(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы җирле хакимиятләрнең тавышы ишетелсен һәм шәһәрләр алдында үсеш юлы ачылсын өчен күп эшләр башкарды. «Безгә, җирле хакимиятләргә, әлеге юл буенча хәрәкәт итәргә һәм тотрыклы киләчәк хакына эш итәргә кирәк», – дип белдерде Казан Мэры, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин Иордания башкаласында – Амман шәһәрендә уза торган оешманың Якын Көнчыгыш бүлеге конгрессы утырышында.
Узган елларда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Якын Көнчыгыш бүлеге бөтендөнья оешмасы үсешенә зур өлеш кертте, дип билгеләде үз чыгышында Илсур Метшин. «Без бертавыштан 2010 һәм 2013 елларда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» президенты постына Стамбул Мэры Кадыйр Топбаш кандидатурасын хупладык. Һәм без үз сайлавыбызда ялгышмадык – оешмабыз Кадыйр Топбаш президентлыгы елларында зур уңышларга иреште», - дип искә төшерде ул.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»-МЕВА һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»-Евразия уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр, - дип билгеләде Казан Мэры һәм утырышта катнашучыларга «Шәһәрләрнең халыкара активлыгын өйрәнү» проектын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Бу тикшеренүнең максаты - шәһәр хакимиятенең халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә эшчәнлегенә анализ ясау һәм аларның көчле һәм йомшак якларын билгеләү. «Ул шәһәрләр арасында халыкара мөнәсәбәтләр үсешенең иң яхшы үрнәкләрен ачыкларга, җирле хакимиятнең халыкара элемтәләрне үстерү өчен нинди кораллар куллануын, ә кайда моның белән эшләп бетермәүләрен анализларга ярдәм итәчәк, – дип аңлатты Татарстан башкаласы Мэры. - Тикшеренүдә басым нәкъ менә җирле хакимиятләр эшенә ясала. Ә мин, Казан Мэры буларак, халыкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән җирле инициативаларның ни дәрәҗәдә мөһим булуына инандым, бу муниципалитет территориясен үстерү һәм шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп нәрсә бирә».
Казан, Россиядә беренче шәһәрләрдән, эре дөньякүләм спорт ярышлары уздыру хокукы өчен көрәшә башлады, дип билгеләп үтте И.Метшин һәм 2013 елда Россиянең яңа тарихында беренче тапкыр Татарстан башкаласы Универсиаданы кабул итте, 2015 елда – йөзү буенча дөнья чемпионатын, ә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләрнең берсе булды, дип искәртте. «Һәм бу халыкара хезмәттәшлекнең бер генә өлкәсеннән – зур спорт өлкәсеннән китерелгән үрнәк», – диде Мэр һәм Быел Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты узачагын искәртте. «Бүгенге көндә шәһәр тормышындагы эре халыкара вакыйгалар ниндидер гадәти булмаган күренеш булып түгел, ә көндәлек тормышның бер өлеше, бөтен шәһәр икътисадын тотрыклы үстерүнең гаять нәтиҗәле коралы һәм социаль үзгәртеп корулар өчен мөмкинлек булып тора», - дип ассызыклады Татарстан башкаласы башлыгы.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы шәһәрләр үсешендә мөһим роль уйный, дип дәвам итте И.Метшин. 15 ел эчендә оешма киңәйде һәм колачлау географиясен арттырды, ә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» әгъзалары булган шәһәрләр арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, дип саный Казан Мэры. «Бүген «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр», инде халыкара оешма буларак, алга таба гамәлләргә күчәргә әзер», - диде ул һәм тотрыклы үсеш максатларында һәр шәһәрдә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең конкрет проектларын гамәлгә ашыра башларга тәкъдим итте. Мондый проектларны халык санына, географик хәленә һәм аның бюджеты күләменә бәйсез рәвештә һәр шәһәр тормышка ашыра ала, дип ассызыклады Казан Мэры.
«Мэрларның һәр очрашуында без климат үзгәрешләре турында сөйләшәбез һәм алар белән ничек көрәшергә кирәклеге турында уйлыйбыз, әмма без иң гади карарлардан башлый алабыз, – диде ул. - Гади батарейканы алыйк. Галимнәр бер туклану элементы 20 квадрат метр җирне һәм 400 литр суны пычрата, дип раслый. Бу зыянны киметү безнең кулдан килә».
Евразия бүлекчәсендә 850-дән артык турыдан-туры һәм ассоциацияләнгән әгъза бар. Әгәр аларның һәрберсендә бер тонна гына файдаланылган батарейкаларны җыйсак, планетаны 850 мең тонна батарейкадан арындырып, авыр металл белән пычранудан 17 мең кв. км җирне һәм 340 млн. литр суны саклап калып булачак, дип аңлатты И.Метшин.
«Мин бу гади мисалны юкка гына китермәдем, зур булмаган һәм аз бюджетлы проектларны гамәлгә ашырып, без проектта катнаша торган шәһәрләр хисабына зур уңышларга ирешә алачакбыз, - диде И.Метшин. - «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» - глобаль челтәр, һәм бөтен урыннарда тотрыклы үсешкә ирешү өчен аның ресурсларын кулланырга вакыт».
Муниципалитетлар күп кенә файдалы проектларны гамәлгә ашыра, әмма җирле хакимиятләргә дәүләт ярдәменнән башка максималь нәтиҗәлелеккә ирешү авыр. Шуңа күрә планетаны, кешелек һәм дөньяны саклау мәнфәгатьләрендә глобаль повесткаларны бергәләп гамәлгә ашыру өчен җирле, төбәк һәм милли көчләрне синхронлаштыру мөһим, дип ассызыклады И.Метшин.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлеге 2020 елда БМОның тотрыклы үсеше буенча сәяси форум өчен тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә ирекле милли күзәтү әзерләүдә катнаша. Доклад әзерләү буенча Хөкүмәт комиссиясе составында, шулай ук тематик төркемнәр эшендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлеге президенты И.Метшин катнаша. «Ышанам ки, бу алга таба тотрыклы үсеш юлында уртак гамәлләр өчен этәргеч булачак, - дип фикерләре белән уртаклашты Казан башлыгы. - Безгә, җирле хакимиятләргә, бу юл буенча хәрәкәт итәргә һәм тотрыклы киләчәк хакына эшләргә кирәк. Шәһәрләр вакыты, эш итү вакыты җитте!».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Якын Көнчыгыш бүлегенә Төркия, Ливия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Пакистан, Әфганстан, Иран, Ирак, Сирия, Ливан, Палестина, Иордания, Кувейт, Бәхрәйн, Катар, БГӘ, Оман һәм Йәмән шәһәрләре керә.
Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә Казан Мэры Илсур Метшинны «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлеге президенты итеп яңадан сайладылар. Бу карар Евразиянең җирле хакимиятләре конгрессы кысаларында бүлекнең Генераль ассамблеясы барышында кабул ителде. Ә апрель аенда Казанның Бөтендөнья Metropolis ассоциациясе әгъзасы булуы билгеле булды. Бүгенге көндә Ассоциациягә дөньяның 139 эре шәһәре керә, анда Казан – Россиянең бердәнбер шәһәре. Ассоциация зур шәһәрләргә хас проблемаларны, аерым алганда, экология, транспорт, шәһәр төзелеше һәм башка мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирә.