(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Moscow Urban Forum-2019 Мәскәү урбанистик форумы панель дискуссиясендә катнашты. Форум «Зарядье» концерт залы мәйданчыгында (Мәскәү) уза. Форум эшендә шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Moscow Urban Forum 2019 «Тормыш сыйфаты. Шәһәрләрне үзгәртә торган проектлар» шәһәр администрацияләренең, бизнесның, шәһәрлеләрнең инициативаларын тәкъдим итү һәм мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышланган, алар шәһәрләрнең баланслы һәм тотрыклы үсешен тәэмин итүгә, масштаблы проектларны тормышка ашыру аша тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.
«Үсеш өчен мохит. Икътисад драйверы буларак уңайлы шәһәр» панель дискуссиясе Россия шәһәрләре өчен яңа проектлар һәм инициативалар мөмкинлекләре, шәһәр икътисадын һәм яшәү сыйфатын күтәрү һәм үстерү буенча гомуми бурычлар, шәһәрләрнең кулланылышта булмаган ресурслары һәм аларга бу ресурсларны файдалануга ярдәм итү кебек мәсьәләләр турында фикер алышуга багышланган иде.
Дискуссия спикерлары арасында Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин, чит ил экспертлары бар иде.
Аерым алганда, чыгыш барышында Рөстәм Миңнеханов, модератор сорауларына җавап биреп, шәһәрләрнең уңышлы үсеше өчен заманча таләпләргә җавап бирә белергә кирәк, дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «Безнең өчен иң зур һәм җитди өндәү 2005 елда, без Казанның 1000 еллыгын үткәргән вакытта булды. Барысы да безнең башкаладан башланып китте. Бу шәһәр башкачарак формалаша башлаган беренче адым булды - тузган торакны бетерү программасы да, транспорт инфраструктурасы булдыру да. Киләсе адым без 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү хокукын алган вакытта ясалды. Болар барысы да Татарстан башкаласы үзгәрүгә җитди этәргеч бирде, спорт һәм транспорт объектлары, кунакчыллык объектлары барлыкка килде».
2013 елгы Универсиаданы үткәргәннән соң, төбәктә алга таба нәрсә булыр дигән уйлар туды.
«Без башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнә башладык, аларның кыяфәте ничек үзгәрә, беренче чиратта – Мәскәүнең ничек үзгәрүе кызыксындырды, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай итеп , безнең шәһәрләр һәм район үзәкләре буенча системалы карарлар буенча иҗтимагый киңлекләр булдыру программа барлыкка килде. Без бүген гражданнар кечкенә шәһәрләрдән китмәсен өчен тырышырга тиеш. Казанның уңайлы һәм кунакчыл булырга тиешлеген аңларга кирәк».
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында биш ел эчендә республикада 328 объект төзелгән, һәм хәзер бу эш системалы рәвештә бара.
«Әмма беренче адымнар катлаулы булды, чөнки белгечләр юк иде. Хәзер без төрле форумнар үткәрәбез, күп кенә чит ил партнерларын чакырабыз, киңәшләшәбез. Бу процесска яңача фикер йөртә торган бик күп яшь кешеләрне җәлеп итә. Бүген бездә иҗтимагый киңлекләр өчен инфраструктура ясый торган кече предприятиеләр сериясе бар, яңа компетенцияләр барлыкка килә», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта парклар, иҗтимагый киңлекләрне төзү генә түгел, аларны карап тотырга да кирәк, анда гражданнарны җәлеп итәчәк кызыклы чаралар узарга тиеш, дип ассызыклады ул. «Бөтен бу процесс бик кызыклы, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Тормыш сыйфаты иҗтимагый киңлекләр буенча да бәяләнә. Урыннарда яшәү өчен шартлар тудыру - яшьләрне саклап калу, дигән сүз. Моның өчен уңайлы яшәү шартлары, мәгариф учреждениеләре, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары кирәк».
Татарстан Президенты яңа Иннополис шәһәрен мисал итеп китерде, анда яшәү, эшләү һәм ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. «Иннополиста без илебез өчен IT-үзәк формалаштырабыз, - дип искә төшерде ул. – Әмма башка планнарыбыз да күп. Кая гына барсак та, бар җирдә дә ниндидер яңалык өйрәнәбез, һичшиксез, үзебез өчен нидер алырга телибез».