(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Ксения Швецова). Быел Казанда 29 муниципаль хезмәт күрсәтүне цифрлаштыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә «цифрларга» муниципаль хезмәтләр өчен барлык мөрәҗәгатьләрнең 78%-ы күчереләчәк. Әлеге мәгълүматлар бүген Казан Мэры Илсур Метшин Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә үткәргән муниципаль хезмәтләрне оптимизацияләү буенча Проект офисының эше турында фикер алышу барышында яңгырады.
«Безгә алга таба ничек үсәргә кирәклеге турында тәкъдимнәрегез белән бүлешегез»
Киңәшмә башланганчы шәһәр башлыгы ведомствоның төзекләндерелгән территориясен карап чыкты һәм Груздев урамы, 5 адресы буенча урнашкан бинада үткәрелгән ремонт нәтиҗәләрен уңай бәяләде.
Быел Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе территориясен төзекләндерделәр, шәһәрлеләр өчен уңайлы муниципаль машина кую урыны оештырдылар – идарә башлыгы Ирина Дябилкина сүзләренә караганда, моңа ихтыяҗ күптән туган иде инде. Килүчеләр өчен 50-гә якын машина кую урыны оештырылды. «Хәзер парковка барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен исәпкә алып оештырылган. Элек биредә чокырлар иде, машиналарны тәртипсез рәвештә куеп калдыралар иде. Хәтта башка оешма хезмәткәрләре үз автомобильләрен, сәүдә машиналарын куялар иде, - дип сөйләде И.Дябилкина. – Бүгенге көндә бирегә килүчеләр өчен һәрвакыт буш машина кую урыны бар. Моңа өстәп без бинаның беренче катын тәртипкә китердек. Көтү зонасын булдырдык, инфоматлар, уңайлы эскәмияләр, терминаллар, мәгълүмат такталары урнаштырдык, анда консультантлар һәрвакыт кизү тора.
«Яхшы карарлар кабул ителгән, алар килүчеләр өчен машина кую проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирде», - дип килеште Мэр. Ул шулай ук бина каршында яңа сквер булдыру идеясен хуплады һәм булачак рекреацион зонаның җентекле проектын эшләргә кушты.
Груздев ур., 5 адресы буенча урнашкан бинада шәһәр халкына Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе генә түгел, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты да хезмәт күрсәтә. Шәһәр башлыгы күрсәтелә торган күпләгән хезмәтләрдә Казан халкына үзләренә кирәклесен табу ни дәрәҗәдә җиңел булуы белән кызыксынды. И.Дябилкина аңлатканча, бирегә килүчеләргә консультантлар булыша. Учреждениедә электрон чират буенча кабул итүгә язылу оештырылган, шуның нәтиҗәсендә сәгатьләр буе көтүләрдән котылу мөмкин булган.
Хезмәт алучыларның берсе - төзелеш компаниясе белгече, яңа кибет ачу өчен документлар килештерү өчен идарәгә килгән Илдар Гайнетдиновтан Мэр: «Идарә эшен ничек бәялисез? Элеккегечә үк җәһәннәм аркылы үтәргә туры киләме?».
«Юк, элеккеге кебек озын чиратлар юк инде, - дип җавап бирде И.Гайнетдинов. - Шулай да документларны озак килештерергә туры килә. Без барлык кисәтүләргә дә үзгәрешләр кертәбез, әмма яңа кисәтүләр барлыкка килә».
«Аңлыйм, ләкин тышкы кыяфәт мөһим, шуңа күрә мондый моментлар бар. Әмма теләкләр булса, аларны безнең хезмәткәрләргә әйтергә кирәк. Әйтик, соралган кәгазь, сезнең карашка, артык кебек тоелса, бу процедураны шалтырату яки почта аша эшләргә мөмкин икән...Без сезнең тәкъдимнәрегезне карарга һәм гамәлгә кертергә әзер. Безгә алга таба ничек үсәргә кирәклеге турында тәкъдимнәрегез белән бүлешегез», - дип чакырды И.Метшин.
Проект офисын булдыру буенча Казан тәҗрибәсе бөтен республика өчен файдалы булырга мөмкин
Муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерүнең төп нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары һәм Проект офисы җитәкчесе Радик Шәфигуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә гамәлгә ашыруга планлаштырылган проектларның 80%-ы инде эштә, калган өлеше алдагы ярты елда тормышка ашырылачак. Төп игътибар элеккечә эре структураларга – хезмәт күрсәтүнең иң күп өлеше булган Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә бирелә.
