(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Ксения
Швецова). Казанда халык яратып өлгергән «Безнең ишегалды тавышы – безнең
команда тавышы» шәһәркүләм халык караокесы конкурсында катнашуга гаризалар
кабул итү башланды. Катнашу өчен голосдвора.рф проектының рәсми сайтында заявка
калдырырга яки этапларның берсенә килергә дә урында теркәлергә кирәк. Конкурста
җиңүчеләр 30-нчы августта «Казан» гаилә үзәге янында меңләгән тамашачы өчен
оештырылачак Татарстан Республикасы көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итүнең
төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында
Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Конкурс өч яшь төркемнәре буенча үткәрелә: 6-дан 12
яшькә кадәр, 12-дән 18 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында, чара
шәһәрнең барлык районнарында 27 мәйданчыкта узачак. Әйтик, Вахитов һәм Идел буе
районнарында сайлап алу этаплары дүрт мәйданчыкта үтә, ә конкурсның финалы
28-нче августта «Калейдоскоп» паркында узачак. Совет районында конкурс 5
ишегалдында оештырыла, ә финал этабы 23-нче августта Фучик урамындагы бульварда
була.
Киров һәм Мәскәү районнарында конкурс биш мәйданчыкта
узачак. Сайлап алу этапларында билгеләнгән финалистлар 21-нче августта
Васильченко исемендәге скверда чыгыш ясаячак.
Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен конкурс этаплары 9 ишегалдында
узачак, ә конкурсның финалы 28-нче августта «Крылья Советов» паркында үтә.
Җиңүчеләрне команда-җанатарлар тамашачысы билгеләячәк, шулай ук катнашучыларны
профессиональ жюри бәяләячәк, аның составына ТР атказанган артистлары Гөлшат
Имамиева, Марина Самкова, Айдар Габдинов, республиканың халык артисты Фердинанд
Фәтхи керәчәк.
«Барлык конкурсантларга да дипломнар һәм истәлекле
бүләкләр тапшырылачак, ә суперфиналистлар 30-нчы августта Татарстан
Республикасы көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә меңләгән
тамашачылар өчен чыгыш ясаячак», - диде А.Абзалов.
«Акрынлап ишегаллары гади җәяүлеләр транзитыннан төрле
яшьтәге күршеләр, шәһәрлеләр җыела торган урынга әверелә. Әлеге конкурс - без
үткәрә торган чаралар арасындагы тагы бер мөһим вакыйга», - дип фикерләре белән
уртаклашты Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Ишегалларында мәдәни чаралар үткәрү өчен аларны
төзекләндерү мәсьәләсенә игътибар итәргә кирәк, дип өстәде шәһәр башлыгы һәм
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә
ашыруны дәвам итә, аның төп максаты - Татарстанның барлык ишегалларын
төзекләндерү, дип ассызыклады. «Бу бурычны Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов куйды. Бу эшне формаль булмаган рәвештә башкаруыгызны, мөмкин кадәр
шәһәрлеләрдән күбрәк фикер, теләк-тәкъдимнәр җыярга киңәш итәм. Шәһәр халкын
тыңларга һәм ишегалларын бергәләп ял итү, балалар белән йөрү һәм мондый
конкурслар үткәрү күңелле булсын өчен тиешле дәрҗәгә җиткерергә кирәк», - дип
нәтиҗә ясады И.Метшин.
«Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы»
конкурсының сайлап алу этаплары җәдвәле белән сайтта танышырга була.