(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Ксения Швецова). Узган ял көннәрендә Казанда Горки-Әмәт урманы территориясендә узган үзмәшгульләр фестивалендә җиде меңнән артык кеше булды. 176 үзмәшгуль эшмәкәр шәһәр халкына җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү һәм күңел ачу өлкәсендә үз креатив проектларын тәкъдим итте һәм ике көн эчендә продукциянең ике атналык әйләнешен гамәлгә ашырды. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
Фестиваль ике көн дәвам итте. Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен берничә тематик зона оештырылган иде. Төп мәйданчыкларның берсе - белем бирү лекторие, анда килүчеләр бизнес өчен идеяне ничек табарга, инвестицияләрне ничек җәлеп итәргә, SMM һәм товар билгесе ни өчен кирәк икәнен белделәр. Шулай ук кунаклар өчен фермер продукциясен сату өчен аерым зона белән маркет, фуд-корт һәм балалар ял итү зонасы оештырылды. Нәниләрне кызыклы квестлар, иҗади конкурслар белән җәлеп иттеләр, шулай ук алар өчен балалар тайм-менеджменты буенча мастер-класс үткәрделәр.
«Һәр килүче үзе һәм якыннары өчен оригиналь әйберләрнең зур ассортименты арасында бүләкләр таба алды, – дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов. - Фестиваль кунаклары өчен кулдан эшләнгән әйберләр, аксессуарлар, бизәнү әйберләре, китаплар, открыткалар, постерлар, кием-салым, савыт-саба һәм башкалар тәкъдим ителде».
Барлык теләүчеләр төрле өлкәләрдәге белгечләрдән консультацияләр ала алдылар: юристлар, пенсия иминияте буенча консультантлар һәм хәтта психологлардан. Ә үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге белгечләре фестивальдә катнашучыларга салым режимы турындагы мәсьәләләрне хәл итәргә һәм үзмәшгуль булып теркәлергә ярдәм итте. Фестиваль барышында 40 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм 80-нән артык граждан үз эшләрен ачу турында компетентлы консультацияләр алган.
«Фестиваль шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә үз продукцияләрен сату өчен ачык каналны тәкъдим итү инструменты буларак уйланылган иде, – дип өстәде А.Вәлиәхмәтов. – Бу уңышлы тәҗрибәне шәһәрнең башка паркларында һәм скверларында да куллану һәм мондый чараларны даими рәвештә уздыру планлаштырыла».
Ике көн эчендә үзмәшгульләр ике атналык продукция саттылар, бу мондый ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеге турында сөйли, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Без бары тик үзмәшгульләр белән эшләү формаларын гына эзлибез. Бу әле күптән түгел генә үз статусын алган эшмәкәрләрнең яңа категориясе, – диде Мэр. - Парк һәм скверлардагы ярминкәләр - бик яхшы, әмма бу бердәнбер ярдәм формасы түгел. Эшкуарлар белән даими диалог режимында, бизнеслары үссен өчен, ярдәм итүнең яңа формаларын табуыгызны сорыйм. Без дөрес юлда, әмма эшләүне дәвам итәргә кирәк».
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бүгенге көндә 22 меңгә якын кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән, шуларның җиде меңе – Казаннан.