(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль, Ксения Швецова). 1-нче июльдән Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә коммуналь хезмәтләрнең бәясе артачак. Татарстан башкаласында ул 2,8%-ка үсәчәк һәм квадрат метрдан 77 сум 78 тиен тәшкил итәчәк. Шул ук вакыттан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре составына вентиляция һәм төтен суырту системасына хезмәт күрсәтү дә кертелгән. Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрлеләргә яңа хезмәтләр кертү кирәклеген аңлатырга, шулай ук идарәче компанияләрнең эшен контрольдә тотарга кушты. Ул искә төшергәнчә, вентканаллар һәм төтен чыга торган урыннарны карап тоту һәм хезмәт күрсәтү буенча хезмәт исле газ белән агулануның берничә очрагыннан соң кертелгән, һәм түләүне кертү проблеманы хәл итәргә һәм шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Казанда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең гомуми артуы чик индекстан артмый
Коммуналь хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Ул быел законнардагы үзгәрешләр аркасында тарифларның ике тапкыр үзгәрүен билгеләп үтте. Әйтик, 1-нче гыйнварда өстәмә кыйммәткә салым ставкасын 18-дән 20%-ка кадәр арттыру сәбәпле, яңа елдан башлап коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше 1,7% тәшкил итте, ә 1-нче июльдән халык өчен коммуналь хезмәтләр бәясе 2,8%-ка артачак һәм бер квадрат метрдан 77 сум 78 тиен тәшкил итәчәк. Халыкка коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең гомуми артуы 4,5% тәшкил итәчәк һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар түли торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индексыннан артмаячак.
«Коммуналь хезмәтләргә үсешнең чик индексы 5,6% дәрәҗәсендә билгеләнгән, ә бездә ул 4,5%-тан да артык түгел», - дип ассызыклады И.Гинниятуллин.
1-нче июльдән торак биналарны наемга алу һәм карап тоту өчен түләү, беренче яртыеллыкка 5,9% үсеш белән, 112 сум 59 тиен күләмендә билгеләнгән. Түләү күләмен исәпләү торак хезмәтләре өчен тарифларга тулы экспертиза нигезендә башкарылган, дип билгеләп үтте спикер. Шулай ук куллану бәяләре үсеше, өстәлгән бәягә салым ставкасын 18%-тан 20%-ка кадәр үзгәртү, хезмәткә түләүнең минималь күләмен 11280 сумга кадәр арттыру исәпкә алынды.
«Казанлыларга үз йортларын карап тоту өчен түләү күләмен мөстәкыйль билгеләү турында тагын бер кат искәртергә телим, - диде И.Гинниятуллин. – Бу гражданнарның хокукы түгел, ә бурычы. Әгәр карар гражданнар тарафыннан кабул ителмәгән икән, бу очракта Башкарма комитет тарафыннан муниципаль торак өчен расланган тарифлар кулланыла. Безнең шәһәрдә 200-ләп йорт бар, анда яшәүчеләр тарифлар буенча мөстәкыйль карар кабул иткән. Ә шәһәр торак фондының 97,5 %-ында Башкарма комитет билгеләгән тариф гамәлдә. Бу дөрес түгел, без уртача алынган санны алабыз. Ә һәр йортның үз нечкәлекләре бар, шуңа күрә шәһәрлеләр үзләре карар кабул итәргә тиеш».
«Без гадәттән тыш хәлләрне бүтән булдырмый һәм шәһәр халкы иминлеген саклап кала алачакбыз»
Күп фатирлы йортны тиешле тәртиптә тоту өчен кирәкле эшләрнең мәҗбүри исемлегенә хәзер вентиляция һәм төтен суырту системасына хезмәт күрсәтү дә керә. И.Гинниятуллин искәртеп узганча, элек аларның эчтәлеге тарификацияләнмәгән, ә хезмәт күрсәтү агымдагы ремонт чаралары хисабына башкарылган. Әмма 1-нче июльдән янгын куркынычы таләпләрен катгыйландыру сәбәпле, җилләтү һәм төтен суырту системаларын карап тотуга тарифлар торак урыны мәйданының бер квадрат метрыннан 30 һәм 55 тиен күләмендә аерым юл белән бүлеп бирелгән. «Вентиляция һәм төтен чыга торган урыннарны карап тоту буенча эшләрне аерым маддәгә бүлеп чыгару бина милекчеләренә бу эшләрне контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде И.Гинниятуллин.
