(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Татарстан башкаласында Казан сөт комбинатының җитештерүен символик рәвештә эшләтеп җибәрделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Тантана башланганчы рәсми кунаклар цехларның эше белән таныштылар һәм сөт комбинатында урнаштырылган заманча җиһазларны карадылар. Шулай итеп, алар аппарат цехында, фасовкалау цехында, оетылган сөттән ясалган продукцияне җитештерү цехында булдылар, анда кефир, катык, ряженка һәм башка продуктларны җитештерү процессы бара.
Аннары кунаклар ПЭТ-шешәләрдә сөт җитештерү линиясе урнашкан участокта булдылар. Шунда ук Казан сөт комбинатында җитештерелә торган туңдырманы татып карадылар.
Комбинатның эчке ишегалдындагы сәхнәдә кунакларга заводның тарихы һәм ул узган модернизацияләү турында фильм күрсәттеләр.
Казан сөт комбинаты - шәһәрнең иң өлкән предприятиеләренең берсе, аңа 1932 елда нигез салынган, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. «Минем монда төрле елларда булганым бар, - диде ул. - Һәм предприятиенең ничек үзгәрүен күрәм. Аның төпкә тәгәрәгән вакытлары булды, һәм менә 2017 елда инвестор – «Комос групп» компаниясе килде. Бүген ул безнең стратегик партнерыбыз, без инвесторның югары нәтиҗәләргә омтылганын күрәбез». Компания республикада кошчылык һәм дуңгызчылык белән бәйле башка проектларны да гамәлгә ашыра, дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты. Ул шулай ук предприятиедә башкарылган барлык эшләрнең модернизацияләүнең беренче этабы гына булуын искәртте.
Татарстан Президенты аерым ассызыклаганча, предприятие бүген үз продукциясен экспортка чыгара, шулай ук илнең 70 регионына җибәрү гамәлгә ашырыла. «Без биредә сыйфатлы продукция җитештерелүен күрәбез, - диде Р.Миңнеханов. - Димәк, төбәк халкы сыйфатлы сөт продуктлары кулланачак дигән сүз. Республикабызда халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү өчен сөт чималы һәм җитештерү куәтләре җитәрлек, дип ышанам».
Казан сөт комбинатының күп кенә кызыклы идеяләре бар - аерым алганда, «Мәктәп сөте» программасы кысаларында мәктәп укучылары өчен сөт җитештерү идеясе, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты һәм республика предприятиегә ярдәм итәчәк, дип өстәде.
Татарстан Президенты шулай ук «Комос групп»ның алдынгы белгечләренә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.
Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, үз чиратында, Казан сөт комбинатының яңа җитештерү эше – бүгенге көндә дәүләт ярдәме палитрасының ничек эшләвенең ачык мисалы, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, сөт тармагы - дәүләт ярдәме күрсәтү өлкәсендә һичшиксез өстенлекле юнәлеш. «Азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасы буенча безнең әле 5-6 млн тонна күләмендә сөт җитештерүдә дефицитыбыз бар, - диде И.Лебедев. – Әмма, күргәнегезчә, быел беренче тапкыр бәя тотрыклы». Моннан тыш, ведомство тарафыннан пальма майларын куллану мәсьәләсендә катгый сәясәт алып барыла, «Меркурий» системасы кертелде, дип өстәде ул.
«Сез - үтә күренмәле компания, чын чимал белән эшлисез, - диде И.Лебедев, «Комос групп» вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Сез бөтен мөмкинлекләрне кулланасыз һәм инде продукцияне экспортка, Кытайга җибәрәсез. Сезгә үсеш телим».
Тантана азагында теләге булган һәркем Казан сөт комбинаты продукциясен татып карады - ул төрле сәүдә маркалары астында җитештерелә, ә азык-төлек линейкасында сөт, сөт коктейльләре, туңдырма, әче сөт продукциясе бар.
Казан сөт комбинаты 2017 елда «Комос групп» (Удмуртия) компаниясе тарафыннан сатып алынган, дип искә төшерә ТР Президенты матбугат хезмәте. Шул ук елда предприятиедә модернизация буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру башланды, аны 3 этапта (2017-2021 еллар) үткәрү планлаштырыла, инвестицияләрнең гомуми күләме 3,5 млрд.сум тәшкил итә. Беренче этап кысаларында инвестицияләр 1,6 млрд. сумнан гыйбарәт булды. Проектны финанслау «Казан сөт комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үз акчалары хисабына да, кредит оешмалары (Газпромбанк һәм Россельхозбанк) хисабына да гамәлгә ашырыла.