(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Мәскәүнең «Зарядье» концертлар залында үтә торган Moscow Urban Forum халыкара форумы эшендә катнашты. Шәһәр тирәлеген формалаштыруда баш архитекторларның роленә багышланган түгәрәк өстәлдә ТР башкаласы башлыгы Казанның баш архитекторы вазифасына ачык конкурс үткәрелүе турында игълан итте һәм Россия һәм чит ил белгечләрен анда катнашырга чакырды.
Утырышта шулай ук РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров, Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов, Воронеж өлкәсенең баш архитекторы Андрей Еренков, 2009 елдан 2019 елга кадәр Казанның баш архитекторы булып эшләгән Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.
Утырыш ил шәһәрләре һәм субъектлары өчен баш архитектор роле турында фикер алышудан башланды. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр мохите һәм иҗтимагый киңлекне үстерү мәсьәләләре турыдан-туры баш архитектор эшенә бәйле, ә үз эшләре барышында ул кабул итә торган карарлар шәһәрнең тышкы кыяфәтен формалаштыру нигезенә салыначак. «Шәһәр нәрсә ул? Бу 360 градуслы әйләнә, һәм анда икенчел чиратта булырлык бер генә градус та юк. Барысы да мөһим: сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, җәмәгать транспорты. Ләкин ниндидер өлкәләрдә кайбер карарлар үзгәртелергә мөмкин булса, архитектор каләменнән чыккан барлык эшләр дә шәһәрнең үсешен күп елларга алдан билгели, - диде И.Метшин. - Ул теләсә кайсы Мэрның командасында төп фигура. Шәһәр – сәгать белән чагыштырып була торган катлаулы механизм ул, һәм архитектор – киләчәкне күрсәтә торган минут күрсәткече».
Киләчәккә карап планлаштыру - архитектор эшендә мөһим юнәлеш булуы белән утырышта катнашучыларның барысы да ризалашты. Татарстан башкаласы башлыгы Сингапурда шәһәр үсешен планлаштыру горизонтының 80 елга җитүен искәртте. «Безнең алдагы 3 елга, 5 елга проектларыбыз бар. Әмма безнең хыял - тагын да зуррак планлаштыру горизонтына чыгу, - диде Мэр. - Без хәзер 2035 елга кадәр Генераль план өстендә эшлибез, бу да эшнең иң мөһим юнәлешләренең берсе».
Очрашу модераторы Петр Кудрявцев Казанның соңгы елларда нык үзгәрүе турындагы фикерләре белән уртаклашты һәм бу әлеге вазифада 10 елдан артык эшләгән баш архитектор Татьяна Прокофьеваның казанышы, дип билгеләп үтте. Ул Т.Прокофьевадан һөнәри юл башында аның алдында нинди бурычлар булганлыгы белән кызыксынды.
«Баш архитектор кебек вазифага беркем дә укытмый. Ә һәр шәһәр үзенчәлеген исәпкә алып, бер үк төрле карарлар һәм бурычлар була алмый, - дип җавап бирде Т.Прокофьева. – 10 ел элек бу вазифага эшкә килгәч, проблемаларның күп булуы билгеле иде. Тактик бурычлар да, билгеле бер таләпләр дә булды - мәсәлән, без шәһәрне Универсиадага әзерләдек. 5, 10, 20 елга алдан исәпләргә кирәк булган стратегик мәсьәләләрне хәл иттек».
Казан Мэры Илсур Метшин: «Шәһәр - сәгать белән чагыштырып була торган катлаулы механизм ул, ә архитектор - киләчәкне күрсәтә торган минут күрсәткече»
Универсиадага әзерлек төрле юнәлешләр буенча шәһәр дәрәҗәсен арттыру өстендә эшне активлаштырырга мөмкинлек бирде, дип өстәде Т.Прокофьева. «Стратегик мәсьәләләргә килгәндә, карар кабул итүдә субъективлыкны исәпкә алмыйча, төзүчеләр өчен ачык уен кырын булдыра торган төгәл закон базасы булырга тиеш. Шуңа күрә бу еллар дәвамында без бер үк вакытта законнар базасын камилләштерү өстендә эшләдек - бу төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләре, проектлау буенча җирле нормативлар, генплан. Минем өчен бу мөһим эшчәнлек кыры иде».
Шәһәрнең баш архитекторы нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап биреп, И.Метшин Т.Прокофьева белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде: «Ул Казанда туган, нигезле белем алган, аннары Европаны гизгән , Американың иң яхшы архитектура бюросында эшләгән һәм туган ягына әйләнеп кайткан кеше. Яхшы белем, тәҗрибә, кыю идеяләр – архитектор менә нинди булырга тиеш».
