(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Алена
Мирошниченко). Быел рекордлы сан – 38 заманча модернизацияләнгән мәктәп
ашханәсе эшли башлады. Мәктәптә туклануны оештыру һәрвакыт аерым контрольдә
булачак, чөнки ул балаларның сәламәтлеге һәм аларның киләчәге белән бәйле.
Мондый фикерне Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган
эшлекле дүшәмбе утырышында җиткерде.
Мәктәп ашханәләрен модернизацияләү, шулай ук шәһәрнең
социаль учреждениеләренә китерелә торган азык-төлек продуктларының сыйфатын
күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган җиһазлар турында Казанның Азык-төлек һәм
социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина сөйләде.
Мәктәп
ашханәләрендә утыру урыннары 1544-кә урынга артачак
Әйтик, 1-нче сентябрьгә 36 мәктәптә
капиталь төзекләндерү төгәлләнәчәк. Биредә электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү,
канализация, азык-төлек блокларын вентиляцияләү челтәрләре алыштырылачак, шулай
ук отделка эшләре башкарылачак. 33 мәктәпне төзекләндерү Казан бюджеты хисабына
170 млн сумга башкарыла, ә өч мәктәпне – «Мәктәп рестораны» проекты кысаларында
19,4 млн сумга Азык-төлек департаменты акчасына. «Болар барысы да ашханәләрнең
санитар-техник торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Мәктәпнең мөмкинлекләре
булган урыннарда утыру урыннары санын арттыру максатыннан төшке аш залларының
мәйданы артачак. Бу мәктәпләргә Департамент акчасына 14,8 млн сумлык җиһазлар
сатып алына», - дип хәбәр итте Р.Мөхәммәдшина. «Весна» торак комплексы
микрорайонында һәм Гәрәев урамында тагын ике яңа мәктәп өчен мәктәп
ашханәләренең дизайн-проектлары эшләнгән һәм тормышка ашырыла.
«2012 елдан проект эшли башлаганнан бирле 7 ел эчендә
«Мәктәп рестораны» форматындагы 27 ашханә барлыкка килде. Быел рекордлы сан –
38 заманча модернизацияләнгән мәктәп ашханәсе эшли башлады. Шулай итеп, Казанда
яңа мәктәпләрне төзекләндерү һәм кулланышка тапшыру программасын исәпкә алып,
«Мәктәп рестораны» форматы буенча төзекләндерелгән мәктәп ашханәләре 65-кә җитәчәк.
Барлык чаралар утыру урыннары санын 1544-кә арттыруга китерәчәк. Тагын 930 урын
яңа мәктәпләрдә барлыкка киләчәк», - дип сөйләде спикер.
Мәктәп туклануын
оештыруны модернизацияләүгә салынган акчаның гомуми бюджеты 250 млн сум тәшкил
итәчәк
Моннан тыш, җитештерү һәм ярдәмче җиһазларны яңартуга
һәм өстәмә комплектлауга ихтыяҗны ябу өчен, 100 млн сумлык инвестицияләр белән
ике еллык программа эшләнде, дип билгеләп үтте Р.Мөхәммәдшина. Әлеге программа
кысаларында азык-төлек блокларына 1300 берәмлек заманча җиһаз сатып алыначак,
мәктәпләрдә 1-нче сентябрьгә 400 берәмлек барлыкка киләчәк. «Бу тарату
линиясенең үткәрүчәнлеген арттырырга, аш-су биргәндә температураны сакларга,
санитар нормаларны үтәргә, балаларның куркынычсызлыгын һәм туклану сыйфатын
яхшыртырга, шулай ук хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек
бирәчәк», - дип ышандырды Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты
генераль директоры.
1-нче сентябрьгә мәктәптә туклануны оештыруны
модернизацияләүгә салынган акчаның гомуми бюджеты 250 млн сум тәшкил итәчәк:
170 млн сумы - шәһәр акчаларыннан һәм 80 млн сумы - Азык-төлек
департаментыннан, - диде Р.Мөхәммәдшина.
Чималның яңа
анализаторлары сыйфатны яңа дәрәҗәдә тикшереп торырга мөмкинлек бирә
Департаментта социаль учреждениеләргә китерелә торган
продукциянең сыйфатына аерым игътибар бирелә, чөнки аны алучыларның 98%-ы –
балалар, дип дәвам итте Римма Мөхәммәдшина.
«Департамент складларына кертелә торган барлык чимал
һәм продуктлар аккредитацияләнгән технологик лаборатория аша сыйфат һәм
куркынычсызлык контроле уза. Узган ел көндәлек контроль ярдәмендә 664 тонна
азык-төлек яраксыз дип табылган, алар мәктәп тәлинкәләренә эләгә алыр иде. 2019
елның беренче яртыеллыгында - 456 тонна», - дип хәбәр итте ул.
Сыйфатны тикшереп торуны көчәйтү өчен Департаментта
лаборатория җиһазлары даими яңартылып тора. FoodScan Foss анализаторларын сатып
алу ит, балык, сөт продуктларының аксым һәм майлары буенча составка физик-химик
тикшеренүләр үткәрү вакытын ике көннән 30 минутка кадәр киметергә мөмкинлек
биргән. Mini-vidas анализаторын сатып алу листерия, сальмонелла һәм башка
патоген организмнарны билгеләү өчен, бер тәүлек урынына микробиологик
күрсәткечләргә экспресс-анализ үткәрергә мөмкинлек биргән. «Бу безгә яңа
сыйфатлы дәрәҗәдә анализлар үткәрергә, анализ үткәрү вакытын кыскартырга,
лаборатория карантинында булу вакытын кыскарту хисабына терлек чималының
әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирә», - дип ышандырды Р.Мөхәммәдшина.
Моннан тыш, гомуми мәйданы 200 кв. м булган өстәмә
суыту камераларын монтажлау хисабына ит, кош-корт һәм балык кебек товарларны
саклау сыешлыгын арттыруга һәм суыткычларның сыйдырышлылыгын 70 тоннага
арттыруга ирешкәннәр.