(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль, Алена Мирошниченко). Өченче тапкыр Татарстан башкаласында «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» бәйгесе узачак. Аны Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрәчәкләр, ул соңгы 13 ел дәвамында илебездә 8-нче июльдә билгеләп үтелә. Казан Башкарма комитетының чираттагы аппарат киңәшмәсендә булачак чаралар турында тулырак итеп Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина сөйләде.
Илебезнең төп гаилә бәйрәме хөрмәтенә 8-нче июль көнне шәһәр Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәге һәм «Умиление» аналарны яклау үзәге белән берлектә зур гаилә фестивале оештырды. 6-нчы июньдә Казанда ачылган А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәге фойесында балалар өчен активлыклар зонасы оештырылачак: әвәләү һәм кул эшләре, аквагрим һәм анимация буенча мастер-класслар. Биредә шулай ук тематик фотозона урнаштырылачак, хәйрия ярминкәсе үз эшен җәелдерәчәк. Ә сәхнәдә интеллектуаль, иҗади һәм спорт гаиләсе исеме өчен ярышлар узачак.
«Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре» бәйгесенең максаты – гаилә мәдәнияте кыйммәтләрен популярлаштыру һәм яшьләр арасында гаилә һәм никахка карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, гаиләле яшәү рәвешен һәм җаваплы ата-ананың иҗтимагый абруен пропагандалау һәм арттыру, дип ассызыклады Р.Миңнуллин. Бәйгедә һәр гаилә катнаша ала. Сүз уңаеннан, бүген, 1-нче июльдә, билгеләнгән форма буенча 2375992@bk.ru электрон почтасына гаризалар кабул итүнең соңгы көне, дип хәбәр итте Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе һәм хезмәттәшләрен, шәһәр халкын бәйрәмгә ярдәм итәргә чакырды. «Барлык катнашучылар да таныклык белән бүләкләнәчәк, ә номинантлар һәм җиңүчеләр дипломнар, кыйммәтле призлар һәм бәйге партнерларыннан бүләкләр алачак», – дип сөйләде ул.
Р.Миңнуллина конкурсның өч номинация буенча узачагын искәртте. «Интеллектуаль гаилә» номинациясендә финалга чыгучыларны 6-нчы июль көнне 18.00 сәгатьтә А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә билгеләячәкләр. Биредә дөнья халыкларының гаилә традицияләрен, шулай ук Татарстан һәм Россия тарихи династияләре тормышындагы фактларны белү буенча квиз-уен узачак.
7-нче июль 11.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркында «Күңелле стартлар» ярышлары нәтиҗәләре буенча «Спорт гаиләсе» номинациясендә финалистлар билгеләнәчәк.
«Иҗади гаилә» номинациясендә җиңүчеләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 8-нче июльдә, А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәгендә билгеләячәкләр. Биредә катнашучыларга үзләренең иҗади гаилә визиткасын тәкъдим итәргә туры киләчәк.
«Чараның кульминациясе булып, традиция буенча, 25 елдан артык бергә яшәгән 12 гаилә парына Россия Федерациясенең иҗтимагый бүләге – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру булачак, – дип сөйләде спикер. Шулай итеп, бүләкләнүчеләр арасында Р.Миңнуллина күп балалы Рәүф Салих улы һәм Резидә Гыйниятулла кызы Гарәфетдиновлар гаиләсен атады. Гаилә башлыгы Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә катнашкан, ә Резидә Гыйниятулла кызы биш бала тәрбияләп үстергән өчен «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу - Татарстанда Ана булуда алдынгыларның иң югары дәрәҗәсе билгесе. Шулай ук Валентина Петровна һәм Юрий Иванович Морозовлар гаиләсен - «Элекон» заводының хезмәт династиясе вәкилләрен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге династиянең 20-дән артык кеше исәпләнгән гомуми хезмәт стажы 491 ел тәшкил итә. Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Нигъмәтулла кызы һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Азат Мөхәрәм улы Хәлимовлар гаиләсенә дә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырачаклар. Быел алар бергә гомер итүләренә 35 ел тулуны билгеләп үтәләр.
Р.Миңнуллина шәһәр халкын һәм кунакларын 8-нче июль 16.30 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәгендә узачак Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә кушылырга чакырды.
«Без гаилә кыйммәтләре какшамас нигезгә ия булган илдә яшибез. Аларны үстерү, үрнәк гаиләләр турында сөйләү, шулай ук мондый бәйгеләр үткәрү һәм аларда катнашу бик мөһим», - дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин һәм коллегаларын чарага кушылырга чакырды.
«Яшь, яхшы бәйге, без аңа һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Аның исеме изгеләштерелсен, шәһәребез гаилә кыйммәтләре саклана торган һәм бәхетле гаиләләр яши торган шәһәр булсын иде»,– дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.