Баш архитектор - шәһәр мэрлары командасында гына түгел, ә субъект җитәкчеләре командасында да төп фигура, дип билгеләп үтте үз чиратында РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров. «Хәзер без «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Шәһәр мохитенең сыйфат индексы» зур проектын эшлибез. Анда шәһәр тормышының барлык мәсьәләләренә кагылышлы 36 төрле күрсәткеч бар. Һәм күп кенә мәсьәләләр буенча төп карарлар кабул итү төп архитекторга бәйле. Бу эштән безнең тормышыбызның сыйфаты да, өйдә генә түгел, урамга чыккач та ләззәт алып яшәү мөмкинлегебез тора», - диде ул. Бүген уңайлы шәһәр мохите буенча хөкүмәт комиссиясе төзү турында карар кабул ителде, ул шәһәр үсеше өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне үз эченә алачак, дип өстәде ул. «Бу шәһәрләр үсешенең драйверы, киләчәккә адым булыр дип өметләнәбез», - диде М.Егоров.
«Шәхси күзәтүләрем җәмгыятьтә архитекторның роле бик югары булуы турында сөйли, - дип әңгәмәгә кушылды Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов. - архитектурасы хакимият тарафыннан бирелә дигән күп кенә стереотипларга карамастан, тарихи документлар моны расламый. Киресенчә, архитекторлар һәрвакыт яңалык таптылар һәм шәһәрнең тышкы кыяфәтен формалаштырдылар. Алар хакимият соңыннан кабул итеп, үз өстенә кигән «костюмны тегүчеләр».
Архитектор эшендә җитәкче белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия, дип өстәде С.Кузнецов: «Архитекторның нинди булырга тиешлеген күп очракта нәкъ менә җитәкче билгели: әгәр ул шәп, кызыклы әйберләр эшләргә әзер икән, драйв һәм үсешкә омтыла икән, ул архитекторга бик күп нәрсәләрне ышанып тапшыра, эшкә кыю, принципиаль кешене ала».
Татьяна Прокофьева шәһәр яки субъект җитәкчесе белән аралашу архитекторлар эшендә чагыла һәм комачаулый да, шәһәр киңлеген үстерүгә ярдәм итә дә ала дип килеште. «Җитәкчеләр белән вертикаль элемтә – ул бер таякның ике башы турында. Бер яктан төрле проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар. Әмма икенче яктан, җитәкчеләребезнең безнең карарларга ышанычы җитеп бетми. Барлык катлаулы архитектура һәм шәһәр төзелеше проектларын гамәлгә ашыруга кадәр бәяләргә мөмкин түгел, шуңа күрә профессионалларның карарларына ышаныч та булырга тиеш».
Казан Мэры Татьяна Прокофьеваның быел шәһәрнең баш архитекторы вазифасыннан китүен искә төшерде һәм Татарстан башкаласының яңа архитекторы ачык конкурс барышындасайланачак, дип игълан итте. Ул барлык кызыксынган белгечләрне анда катнашырга чакырды.
«Бу (Moscow Urban Forum – ред. иск.) конкурста катнашу өчен, илнең һәм чит илләрнең иң яхшы көчләрен вазифага чакыру өчен иң яхшы мәйданчык, - диде И.Метшин. - Без иң кыю, яңа идеяләргә ачык. Казан бүген Россиянең иң яхшы шәһәрләре артыннан актив рәвештә үсә, һәм без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә баш архитектор роле бик мөһим булган планнар төзибез. Без, Татарстан башкаласы, архитектура идеяләре ташып торган янартау булырга вәгъдә итәбез».
Түгәрәк өстәл ахырында фикер алышына торган тема буенча үз фикерләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, элегрәк форумның пленар утырышларының берсендә шәһәр киңлеген үстерү темасына кагылганнар иде инде. «Эшен башлап җибәрү этабында торган Россия шәһәре мэрына нәрсә киңәш итәр идегез дип сорагач, мин җавап бирдем: шәһәрнең киләчәген формалаштырырга ярдәм итәчәк ярдәмчене сайларга, - дип сөйләде ТР Президенты. - Безнең шәһәргә киләчәк һәм аны тагын да матуррак, яхшырак, уңайлырак итәчәк кеше табылыр дип ышанам. Безгә зур вәкаләтләре булган, белемле, принципиаль архитекторлар башкалада гына түгел, муниципалитетларда да кирәк».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Moscow Urban Forum» Мәскәү урбанистик форумы Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән һәм Мәскәү Мэры Сергей Собянин инициативасы белән 2011 елдан ел саен үткәрелә. Барлык теләүчеләр өчен ачык фестиваль программасы шәһәр тормышында нәтиҗәле катнашу турында фикер алышу һәм аларның проектларын тәкъдир итү өчен шәһәр берләшмәләренең очрашулары платформасына әверелде.
Форум 7-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.