(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Алена
Мирошниченко). Мәктәптә туклануны оештыруны максималь нәтиҗәле итү - гади генә
бурыч түгел, ни генә дисәң дә ул балаларның сәламәтлеге һәм аларның киләчәге
белән бәйле. «Хәтта бай инфраструктуралы илләр дә күптән чипсы, бутербродларга
күчте. Моның белән җәмәгатьчелек, ата-аналар, сәламәтлек саклау да килеште. Без
сәламәт буын кирәк дип саныйбыз һәм шуңа күрә мәктәптә туклануны үстерәчәкбез»,
- диде бүген Казан Башкарма комитетында узган традицион аппарат киңәшмәсендә
Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр Мэры хәбәр иткәнчә, мәктәптә туклануны яхшырту
буенча юл картасы төзелгән, кайбер мәсьәләләр – 1-нче сентябрьгә, башкалары уку елы дәвамында хәл
ителәчәк, һәм башка кайбер мәсьәләләр якындагы бер-ике елга куелган.
«Ашханәләрне чираттан тыш капиталь төзекләндерүгә 170 млн сум тотачакбыз. Без
ел башында бу чыгымнарны планлаштырмаган идек, әмма шәһәр - тере организм,
сораулар туганда, без аларны хәл итәргә ниятлибез», - диде Илсур Метшин.
Мэр шәһәр хакимиятенең игътибарын проблеманың
кискенлегенә юнәлткән ата-аналарга рәхмәт белдерде. «Бу гражданнар җәмгыяте
өчен нормаль алгоритм, кешеләр сорау куя, ә хакимият моңа җавап бирә. Дөресен
әйтим, 10 ел элек, мәктәптә туклануны оештырганнан соң, без аның Россиядә иң
яхшыларның берсе булуына ышандык. Исегезгә төшерәм, моны хәтта үз сәфәре
барышында мәктәп ашханәсе, мәктәптә туклану комбинаты аша узган ил Президенты
да билгеләп үтте. Әмма теләсә кайсы механизм җайга салуны таләп итә һәм хәтта
машина төзелешенең эталоны булган идеаль Мерседес та техник күзәтү узуга,
тикшерүләргә мохтаҗ. Шул рәвешле бүгенге көндә без дә моңа керештек. Бу - зур
һәм катлаулы процесс, ул оештыруны, ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итә. Әмма
мәктәптә туклану, балаларыбызның сәламәтлеге, иминлек, куркынычсызлык моңа
кадәр дә, алга таба да өстенлекле бурычларыбыздан булачак», - дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.
И.Метшин укучыларны сәламәт туклану өлкәсенә чакыру
эшенә аерым игътибар юнәлтте. Ул искәрткәнчә, 10 ел элек Казан укучылары өчен
витаминнар һәм файдалы продуктлар турында мәгълүмат подносларда һәм кәгазь
салфеткаларда урнаштырылган. «Чипсы, хот-доглар һәм башка тәм-томнар гаиләдән
килә, шуңа күрә без аңлату функциясен үз өстебезгә алырга тиеш. Сәламәт туклану
безгә тулаем сәламәтлегебезне яхшыртуда җитди алга китәргә мөмкинлек бирәчәк.
Инде тулы бер буын үсте, әгәр дә без кемгә дә булса әлеге мәгълүматны җиткерә
алганбыз, аларның яшәү рәвешен яхшы якка үзгәрткәнбез икән, бу - яхшы
күрсәткеч, гәрчә аны кертү авыр булса да», - дип билгеләп үтте ул һәм 1-нче
сентябрьдән сәламәт туклану буенча белем бирү программасын башлап җибәрергә
тәкъдим итте.