(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Ксения
Швецова). Казанда ачык аукционда стационар булмаган сәүдә объектларын шәһәрнең
дүрт җир асты җәяүлеләр кичү юлында урнаштыру хокукы сатылды. Әлеге
объектларның тышкы кыяфәте бердәм концепциягә туры киләчәк. Өч кичү урынында
объектларны урнаштыру эше башкарылган инде, ә Декабристлар урамы буенча кичүдә
бу айда төгәлләнәчәк. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин җир асты
кичүләрендә тәртип урнаштыру эшен тизләтергә кушты. Ул ассызыклаганча, җир асты
юлларын сәүдә үзәкләренә әйләндерергә ярамый, һәм шәһәрлеләрнең иминлегенә дә,
җәяүлеләр трафигына да төп игътибар бирергә чакырды.
Җир асты җәяүлеләр кичүләрендә стационар булмаган
сәүдә мәсьәләләре белән кулланучылар базары комитеты шөгыльләнә. Комитет рәисе
Руслан Фазылҗанов искә төшергәнчә, бүгенге көндә шәһәр территориясендә барлыгы
36 җир асты җәяүлеләр кичү урыны бар. Куркынычсызлык нормаларыннан чыгып сәүдә
объектларын аларның алтысында урнаштыру мөмкин: Ямашев һәм Әмирхан проспектлары
киселешендә, Дементьев урамы буенча (КМПОдан чыгу юлы янында), Ершов урамы
буенча (Горький паркы каршында), Декабристлар һәм Восстание урамнары
киселешендә, Пушкин урамы буенча (Тукай мәйданында) һәм Сәетгалиев урамы буенча
тимер юл вокзалы янында. Әлеге күчешләрдә гомуми мәйданы 1700 квадрат метр
булган сәүдә предприятиеләре урнаша ала.
Җир асты җәяүлеләр кичүләрендә сәүдә оештыруда яңа
алымнар Татарстан башкаласында 2016 елдан гамәлгә кертелә башлады. Шул вакыттан
башлап шәһәрдә стационар булмаган сәүдә объектларын күчешләрдә урнаштыру
хокукын тормышка ашыру буенча аукционнар үткәрелә. «Әлеге эшнең төп максаты –
шәһәр казнасына табыш алу түгел, ә күчешләрдә тәртип урнаштыру кирәклеге, - дип
билгеләп үтте Р.Фазылҗанов. - Аукционнар башланганчы шәһәрнең биш күчешендә
сәүдә объектлары урнашкан иде инде, өстәвенә, күпләр үз белдеге белән
урнашканнар, ә сәүдә үзе системалаштырылмаган һәм тәртипсез дә булды. Без кичү
юлларындагы тәртипсезлекләр өчен халыктан күп шикаятьләр алдык».
Хәзер, сәүдә объектларын урнаштыру хокукы озак вакыт
дәвамында 10 елга сатылу сәбәпле, аукционнарда җиңүчеләргә җитди таләпләр
куела. Беренче чиратта алар сәүдә объектларының тышкы кыяфәтенә һәм
күчешләрдәге тәртипкә кагыла. Бу максаттан Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсе җир асты кичүләрендә һәм метрополитен станцияләрендә сәүдә объектларын
тышкы кыяфәткә һәм рәсмиләштерүгә бердәм таләпләр эшләде, дип искәртте
Кулланучылар базары комитеты рәисе. Бу таләпләр бердәм концепция рәвешендә
кабул ителде. «Сәүдә объектларын әлеге концепция нигезендә урнаштыру аукционнар
откан эшкуарларның аерылгысыз бурычы булып тора», - дип ассызыклады спикер.
Бүгенге көндә ачык аукцион торгларыннан стационар
булмаган сәүдә объектларын дүрт кичүдә урнаштыру хокукы тормышка ашырылган:
Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендә, Дементьев һәм Олег Кошевой
урамнары киселешендә, Ершов урамы буенча һәм Декабристлар һәм Восстание
урамнары киселешендә. Төзелгән килешүләрнең гомуми суммасы 64 млн сумнан артык
тәшкил иткән. Билгеләп үтик, сәүдә урыннары һәм сатыла торган продукция төрләре
эшкуарлар тарафыннан билгеләнә.
Өч җәяүлеләр кичү юлында расланган концепция нигезендә
сәүдә объектларын урнаштыру эше башкарылган инде, ә Декабристлар урамы буенча
кичүдә бу айда төгәлләнәчәк. Моннан тыш, быел, Р.Фазылҗанов сүзләренә
караганда, Пушкин урамы буенча һәм Сәетгалиев урамы буенча тимер юл вокзалы
янында калган ике җир асты юлы буенча аукционнар үткәрү планлаштырыла.
Җир асты җәяүлеләр кичүеннән тыш, метрополитен
станцияләрендә шулай ук сәүдә урнаштыру хокукы да гамәлгә ашырыла. Бүген 11
метро станциясеннән сәүдә объектларын урнаштыруга аукционнар 8 станция буенча
үткәрелде, әлеге хокукларны гамәлгә ашыруның гомуми кереме 327 млн сум тәшкил
итте. «Барлык сәүдә объектларының тышкы кыяфәте дә расланган концепциягә туры килә»,
- дип өстәде Р.Фазылҗанов.
Казан Мэры Илсур Метшин үз чиратында җир асты юлларын
норматив хәлгә китерү буенча эш темпларын тизләтергә кушты. «Барлык җаваплы
кешеләргә дә җиткерәсем килә, бездә җир асты кичү юлларын сәүдә нокталары белән
тутыру бурычы юк. Төп бурыч – шәһәрлеләрнең бер урамнан икенчесенә күчү
иминлеген тәэмин итү, – диде И.Метшин. - Кешеләр бер үк вакытта нинди дә булса
товарлар сатып ала алсалар, уңайлы булачак. Әмма без кичүләрне сәүдә үзәкләренә
әйләндерергә тиеш түгел, җәяүлеләр трафигының яртысы сәүдә белән мәшгуль
булмасын иде».
Казанда санкцияләнмәгән сәүдә алып барыла торган җир
асты юллары күп әле, дип билгеләде Мэр һәм хокук саклау органнары һәм
административ-техник инспекция хезмәткәрләре белән берлектә аларны бетерү
буенча эшне активлаштырырга чакырды.
«Элек һәм хәзер ничек булуы арасында аерма бар. Әмма
безгә әле бик күп эшләр башкарасы бар. Аңа алынуыгызны һәм якын арада
тәмамлавыгызны сорыйм», - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.