Быел барлыгы 48 проект тормышка ашырыла, алар Башкарма комитет бүлекчәләре, шулай ук район администрацияләре эшен үз эченә ала.
Проект офисы эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе - персонал һәм мәдәният. «Кадрлар элеккечә бөтен нәрсәне хәл итә, - диде Р.Шәфигуллин. – Без кешеләрнең компетенцияләрен үстерергә тырышабыз. Киләсе этап - корпоратив университет булдыру. Без еш кына кешеләрне укытабыз, аннары бу кешеләр китә, белем югала. Корпоратив университет бу белемнәрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, бу киләчәккә яхшы перспектива».
«Проект идарәсе» юнәлеше буенча бүгенге көндә 160 кеше белем алган, дип өстәде Р.Шәфигуллин.
Муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү уңышлы дәвам итә. Әйтик, быел 26 хезмәт күрсәтүне оптимальләштерергә, 29 -ын цифрлы форматка күчерү планлаштырыла. «Шуннан соң Казан цифрлы форматка күчерелгән беренче шәһәр булачак, - дип билгеләп үтте спикер. - Электрон хезмәтләр һәм цифрлы хезмәтләр - төрле әйберләр. Электрон хезмәт күрсәтелү вакытында шәһәрлеләргә учреждениегә килергә һәм кәгазь документларны тапшырырга кирәк. Ә цифрлы хезмәтләр күрсәтелгәндә барысын да тулысынча цифрлы рәвештә эшләп була, беркая да барырга кирәкми».
Офис эшенең тагын бер мөһим юнәлеше - ул хезмәтләрне оптимизацияләү эшендә нигез булачак геомәгълүмат системасын булдыру, дип билгеләп үтте Р.Шәфигуллин. «Без бүген аны булдыруның соңгы, дүртенче этабында торабыз. Ул иң зурысы, 2020 елга тәмамланачак, - диде Р.Шәфигуллин. - Бүгенге көндә 21 шәһәр хезмәте инструменты һәм районнар өчен 2 инструмент эшләнгән инде, сынау эшләре үткәрелә».
Спикер шулай ук Казанның Проект офисын булдыру тәҗрибәсе бөтен республика өчен файдалы булачагына ышаныч белдерде.
«Без хезмәт күрсәтү буенча клиентның һәр сулышы исәпкә алына торган заманча «банк» булырга тиешбез»
Муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү - шәһәр үсешенең өстенлекле юнәлеше, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Шәһәр, инфраструктура, төзекләндерү, яшелләндерү, транспорт белән тәэмин ителеш мәсьәләләре үзгәрә. Әмма хезмәт күрсәтү – ул халык һәрдаим очраша торган һәм иң күп шелтәләр килгән өлкә, - диде И.Метшин. - Без матур машинада барабыз инде, әмма муниципаль хезмәтләр белән бәйле барлык нәрсәләр – безнең арттан өлгерә алмый торган төрле кирәксез документлар белән тулы шыгырдавык иске арба. Шәһәрдә ялтырау барлыкка килә, әмма эчендә халык өчен тәмугка әверелә торган кирәксез документлар өеме, һәм безнең бурыч – бу мәсьәләләрне хәл итү».
Муниципаль хезмәтләрнең 78%-ын цифрлаштыру - Татарстан башкаласы өчен зур адым, дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм барлык район хакимиятләренә бу эшкә кушылырга кушты. И.Метшин Проект офисы хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Ничек авыр башланганын беләм, кайдадыр аңлашылмаучылык, ышанмау, моның белән шөгыльләнергә кирәкме икән, дигән уйлар туды. Без бу юлны уздык, моның өчен рәхмәт сезгә, чөнки бу кешеләрнең тормышын чыннан да үзгәртә».
Ирешелгән нәтиҗәләргә карамастан, муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү юнәлешендә күп эшләр башкарасы бар әле, дип өстәде Мэр. «Без клиентның, ягъни шәһәрлеләрнең һәр сулышы, һәр теләге исәпкә алына торган хезмәтләр күрсәтүнең заманча «банк»ы булырга тиеш. Без кабинетлар буенча йөрү газапларыннан арынырга тиеш. Алдыбызга иң төзекләндерелгән һәм уңайлы шәһәр булу бурычын куябыз, ләкин бу бурычларны хәл итмичә генә максатка ирешү мөмкин түгел».
Шәһәр башлыгы киләсе киңәшмәне ноябрь аенда, кызыксынган хезмәткәрләрне күбрәк җәлеп итеп, үткәрергә кушты.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, район администрацияләре башлыклары урынбасарлары, Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.