(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль, Ксения Швецова). Бүгенге көннән башлап Казан торак инспекциясе белән элек Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы вазифасын башкарган Әлфир Шәмсетдинов җитәкчелек итә. Яңа билгеләнү турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Безнең командада Әлфир Сабир улы 2010 елдан бирле эшли, – дип искәртте И.Метшин. – 2013 елда, Универсиада алдыннан, ул Административ-техник инспекция идарәсен җитәкләде. Профессиональ эшчәнлек елларында ул Административ-техник инспекция идарәсенең эшен яңа дәрәҗәгә күтәрде. Без Мәскәүдән соң беренчеләрдән булып шундый идарә оештырдык, ул шәһәрне төзекләндерү, чисталык мәсьәләләрендә җитди этәргеч булды».
Татарстан башкаласында торак-коммуналь хуҗалык эшләренең бөтен спектрына зур игътибар бирелә, дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Бергә булдырган бөтен яхшы нәтиҗәләр, зур җитәкче тәҗрибәсе торак инспекциясе эшен яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен ярдәм итәр, дип өметләнәбез", – диде И.Метшин.
Белешмә
Шәмсетдинов Әлфир Сабир улы 1969 елның 14-нче гыйнварында Уфа шәһәрендә туа. 1994 елда Санкт-Петербург дәүләт техник университетын тәмамлый, 1987 елдан 1989 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1994-1997 елларда Яр Чаллыда «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте сәүдә-финанс компаниясендә әйдәп баручы инженер булып эшли.
1997 елдан 2001 елга кадәр «Прогресс-НК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең маркетинг буенча директоры, сәүдә хезмәте җитәкчесе булып эшли.
2002 елдан 2010 елга кадәр Казанда җитештерү һәм төзелеш өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара.
2010-2012 елларда «Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе» муниципаль казна учреждениесенең муниципаль контроль бүлеге баш белгече, башлыгы булып эшли.
2012 елдан 2013 елга кадәр - Казан Башкарма комитетының Торак коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары.
2013 елның сентябреннән Административ-техник инспекция идарәсен җитәкли.