(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче июль, Алинә Бережная). Бүген «Әкият» курчак театры каршындагы
мәйданда ачылачак «Чәчәк фестивале»ндә 23 мең
кв.м. мәйданда 32 композиция тәкъдим ителәчәк. Бишенче юбилей фестиваленең
темасы – «Җәйнең матур төсләре». Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе
Игорь Куляжев хәбәритте.
Һәр композиция уникаль, аларны ясау өчен чәчәкләр,
декоратив агачлар, куаклар гына түгел, арт-объектлар, декор элементлары,
сәнгати яктырткычлар да кулланылган, диде И.Куляжев. Фестивальдә быел 15 оешма
катнаша, алар арасында ландшафт фирмалары, торак-коммуналь хуҗалык
предприятиеләре, төзелеш һәм сәүдә өлкәсе компанияләре бар.
Фестиваль «Чәчәк ата торган Казан» масштаблы
проектының бер өлеше булып тора», - дип билгеләп үтте И.Куляжев. Һәр шәһәр
кешесе шәһәрне бизәүдә үз өлешен кертә ала. 30-нчы августка кадәр Казанда
йортларның тирә-ягын һәм ишегалды территорияләрен иң яхшы бизәү буенча конкурс
дәвам итәчәк. Конкурста катнашу өчен гаризаларны, фотосурәтләрне һәм чәчәк
бизәлешен урнашкан адресны сайтка җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне халык тавыш биреп
сайлаячак.
Шулай ук «Шәһәр мохитенең иң яхшы чәчәк кадры»
номинациясендә җиңүче дә сайланачак. Бүләк сыйфатында ул көзгеле фотоаппарат
алачак, ә иң якты фотографияләр ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган юбилей
альбомында урнаштырылачак, дип сөйләде И.Куляжев.