(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль, Алена Мирошниченко). 3-нче июльдә Казан юниорлар арасында кыска аралыкта суда йөзү буенча Европа беренчелеген кабул итәчәк. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда 7-нче июльгә кадәр узачак һәм Европаның 42 иленнән 500-дән артык спортчыны берләштерәчәк, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.
Беренчелектә 14-17 яшьлек кызлар һәм 15-18 яшьлек егетләр катнаша. Алар 34 шәхси дисциплинада һәм 8 эстафетада медальләр өчен көрәшәчәк. Россия җыелма командасы өчен 41 йөзүче чыгыш ясаячак. «Команда составында, аның әгъзаларының яшь булуына карамастан, танылган спортчылар бар. Алар арасында халыкара класслы спорт мастеры, 2018 елда Аргентина Буэнос-Айресында яшүсмерләр Олимпия уеннарында алты тапкыр җиңүче булган Санкт-Петербургтан Андрей Минаков һәм халыкара класслы спорт мастеры, 2018 елда узган Яшүсмерләр Олимпия уеннарының өч тапкыр чемпионы Мәскәүдән Дарья Васькина», – дип сөйләде С.Вострикова.
Спортчыларның күнекмәләрен Россиянең 18 казые, шул исәптән 4 Казан казые, шулай ук 21 халыкара казый бәяләячәк. Моннан тыш, чемпионатны оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы 120 волонтер йөзүчеләргә һәм тамашачыларга ярдәм итәчәк. С.Вострикова шулай ук ярышларда катнашучыларны, команда вәкилләрен һәм беренчелек казыйларын Казанның иң яхшы сигез кунакханәсенә урнаштыру планлаштырыла, дип сөйләде.
Беренчелекне интернет-трансляция кысаларында онлайн режимда, шулай ук «Матч ТВ» холдингы каналларында күзәтергә мөмкин булачак. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 3-нче июльдә 17.30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараена ярышлар ачылуына чакырды.
«Төрле халыкара, шул исәптән спорт чараларын уздыру Казан өчен нормага әверелә. Әмма бу һәрвакыт кунакчыллык өлкәсе эшен шомарту, шәһәр инфраструктурасын яхшырту өчен сәбәп», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин һәм киләсе елның августында шәһәрдә тарихта беренче Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре уеннары узачагын искәртте. «Без ул шәһәр инфраструктурасын киләсе баскычка күтәрергә, кунакханәләрне тутырырга, кунакчыллык өлкәсен яхшыртырга, туристлык агымын, Казанның танылуын арттырырга, аннары яңа кунакларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез, – диде И.Метшин. - Болар барысы да безнең шәһәргә яңа мөмкинлекләр һәм яхшы мирас бүләк итәчәк. Яшүсмерләр арасында йөзү буенча Европа беренчелеген оештыручылар һәм катнашучылар Казанны яхшы яктан гына истә калдырыр, дип ышанам».