(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Ксения
Швецова). Казанда каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю тәртибен
билгели торган документны кабул итү планлаштырыла. Ул каты көнкүреш калдыклары
белән эш итү өлкәсендә шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре эшен контрольдә
тотарга, аларга таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык кертергә, шулай ук
шәһәрлеләр өчен чүп чыгарган өчен түләүне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта
бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Казанда каты коммуналь калдыкларны аерым җыю буенча
уңышлы эш алып бару өчен норматив база булдырырга кирәк, моның өчен аерым җыю
тәртибен билгели торган гына түгел, ә әлеге карарны үтәмәгән өчен җаваплылыкны
күздә тота торган документны кабул итәргә кирәк, дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
«Казанда төрле дәрәҗәдәге ведомство һәм милек формалары булган учреждениеләр
һәм оешмалар күп, аларны без бары тик үгетли генә алабыз һәм бу һәрвакытта да
уңышлы булып чыкмый», – диде ул һәм чүпләрне аерым төрләргә бүлеп җыюны
нәтиҗәле гамәлгә кертү өчен республикада калдыкларны аерым җыюны һәм аралауны
кертергә мәҗбүр итә торган норматив база җитми, дип өстәде.
«Гамәлдәге документларда аерым туплану, аерым җыю бар
икән, ул дуаль форматта булырга тиеш, диелгән. Әмма иң мөһиме юк - аерым
төрләргә бүлеп җыюга мәҗбүрилек һәм әлеге карарны үтәмәгән өчен җаваплылык», -
дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Бүген, аның сүзләренә
караганда, бер генә субъект 2020 елда каты көнкүреш калдыкларны аерым җыюга күчү
мәҗбүрилеге турында карар кабул иткән - бу Мәскәү.
Аерым җыю тәртибен билгели торган документ шулай ук
гражданнарның каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләвен киметү өчен дә
кирәк: норматив буенча түгел, ә факт буенча түләүне кертү калдыкларны аерым
туплау оештырылган очракта гына мөмкин.
Бүген Башкарма комитет ТР Төзелеш министрлыгына
күрсәтмә документ кабул итү кирәклеге турында хат әзерләде, дип билгеләде
И.Гыйниятуллин.