(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Эшмәкәр ягына таба хәрәкәт итү бүген төп тренд булырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның XII киңәйтелгән утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда хәбәр итте. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Утырышта Казан Мэры Илсур Метшин, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, 200-дән артык эшмәкәр, бизнес җәмәгать берләшмәләре лидерлары, муниципаль районнар башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың төп массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Бүгенге очрашуның темасы Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлык белән идарә итү системасы булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эшкуарлар белән мондый очрашу 12-нче тапкыр үткәрелә инде. «Мондый форманы мин уңай дип саныйм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без муниципалитетлар дәрәҗәсендә, республика дәрәҗәсендә, федераль дәрәҗәдә барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләрне карыйбыз. Мин куйган төп бурыч - эшмәкәрлеккә мөнәсәбәтне үзгәртү. Безнең һәрберебез - хакимият структуралары вәкилләре, чиновниклар - без барыбыз да инвестицион климат булдыруга юнәлгән булырга тиеш. Без эшкуарларны тыңлап кына калмыйча, ярдәм итәргә, алга этәрергә, инвестицион мохит булдырырга тиеш. Бурыч җиңел түгел, күп кенә компонентлардан тора. Бу закон дәрәҗәсендәге мәсьәләләр дә, төзәтелергә тиешле әйберләр дә күп. Һәм иң мөһиме - без үзебез үзгәрергә тиеш. Без янәшәдә булырга тиеш. Күзәтчелек органы, җитәкчеләр булу гына түгел, ә янәшәдә булу, эшкуарлар белән горурлану кирәк», - дип белдерде Татарстан Президенты.
«Бүгенге очрашуыбыз шулай ук чиста муниципаль авышлыкка ия, без дүрт муниципалитетның докладларын тыңлыйбыз, - дип искәртте Р.Миңнеханов. - Безнең бүгенге төп тренд - эшмәкәр ягына таба хәрәкәт булырга тиеш. Безнең мәйданчык - Эшмәкәрлек советы - күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә».
Төбәк башлыгы шулай ук Эшмәкәрлек советы структурасында үзгәрешләр булганын хәбәр итте. ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы булды. «Тимур Нагуманов Әлмәттә эшли инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ул безгә җиткергән идеяләрен хәзер муниципаль районда тормышка ашырачак. Һәм әлегә бездә алмаш булмаганга, мин аны билгеле бер чорга, ярты елга, ул алып барган эшне дә дәвам итүен сорадым. Тимур Нагуманов Эшмәкәрлек буенча совет секретаре булды».
Р.Миңнеханов эшмәкәрләр арасында аларның муниципаль районнарында инвестицион климатка кагылышлы сораштырулар турында сөйләгәндә, бу мәсьәләне өйрәнүнең башлануы турында хәбәр итте. «Бу тикшеренүләр бик мөһим. Әйе, эш бик үк күңелле булмаска мөмкин. Урыннардагы җитәкчеләр мондый сораштыруларга төрлечә җавап бирә. Кимчелек сиңа күренмәскә мөмкин, әмма сиңа бу хакта җиткерделәр һәм бу сиңа ярдәм итү. Шикаятьне бүләк кебек кабул итәргә кирәк. Бәлки кайдадыр шикаять бераз арттырылгандыр, әмма аны кабул итә белергә кирәк. Безнең яктан һичшиксез сабырлык булырга тиеш».
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, эшкуарлар белән мондый диалогны алып бару җиңел түгел. «Без кайвакыт район башлыкларының нинди яхшы булуын һәм эшмәкәрләрнең аларны ничек яратуларын күрсәтергә тырышабыз. Әмма эшмәкәр хакимиятне беркайчан да яратмаячак! Без - хакимият - аларны, эшмәкәрләрне, яратырга тиеш. Бу эшләргә һәм акча эшләргә теләгән кешеләр, моннан чыгып эш итәргә кирәк». Чиновникларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларны рәхмәт көтмичә, эшкуарларның шикаятьләрен бүләк буларак кабул итәргә өндәде.
Проект төркемнәре буенча башкарылган эш кысаларында «административ киртәләрне үтү», «Муниципаль территорияләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү», «Бизнес һәм хакимият арасында коммуникацияләр кору», «Муниципалитетларда кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү» кебек темалар каралды.
Административ киртәләрне бетерү турында сөйләгәндә, Р.Миңнеханов күп функцияле үзәкләр эшчәнлегенә игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, күп функцияле үзәкләрдә җайга салынган эш буенча гражданнар хакимияткә үз мөнәсәбәтләрен урнаштыра алалар. Күп функцияле үзәкләр эшчәнлеге оператив, ә структура – тулы кыйммәтле һәм нәтиҗәле, мөһим бурычларны хәл итә торган булырга тиеш, диде Р.Миңнеханов. «Бүген күп функцияле үзәкләр - безнең эшебезнең бик җитди коралы, - дип белдерде ул. - Алар бюрократияне киметергә булыша. Шуңа күрә анда эшләүче белгечләр җаваплы һәм югары профессионализмга ия булырга тиеш. Бу гражданнар белән аралашу урыны, һәм ул җитди оештырылган булырга тиеш».
Утырыш барышында докладчылар һәм өстәмә докладчылар яшьләрне авылда калдыру, базарда кирәкле һәм ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү, муниципаль территорияләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге һәм яңа эш урыннары булдыру мәсьәләләрен күтәрделәр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советында дүрт пилот муниципалитет кейслары тәкъдим ителде, алар бизнес-активлыкны үстерү буенча юл карталарын эшләделәр: Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Питрәч районнары. Муниципалитетлар башлыклары эшмәкәрләр белән бергә проектлаган карарлар турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.