(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Алинә
Бережная). Казанда теркәлгән үзмәшгульләр саны арта - бүгенге көндә алар 6
меңгә җитеп килә. Әлеге мәгълүматларны эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җиткерде. Ул үзмәшгуль шәһәрлеләргә
ярдәм итүнең комплекслы программасы турында сөйләде һәм якындагы чаралар
турында хәбәр итте.
Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, үзмәшгульләр өчен элмә такталар урнаштыру буенча
яңа административ регламентларны әзерләү тәмамланып килә, административ
комиссияләрдә бу юнәлеш буенча штрафларга мораторий эшли башлаган инде. Шулай
ук муниципаль торгларга керү өлешендә үзмәшгульләр өчен конкурентлы сатып
алулар буенча сервис эшләнелә, дип сөйләде И.Шакиров. Шәһәр ихтыяҗлары өчен
сатып алу турында 43 белдерүдән 25 млн сумнан артык суммага аерым реестр
булдырылган, бу заказлар үзмәшгульләр көче белән үтәлергә мөмкин.
Үзмәшгульләргә ярдәм итү программасын эшләү
кысаларында аларның продукциясен сату мәсьәләсе карала. И.Шакиров шәһәр Сабан
туен бәйрәм итү вакытында үзмәшгульләр өчен махсус мәйданчыклар оештырылуын искә төшерде, анда алар үз
эшчәнлекләрен тәкъдим иткән.
«Бу эш анализланды, без үзмәшгульләрнең үзләреннән,
шулай ук аларның хезмәтләреннән файдаланучылардан яхшы җавап алдык. Әлеге
тәҗрибә шәһәр паркларында кабатланачак», - диде И.Шакиров.
Әйтик, 10-нчы һәм 11-нче августта Горки-Әмәт урманында
ярминкә оештырылачак, биредә алар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.
Ярминкәдә катнашу турында тулы мәгълүматны +7 (965) 585-81-81 һәм +7 (927)
441-81-43 телефоннары буенча «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган
автоном оешмасында белергә була. Катнашу өчен гаризалар 8-нче августка кадәр
кабул ителә.
Үзмәшгульләргә финанс ярдәме күрсәтү проблемалы
мәсьәлә булып кала, диде И.Шакиров. «Әлегә алар физик затлар буларак
кредитлана. Без банклар белән җирле бюджет аша киләчәктә субсидияләү белән
мәшгульләр өчен яңа кредит продуктын булдыруның хокукый нигезләре турында фикер
алышабыз. Әлегә проблемалар күп, алар барысы да чишелеш тапмый, аларның бер
өлеше федераль законнарга үзгәрешләр кертүне таләп итә», – дип аңлатты
И.Шакиров һәм «Ак Барс банк» һәм Сбербанк төрле органнар белән үзмәшгульләшкән
гражданнарны теркәү һәм үзара бәйләнеш процессын мөмкин кадәр гадиләштерергә
мөмкинлек бирә торган кушымтаны эшләде һәм эшкә кертте, дип өстәде. «Кушымтада
үткәрелгән түләүләр исәпкә алына, касса чегы һәм хисаплылыгы эшләнә, шул ук
вакытта кулланучының салымга өстәмә мәгълүматлар бирү зарурлыгы барлыкка килми.
Барысы да тиз һәм уңайлы эшли», - диде И.Шакиров.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге эштә карарларның
системалы булуы мөһим булуын билгеләп үтте. «Без үзмәшгульләр белән диалогта
барлык хокукый җитешсезлекләрне ябарга тиеш. Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт
Советы аша закон чыгару инициативасы белән чыгарга кирәк. Үзмәшгульләр - бик
зур армия, актив һәм эшләргә тели торган кешеләр. Без аларга ярдәм күрсәтергә
тиеш», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.