(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Алинә Бережная).
Казан паркларында һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья
чемпионатын уздыру көннәрендә махсус тематик программа әзерләнгән. Кунакларны
чемпионат дисциплиналары буенча мастер-класслар, дөнья халыкларының кухня
ризыклары, шулай ук ярышларны ачу һәм ябу тантаналарының трансляциясе көтә. Бу
хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Парклар һәм скверлар дирекциясе»
муниципаль бюджет учреждениесе директоры Марат Закиров сөйләде.
Горки-Әмәт урманы WorldSkills чемпионаты белән танышу
өчен үзәк мәйданчык була, анда чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарын
күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, 22-27 августта паркка килүчеләр өчен
концертлар, диджей-сет, лекторий, кинокуелышлар һәм мастер-класслар
оештырылачак.
Горький паркы чемпионат көннәренә багышланган тагын
бер мәйданчык булачак, биредә төп басым илләрнең дуслыгы һәм
интернациональлеккә ясалачак. «Шәһәр халкын һәм туристларны төрле илләр һәм
кыйтгаларның мәдәният үзенчәлекләре белән танышу көтә. 23-26 август көннәрендә
паркның зур газонында чемпионат дисциплиналары буенча остаханәләр, аш-су
мастер-класслары зонасы, шулай ук фудкорт эшләячәк, анда төрле ил кухнялары
тәкъдим ителәчәк. Болар барысы да концерт программасы, җирле артистлар һәм иҗат
коллективлары чыгышлары белән үрелеп барачак», - дип сөйләде М.Закиров.
Чемпионат көннәрендә Кабан күле яр буенда да күңелсез
булмас. Өченче мәйданчык концепциясе мәдәни кодка һәм хәзерге Татарстан
символларына багышланган. 23-25 август көннәрендә биредә Казан музыкантлары
чыгыш ясаячак, шулай ук «Угол» театры, Кәрим Тинчурин һәм Галиәсгар Камал
театрлары үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, яр буенда Татарстан
режиссерларының кичке кинокуелышлары һәм барлык теләүчеләр өчен бушлай
экскурсияләр узачак.