү нәтиҗәсендә программага өстәмә рәвештә капиталь ремонтка мохтаҗ булган 9 күпфатирлы йорт кертелгән. Бүген аларның һәрберсендә эш бара.
Бүгенге көндә Казан буенча ремонт эшләренең физик күләме 73%-ка башкарылган, узган ел бу вакытка эшләр 38%-тан артмаган иде, дип билгеләп үтте Д.Анисимов. Ремонтланган объектларда эш һәм кабул итү комиссияләре үткәрелә. Белгечләр барлыгы 44 йортта үткәрелгән капиталь ремонтны бәяләделәр. «Узган ел 12-нче августка кабул итү комиссиясе бер генә йортта да үткәрелмәгән иде», - дип ассызыклады спикер.
Шулай ук быел лифт җиһазларын алыштыру буенча темплар шактый алда бара. Бүгенге көндә 51 йортның 42-сендә лифтлар 100%-ка яңартылган. Узган ел август башына лифт җиһазларын алыштыру эшләре бер генә йортта башланган иде.
Капиталь ремонт буенча барлык эшләрне ноябрь аена тәмамлау планлаштырыла. Фасад һәм түбә буенча сезонлы эш төрләре - 15-нче августка, ә үзәк җылыту буенча 15-нче сентябрьгә тәмамланачак.
«Быел программаның үтәлешне сроклардан алдан бара. Бу узган елда эшләтеп җибәрелгән подрядчыларны сайлау механизмы җайга салынган һәм өзеклекләрсез эшли дигән сүз, - дип саный Казан Мэры Илсур Метшин. - Бу елда программага кертелгән йортларны ремонтлауны вакытында үткәрү һәм тәмамлау мөһим».
Исегезгә төшерәбез, узган ел РФ Хөкүмәтенең яңа таләпләре нигезендә, капиталь ремонтүткәрү өчен подрядчы оешмаларны сайлау буенча беренче тапкыр электрон аукцион оештырылды. Татарстанда эшләргә заказ бирүче булып ТР ТКХ Фонды тора.
«Кешеләрне су басканда без подрядчыларны акларга тиеш түгел»
Әмма барлык объектлар буенча да программаны үтәү шома гына бармый. Кайбер йортлар буенча сезонлы эшләрнең бер төре буенча срокларны өзү куркынычы бар, дип билгеләп үтте Д.Анисимов һәм кайбер подрядчы оешмаларның эшләрне башкару графикларын үз көчләрен исәпләмичә төзүләрен аңлатты. Эшләрне башкару вакытын алдан билгеләнгән берничә очракта гына озайтырга мөмкин, аларның берсе - начар һава шартлары.
Күп фатирлы йортларда түбәләрне алыштырганда көчле яңгырлар яву аркасында фатирларга су керде: Сабан урамындагы 3-нче номерлы йортта - 40, ә Рихард Зорге урамындагы 93а йортында 5 фатирны су басты. Д.Анисимов сүзләренә караганда, су басуларның сәбәбе - эшләрне үткәрү технологиясен бозу һәм объектларда хезмәткәрләрнең аз булуы.
«Килеп туган хәлне төзәтү өчен генподрядчы оешма тарафыннан субподрядчы оешма өстәмә рәвештә җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта хәл үзгәрә, - диде Д.Анисимов. - Подрядчы компенсацияне бәяләү нигезендә түләячәк. Әгәр үзара килешүгә ирешеп булмаса, ул суд карары буенча түләнәчәк».
«Һава шартлары быел эшне катлауландырды, яңгырлар күп булды. Шуңа да карамастан, кешеләрне су басканда без подрядчыларны акларга тиеш түгел, - дип шәрехләде И.Метшин. - Аңлашыла ки, компенсация бар, ләкин теләсә кайсы очракта, мондый эшләрне барлык куркынычларны исәпкә алып башкарырга кирәк».