(Казан
шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда «Әкият» курчак
театры каршындагы мәйданда бишенче тапкыр «Чәчәк фестивале» ачылды. Җәй ахырына
кадәр шәһәр халкын һәм туристларны ТАССРның 100 еллыгына багышланган Триумфаль
арка, «Караңгы-зәңгәр урманда» әкият мотивлары буенча миниатюра һәм башка уникаль
композицияләр сөендерәчәк. Быел барлыгы 23 мең кв.м мәйданда 15 яңа композиция
тәкъдим ителгән, 17 композиция узган
елда ясалган. Фестивальнең масштабларын
һәм матурлыгын Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.
«Быел без элек газон белән капланган өстәмә яшел
зонаны да кулланырга булдык. Агымдагы елда биредә яңа композицияләр
урнаштырылган, ә барлык эшләрнең гомуми саны узган ел белән чагыштырганда ике
тапкырга күбрәк», - дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары
Эдуард Вафин. Ул курчак театры каршындагы мәйданчыкта узган елның иң уңышлы
композицияләре сакланган, көз көне алар сүтелгән, ә яз көне торгызылган дип
аңлатты.
Әйтик, шәһәр кешеләре яратып өлгергән композицияләр
арасында «Алиса - могҗизалар илендә», хикмәтле баобаб, шулай ук иске кабриолетның
ачык алсу төсләренә буяган «Алсу күзлек» калган. Әлеге миниатюраларның күп кенә
шәһәр халкына таныш булуына карамастан, алар бүгенге көнгә кадәр фестиваль
мәйданчыгында үзенә тартып тору үзәге булып кала.
Мәйданчыкта үз композицияләрен традицион рәвештә
ландшафт фирмалары, үсемлекләр питомниклары, торак-коммуналь өлкә һәм төзелеш
комплексы предприятиеләре тәкъдим итә. Быел фестивальнең темасы «Җәйнең матур
төсләре» булды. Композицияләр ясау өчен белгечләр чәчәкләр, агачлар, куаклар,
арт-объектлар, декор элементлары, сәнгати яктырткычлар кулланган.
Яңа композицияләр арасында Татарстанда компания
барлыкка килүгә 20 ел тулу уңаеннан башкарылган «Макдоналдс» компаниясе
мәйданчыгы, ТАССРның 100 еллыгына багышланган Триумфаль арка, «Җил белән бию»
композициясе, шулай ук клавиш рәвешендәге пианино һәм юллы сәхнә музыкаль
мәйданчыгы аерылып тора.
Быелгы фестивальнең иң динамикалы композицияләренең
берсе – «Җил белән бию». Шәмәхә чәчәкләргә күмелгән итәк кигән өч ханымның
силуэты һава агрегаты хисабына җилдә җилфердәп тора. Кулланылган материаллар
арасында берьеллык чәчәкләр: лобелия, агератум, алиссум һәм цинерария. «Бу
эшнең идеясе - билгеле бер хәрәкәт һәм динамика ландшафты өстәү хисабына
шәһәрне, тирә-юньне җанландыру. Без моны һава ярдәмендә башкардык, әмма бу су,
башка механизмнар ярдәмендә эшләнергә мөмкин иде», - дип сөйләде Мэрга
«Император питомнигы» генераль директоры Александр Бахтин.
Тагын бер масштаблы композиция – «Уңайлы йорт» идарәче
компаниясеннән «Әкияти вакыт». «Бәхет кошы уңыш, игелекне гәүдәләндерә. Берәү
бу кошка кагылса, аңа уңыш юлдаш булыр. Кешеләр аны тотып карый алсын өчен,
шундый композиция төзергә булдык. Без бәрхет-чәчәкләр, петуния, колеуслар
кулландык, алар шәһәр киңлегендә бик яхшы күренә, матур һәм якты булып күзгә
ташланалар», - дип аңлатты фигура проектын эшләгән архитектор-дизайнер Алинур
Габдрахманова.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Триумф» - триумфаль
арка - үзгә матурлыгы белән аерылып тора. Ул фоторәсемнәр һәм үсемлекләр белән
тутырылган каркастан гыйбарәт. Оештыручылар фикеренчә («ЖК Сервис» һәм Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе) шәһәргә нәкъ менә шундый конструкция
җитми. «Бу - макет, якынча ясалган проект. Бу арка безнең республикада барган
масштаблы вакыйгаларны гәүдәләндерәчәк, Бөек Ватан сугышы вакытында татар
халкының бөек исемнәре һәм батырлыгы, шулай ук башка вакыйгалар турында искә
төшерәчәк», - дип сөйләде Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты
җитәкчесе Ирина Бочкова. Ул шулай ук шәһәрлеләрне «Дуслыкка 100 ел» хэштегы
белән башка урыннарда да, арка фонында да төшкән матур фотосурәтләре белән
уртаклашырга чакырды. Биредә барлыгы 250-дән артык кадрлар урнаштырырга мөмкин
булачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәйданда җәяүлеләр юлы
салынган, кече архитектура формалары, гамак, күләгә өемнәре урнаштырылган,
төсле клумбалар ясалган. Казан Мэры да яшь казанлылар белән бергә клумбаларның
берсендә чәчәкләр утыртты.
Яшел зонада –
көзге лабиринт, ә үзәк өлешендә чаралар үткәрү өчен сәхнә урнашкан.
Фестиваль кунаклары күпсанлы мастер-классларга кушыла, шулай ук картиналар
күргәзмәсе белән таныша ала.