Вентканаллар һәм төтен чыга торган урыннарны карап тоту һәм хезмәт күрсәтү өчен түләү кирәклеге исле газ белән агулануның берничә очрагыннан соң барлыкка килде, дип искә төшерде үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин. Агулануларның төп сәбәбе - биналарда вентиляциянең тиешенчә эшләмәве.
«Һәр очрак буенча сәбәпләре ачыкланды. Нәтиҗәдә, проблеманың системалы булуы, аны да системалы рәвештә хәл итәргә кирәклеге ачыкланды, – диде Мэр. - Тик шәһәр халкы түли башлаганнан соң, әлеге мәсьәләләр чыннан да системалы рәвештә хәл ителсен өчен, мәсьәләне контрольгә куярга кирәк. Әгәр түләү булып, хәл итү булмаса, халык безне аңламаячак». Шәһәр башлыгы үз урынбасарларына һәм район башлыкларына төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтү һәм вентиляция системалары өчен подрядчыларны эшкә алуны контрольгә алуны йөкләде. «Шәһәр халкына аңлату эшләре үткәрегез: кайда, кайчан, нинди вакыт эчендә һәм нинди эшләр башкарыла, – дип йөкләмә бирде И.Метшин. – Бу эшне халык белән мәҗбүри диалогта алып барырга кирәк. Аларның уяулыгы - бу проблеманы хәл итәргә һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк мөһим факторларның берсе».
«Торак-коммуналь хуҗалык - даими, җентекле, системалы эш»
1-нче гыйнвардан башлап каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәте коммуналь хезмәтләргә кертелгән. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү күләме ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан билгеләнгән калдыкларны җыю нормативларын исәпкә алып исәпләнә: күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен - елына бер кешедән 2,36 кубометр, ә шәхси йортларда яшәүчеләр өчен - бер кешедән елына 2,56 кубометр, дип хәбәр итте И.Гинниятуллин. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан тәэмин итүчеләр өчен 1 кубометр чүп чыгарган өчен НДС исәбеннән башка 365 сум күләмендә тариф расланды.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләү күләме бер кешедән аена – 71 сум 95 тиен, шәхси йортлар өчен аена 78 сум 5 тиен күләмендә билгеләнгән.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коммуналь ресурсның бәясен билгели, аны исәпкә алып, халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү күләме билгеләнә, дип искәртте спикер.
Шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган йортларның фасадларын җылыту, энергоэффектив җиһазлар урнаштыру, челтәрләрнең яхшыртылган җылылык изоляциясе, энергияне саклый торган лампалар урнаштыру, электр үткәргечләрне алыштыру белән тәэмин итү программалары гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү дәрәҗәсен РФ миллионлы шәһәрләре арасында иң түбән дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә, дип билгеләде И.Гинниятуллин. Бу шәһәрләр арасында, әйтик, Түбән Новгород, Пермь, Уфа, Самара, Екатеринбург һәм башкалар бар.
«Гражданнарның коммуналь ресурсларны куллануга карата сакчыл мөнәсәбәте дә түләү күләменә турыдан-туры йогынты ясый, дип өстәде ул. - Ут һәм суны экономияләү буенча элементар күнекмәләр, шәхси приборлар булу, гражданнарның идарәче оешма эшенә карата таләпчәнлеге ресурслар һәм аларны түләү өчен акча сарыф итүне шактый киметергә мөмкинлек бирә».
Шәһәр халкы күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тотарга тиеш, һәм бу эштә аларга «Открытая Казань» сервисы зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләде И.Метшин. «Әлеге ресурс – торак фонд белән идарә итүдә зур ярдәм, аның ярдәмендә без идарәче компанияләрнең эш нәтиҗәлелеге турында хөкем итә алабыз», - дип саный Мэр.
Шәһәр башлыгы шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе даими үсеш кичерә һәм яңа үзгәрешләр кертүне таләп итә, дип өстәде. «Кызганычка каршы, тоак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үзгәрешләр беркайчан да тәмамланмый. Бу - бер генә материал да торбаны мәңгегә ремонтлап куя алмаган кебек. Торак-коммуналь хуҗалыкны камилләштерү - ул даими, җентекле, системалы эш».