(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алинә Бережная). 10-нчы августта Казанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенең икенче этабы старт алды. Акциядә шәһәрнең һәр кешесе катнаша ала. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов сөйләде. Казан мэры Илсур Метшин район администрацияләре башлыкларына ярдәмгә мохтаҗ беренче сыйныф укучылары булган бер генә гаиләнең дә игътибардан читтә калмавын контрольдә тотарга кушты.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе 1-нче июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә башланды. Бу вакыт эчендә 2 мең укучы, шул исәптән 1,5 меңнән артык беренче сыйныф укучысы хәйрия ярдәме алды. «Балалар портфельләр һәм мәктәп формасын гына түгел, ә канцтоварлар алу өчен бүләк сертификатлары да алдылар», – дип сөйләде И.Һидиятов.
Мохтаҗ балаларга мәктәпкә җыенырга шәһәрнең 50-дән артык эре предприятиесе, дистәләгән эшмәкәр, шулай ук иҗтимагый оешмалар, волонтерлар, Казан шәһәре Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары ярдәм итте.
И.Һидиятов сөйләвенчә, һәр казанлы игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Моның өчен мәктәп кирәк-яраклары сатып алырга һәм аларны кабул итү пунктларына алып керергә кирәк, алар түбәндәге адреслар буенча шәһәрнең биш эре сәүдә үзәгендә урнашкан: Петербург ур., 9, Рихард Зорге ур., 11б, Ибраһимов пр., 56, Җиңү пр., 91, Хөсәен Ямашев пр., 46. Шулай ук ярдәмне Мәгариф идарәсенә 8(843) 292-70-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, күрсәтергә мөмкин.
Акция кысаларында матди ярдәмнән тыш, Казанның һәр районында өстәмә белем бирү, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, волонтерлар һәм балалар иҗтимагый оешмалары әгъзалары балалар өчен бәйрәм чаралары, концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр, ярышлар һәм флешмоблар үткәрәләр.
Илсур Метшин барысын да хәйрия акциясендә катнашырга һәм балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәргә чакырды. «Беренче сентябрь - балалар өчен һәрвакыт бәйрәм, бигрәк тә беренче тапкыр беренче сыйныфка баручылар өчен. Барлык гаиләләрдә дә мөмкинлекләр төрле, шуңа күрә бу акцияне үткәрү бик мөһим. Район башлыкларыннан, ярдәмгә мохтаҗ бер генә гаилә дә игътибардан читтә калмасын, дип сорыйм. Ә без, әйдәгез, бергәләп акциядә катнашыйк», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Быел 1-нче сентябрьдә мәктәп парталары артына 137 меңнән артык укучы утырачак, шуларның 18 меңе - беренче сыйныф укучылары.