(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Ксения
Швецова). Казанда калдыкларны аерым җыюның уңышлы булуы шәһәр халкы белән
аңлату эшенең сыйфатына бәйле, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин. Ул шәһәр халкын чүп җыюның яңа
кагыйдәләренә активрак кушылырга чакырды һәм бу эштә массакүләм мәгълүмат
чараларының югары ролен билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы массакүләм мәгълүмат
чаралары арасында калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю темасын иң яхшы
яктыртуга конкурс үткәрергә һәм иң актив шәһәрлеләрне бүләкләргә тәкъдим
итте.
«Чын мәгънәсендә
шәһәр инфраструктурасына революция кирәк, әмма тагын да катлаулырак бурыч –
халыкның үзендә революция үткәрү»
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин Казанда каты коммуналь калдыкларны аерым җыюның ничек
баруы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, каты көнкүреш калдыкларын җыю
кагыйдәләре турында шәһәр халкына мәгълүмат бирү мөһим һәм чүп контейнерларының
татар һәм рус телләрендә схематик сурәтләнгән этикеткалар белән ябыштырылуын
искә төшерде. «Без чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю механизмын һәм максатларын
һәр казанлыга барып җитәрлек итеп аңлатырга тиешбез», - дип ассызыклады спикер.
«Инфраструктурага җитди кертемнәр кирәк, чүп җыю,
утильләштерү буенча шәһәр инфраструктурасына революция кирәк. Әмма тагын да
катлаулырак бурыч – барлык халыкның үзендә революция үткәрү. Бу иң авыры, – дип
килеште Казан Мэры Илсур Метшин. – Үз гадәтләребезне һәрберебез бик авыр
үзгәртә. Чүпне дуаль җыюга күнегергә кирәк. Велосипед уйлап табарга кирәк түгел
кебек, барысы да аңлашыла, әмма һәр кешегә ничек аңлатырга?».
Шәһәр башлыгы казанлыларны каты көнкүреш калдыкларын
аерым җыю эшенә кушылырга чакырды, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары
арасында конкурс уздырырга һәм каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюны
популярлаштыручы актив шәһәрлеләрне билгеләп үтәргә кушты.
«Бөтен кешенең дә җиңү яулавын, әлеге теманы яктыртуда
иң яхшысы булуын теләр идем, шул исәптән актив шәһәрлеләр арасында да, - диде
И.Метшин. - Форматларны, креатив идеяләрне тәкъдим итегез, без әлеге мөһим
бурычларны шәһәр халкына җиткерәчәкбез. Ә без һәркемнең кулын кысарга көч
табарбыз һәм бу мөһим адымны бергәләп башкаруыбыз өчен рәхмәт җиткерербез».
«Экология һәм
иртәгесе көнебезнең чисталыгы - һәр аерым кешенең кулында»
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бүгенге
көндә каты көнкүреш калдыкларын аерым туплау өчен 1133 мәйданчык әзерләнгән
инде, бу аларның гомуми саныннан 64%-ны тәшкил итә. Аларда 4873 контейнер
урнашкан.
Бүген Архитектура идарәсе, район администрацияләре һәм
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты белән берлектә каты көнкүреш калдыкларын
аерым туплау өчен шәһәрлеләр өчен уңайлы
булган 8 төрле контейнер мәйданчыгы расланган. Аларның тышкы кыяфәтләре шәһәр
төзелешенең төрле төзелешләре өчен махсус эшләнгән: заманча торак комплекслар,
күп катлы панель йортлары булган микрорайоннар өчен, типлаштырылган уртача
катлы төзелеш өчен, тарихи үзәк өчен һ.б.
«Беренче чиратта идарәче компанияләр мондый
мәданчыкларны капиталь ремонт һәм төзекләндерү үткәрелгән ишегалларында урнаштыра башлады, – дип аңлатты
И.Гыйниятуллин. - Расланган үрнәкләр буенча 15 яңа мәйданчык төзелде, ел
ахырына кадәр тагын 19 мәйданчык төзү планлаштырыла».
Казанда чүп үткәргечле 464 йорт кала. Шуларның 165-е
контейнер мәйданчыклары файдасына карар кабул итте - бу йортлар өчен ел ахырына
кадәр 23 мәйданчык төзү планлаштырыла.
Әгәр күпфатирлы йортлар территориясендә контейнер
мәйданчыкларын идарәче оешмалар модернизацияли икән, муниципалитет җилкәсенә
торак массивларда чүп җыю мәйданчыкларын булдыру һәм киләчәктә карап тоту ята,
дип билгеләде И.Гыйниятуллин. «Барлыгы 239 млн сумга 322 мәйданчыкны
төзекләндерергә кирәк. Бу эшне безгә якындагы ике ел эчендә башкарырга кирәк»,
- диде ул.
«Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче
компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төбәк операторы көче белән Химия
урамындагы каты коммуналь калдыклар полигонының икенче картасын файдалануга
тапшырдылар һәм төрле сыйдырышлы 300 евроконтейнер сатып алдылар. Соңгы 3 елда
калдыкларны ташу өчен 47 берәмлек махсус техника, шул исәптән 28 яңа чүп
машинасы һәм 4 бункеровоз сатып алынган.
Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп туплау, җыю һәм
чыгару эре идарәче компанияләрнең 97% йортында башкарыла, шулай ук «Весна»,
«Арт-Сити», «Светлая долина», «21 век», «Салават күпере» һәм башка торак
комплексларда.
«Без киләчәк буын өчен бөтен җаваплылыкны күрсәтергә
тиешбез. Бу ничек кенә купшы һәм пафослы яңгырамасын, асылда безнең киләчәк
экология һәм чисталыгыбыз - һәр аерым кеше, һәр аерым гаилә кулында. Һәм моны
никадәр тизрәк аңлыйбыз, тәртип урнаштырабыз, башкалабыздагы экологик вәзгыять
шулкадәр уңайлырак булачак. Һәм болар оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга
калачак», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.