(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Ксения Швецова). 1-нче сентябрьдән башлап Казан
мәктәпләрендә ата-аналарның мәктәптә туклану сыйфатын бәяләү өчен ашханәләргә
керү мөмкинлеге булачак. Мәктәптә туклануны оештыру өлкәсендә барлыкка килгән
мәсьәләләрне һәм проблемаларны бары тик укучыларның ата-аналары белән бергә
генә хәл итәргә кирәк, дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында. Ул ата-аналарны ашханәләрнең эшен активрак контрольдә
тотарга һәм үзләренең кисәтүләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашырга чакырды.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов хәбәр иткәнчә,
азык-төлек блогындагы куркынычсызлык һәм проблемасыз керү максатыннан,
ата-аналар сыйныф җитәкчесенә килүләре турында алдан хәбәр итәргә тиеш булачак.
«Безгә дә, мәктәп директорларына да ата-аналардан алынган кире элемтә мәктәп
ашханәләре эшен оештыруга тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, - диде
И.Һидиятов. - Кире элемтә алу өчен кайнар линияләр һәм интернет-сораштырулар
оештырылачак».
Ул шулай ук бу елның апреленнән шәһәр мәктәпләрендә
ата-аналар контроле журналы кертелүен искәртте, анда актив ата-аналар үз
тәкъдимнәрен калдыра ала.
Кире элемтәнең яңа кагыйдәләре һәм мөмкинлекләре
турында барлык укучыларның әти-әниләренә хәбәр итәргә кирәк, дип ассызыклады
Илсур Метшин. «Без мәктәптә туклану мәсьәләләрен ата-аналар белән фикерләшеп
хәл итәчәкбез. Яңа уку елындагы беренче җыелышларда барлык ата-аналарга да бу
мәгълүматны җиткерергә кирәк, без алардан теләк-тәкъдимнәр алырга тиеш. Һәм
бездә булган мәгълүмат технологияләрен активрак кулланырга кирәк».
Исегезгә төшерәбез, кире элемтә өчен Казан ата-аналары
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты гамәлгә ашыра торган төрле
проектларда катнаша ала. Әйтик, узган елның ноябрь аенда Казан мәктәп
укучыларының актив ата-аналары өчен «Әни белә» проекты старт алды, аның
кысаларында ата-аналар департамент җитәкчеләре белән очраша, мәктәп ашларын
татып карый, укучыларны тукландыруның мөһим мәсьәләләре хакында фикер алыша.
Департамент җитәкчесе Рима Мөхәммәдшина үз докладында билгеләп үткәнчә, бүгенге
көндә проект кысаларында 5 очрашу узган.
Кире элемтә алу өчен шулай ук онлайн-анкеталар тутыру
үткәрелә һәм «Ашадым һәм канәгать калдым» дигән махсус кушымта кулланыла.