(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Алинә Бережная).
Барлык җәйге сезонга шәһәр паркларында киң мәдәни программа әзерләнгән. Парклар һәм скверлар дирекциясе
тарафыннан эшләнгән «Парклар мәдәнияте» программасына кайбер учреждениеләр
инициативасы буенча оештырылган чаралар кертелгән. Әйтик, Халыкара мәктәп
Казанның «Калейдоскоп» паркында сишәмбе көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен
инглиз теле буенча бушлай дәресләр үткәрәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе
киңәшмәсендә «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе
җитәкчесе Марат Закиров хәбәр итте.
«Шәхси мәктәпнең, койма артына яшеренеп ятмыйча,
массага чыгуы яхшы, - дип җавап бирде бу яңалыкка Казан Мэры Илсур Метшин. -
Универсиада вакытыннан инглиз теле шәһәрдә нормага әверелде. Шәһәрлеләр күбрәк
аларны үзләштерә. Паркларда активлык булуы мөһим. Элек без глянец картинкаларда
гына ата-аналар һәм балаларның газоннарда күңел ачуларын күрә идек, бүген бу -
безнең тормыш, паркларда һәм скверларда ял итүче казанлыларны күпләп күрү норма
булып тора».
Марат Закиров билгеләп үткәнчә, җәйге сезонга
паркларда киң мәдәни программа әзерләнгән. Быел ул яңа проектлар белән дә,
шәһәрлеләргә яратып өлгергән проектлар белән дә көчәйтелгән. Әйтик, июль аенда
«Крылья Советов» паркында өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен «Бию мәйданчыгы»
проекты эшли башлаячак. Айга ике тапкыр паркның бию мәйданчыгында биюләргә
өйрәтү буенча дәресләр узачак, танышу клубы эшләячәк. Моннан тыш, сентябрьгә кадәр
паркта иң яхшы Совет фильмнарының бушлай урам кинокуелышы белән «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты
дәвам итәчәк.
М.Закиров билгеләп үткәнчә, 13-нче һәм 14-нче июль көннәрендә Горький паркында узачак Зур
туңдырма фестивале июль аеның төп гастрономия вакыйгасы булачак.
«Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен төрле шәһәрләрнең
җитештерүчеләреннән тәмле җәйге десерт сату буенча 25-тән артык нокта
оештырыла: Мәскәү, Ульяновск, Йошкар-Ола, Казан һәм башкалар», - дип сөйләде
спикер һәм программада балалар һәм кулинария мастер-класслары, диджей һәм
музыкантлар чыгышлары планлаштырылган дип өстәде.
Паркларда экологик чараларга зур игътибар бирелә -
чүпне аерым җыю буенча акцияләр, лекторийлар һәм тематик очрашулар үткәрелә.
Казан паркларында WorldSkills Kazan 2019 дөнья
чемпионатын уздыру көннәрендә махсус тематик программа әзерләнгән.
М.Закиров искәрткәнчә, быел Казан паркларында һәм
скверларында җәйге күңел ачу программасы 10-нчы майда старт алган һәм 15-нче
сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җәйге сезон башыннан бирле шәһәрнең җәмәгать
киңлекләрендә 152 чара үткәрелгән, аларда 125 меңнән артык кеше булган. Паркка
килүчеләр өчен 15 җәйге кафе, 17 туңдырма һәм 11 башка җәмәгать туклануы
ноктасы, 11 аттракцион һәм спорт-күңел ачу объекты, 7 спорт инвентаре прокаты
һәм 2 спорт объекты эшли.