(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова һәм башкалар катнашты.
Ведомствоара комиссия кысаларында Казан шәһәренең тарихи җирлеген үстерү концепциясе тәкъдим ителде. Концепцияне Казанның тарихи җирлегенең тотрыклы үсешен эшләү буенча проект төркеме җитәкчесе, архитектор Олег Маклаков һәм архитектор Анна Новикова тәкъдим итте.
Концепцияне эшләү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2019 елның апрелендә башлап җибәрелгән иде. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов Казанның киләчәк үсеше өчен территориянең шәһәр төзелеше үсешен һәм хәзерге шәһәр урбанизациясенең барлык аспектларында тарихи мирасны саклауны җайга сала торган регламент кирәк, дип белдерде.
Казан шәһәренең тарихи җирлеген үстерү концепциясенең максаты – Казан шәһәренең тарихи җирлеге территориясендә проектлаштыру буенча бердәм методиканы, аның тотрыклы үсеше принципларын эшләү. Концепция 10-15 елга шәһәрнең пространство үсеше проектын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Тарихи җирлек территориясе өчен тулы кыйммәтле концепция кирәк, аның нигезендә тотрыклы үсеш принциплары салынырга һәм проектлау методикасы тәкъдим ителергә тиеш. Бер яктан, шәһәр үзәге инвестицион һәм туристик җәлеп итүчәнлеккә ия булырга тиеш, икенче яктан, аның үсеш сәясәте борынгы шәһәрнең тарихи тирәлеген саклап калырга тиеш.
Олег Маклаков сүзләренә караганда, бүген концепциянең төп идеясе салынган беренче этабы тәкъдим ителгән. Проект төркеме Казан үзәген һәм аның төзелешен ничек үстерергә бәйле үз тәкъдимнәрен җиткерде. Рөстәм Миңнехановка шулай ук регламентларның төп төрләре структурасын тәкъдир иттеләр, алар, проект төркеме күзлегеннән, үзәктә проектлау һәм төзү процессын үтә күренмәле итәчәк.
«Хәзер принциплар һәм алымнар кабул ителүе турында сөйләргә була, – дип хәбәр иттеләр концепцияне эшләүчеләр. - Без эшнең икенче этабына чыгабыз – тарихи җирлек территориясе өчен регламентлар формалаштыру».
Олег Маклаков сүзләренә караганда, бүген регламентларны эшләү һәм куллану мөһим. Шәһәр төзелеше дисциплинасы шәһәр киңлеген тәртипкә салырга мөмкинлек бирәчәк. «Тәртипкә салу - образның аңлаешлылыгы нигезе», - дип ассызыклады докладчы.
Рөстәм Миңнеханов эшне уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, «бу шәһәр өчен бик файдалы эш».
Икенче этап концепцияне эшләүгә, детальләрне һәм формулировкаларны, параметрларга таләпләрне ачыклауга багышлана. Шулай ук яңа локаль территорияләр буенча проект тәкъдимнәре эшләнәчәк. Төгәл нинди территорияләр эшләнәчәк, дигән сорау тикшерелә, әлегә бу Яңа Татар бистәсе һәм Җиләкле бистәсе.
Концепцияне эшләү өчен мөһим эш булып матди мирас һәм киләчәк үсеш формалары арасында барлык кызыксынган яклар килешүенә нигезләнгән баланс табу тора. Эшнең төп мәгънәви өлеше - әлеге баланска ирешүдән гыйбарәт. Алга таба эшли башлаганчы, шәһәр һәм һөнәри берләшмәләрдә концепция эскизы буенча фикер алышу сериясен үткәрергә кирәк.
Утырышта шулай ук Казан, Алабуга һәм Зөя территориясендә яңа төзелеш һәм реконструкция проектлары турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Казанның тарихи үзәге территориясендә яңа төзелеш проектлары турында Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары - шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая сөйләде. Ул 9 проект тәкъдим итте (7-се яңа һәм икесе кабат карала торган).
Шулай итеп, Гладилов ур., 38а адресы буенча урнашкан объектны реконструкцияләү проекты комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды. Бу автомобильләр өчен парковка белән тәэмин ителгән өч катлы административ бина.
Комиссия Париж Коммунасы, 16 (тулай торак) адресы буенча традицион стильдә 4 катлы бина төзүне дә хуплады.
Өченче объект Нариманов урамындагы 4 катлы отель булды. Бина табигый доломит ташы белән бизәләчәк. Проект шулай ук хупланды.
Калинин урамындагы, җир асты парковкасы булган 6-9 катлы торак йорт проекты комиссия катнашучыларында шик уятты. Проект буенча урынга чыгып фикер алышырга карар ителде.
Аннан соң Тукай урамы буенча җир участогында берничә аз катлы торак йорт төзелешенең ике варианты тәкъдим ителде. Ведомствоара комиссия әгъзалары икенче вариантны хупладылар, проект гамәлгә ашырылачак.
Гоголь урамы, 8 адресы буенча урнашкан 4 катлы бинаны реконструкцияләү проекты комиссия әгъзалары тарафыннан хупланмады. Аннан соң Федосеевская ур., 52 адресы буенча урнашкан 5 катлы Халыкара белем бирү үзәге төзелеше проекты каралды. Проект өч вариантта тәкъдим ителде, вариантларның берсе хупланды.
Аннан соң Октябрь шәһәрчеге территориясендә сәүдә үзәге төзү проекты каралды. Элегрәк проект карап тикшерелгән һәм кире кагылган иде. Бүген проект кабат каралды, объект янында төзүче Дан Аллеясын төзекләндерергә тәкъдим итә. Рөстәм Миңнеханов Казан администрациясенә проект буенча барлык мәнфәгатьләрен исәпкә алып тагын бер кат фикер алышырга кушты: тарихи объектларны торгызу һәм Дан Аллеясы.
Соңгысы исә Фаткуллин урамы буенча урнашкан бульварны төзекләндерү концепциясе булды (Әҗем мәчете районы). Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу – яхшы һәм кирәкле проект. Татарстан Президенты концепцияне урам буйлап һәм Кабан күле яр буендагы җир кишәрлекләре милекчеләре белән бергә эшләп бетерергә кушты.